Йорт яны, аңа якын территорияләрне иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча бәйге игълан ителде.
Бәйгедә оешмалар да, күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр дә катнаша ала.
(Тәтеш, 30 июнь, «Тәтеш таңнары»,). Конкурс 2018 елның 20 июненнән 6 июльгә кадәр өч төп номинация буенча үткәрелә:
“Үрнәк ишегалды” – йорт хуҗалары һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында;
“Иң яхшы утар” – шәхси торак йорт хуҗалары һәм яшәүчеләре арасында;
“Ведомство территорияләрен төзекләндерүне иң яхшы оештыручы” – предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында.
Өстәмә номинация – “Ишегалды территориясен иң үзенчәлекле итеп төзекләндерүче”.
Бәйгедә оешмалар да, күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр дә катнаша ала.
Конкурс хакындагы положение белән Тәтеш муниципаль районы сайтының “Тәтеш шәһәре” МБ” бүлегендә “Җирлекләрнең норматив-хокукый актлар өлешендә” танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев