Җырлаганнар, биегәннәр, халык уеннарын уйнаганнар
ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тәтештәге “Сабый” балалар бакчасында “Туган ягым миңа бик кадерле” дип исемләнгән чара булды.
(Тәтеш, 3 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Кунакларны диварга Татарстан Республикасының зур картасы эленгән, матур итеп бизәлгән залда мөлаем Хуҗабикә каршы алды. Алар районыбызда яшәүче дүрт милләт вәкилләренең милли киемнәрен кигән тәрбиячеләр һәм балалар иде. Чарага килүчеләр күчтәнәчләр алып килгәннәр, ә Хуҗабикә барысын да Дуслык пирогы белән сыйлады.
Мордваларның “Пайгоне” уенында балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар: музыка астында кулдан-кулга кыңгырау йөри һәм кинәт җыр туктала, кыңгырау кемдә кала, шул уртага чыгып үзенең бию сәләтен күрсәтә, ә башкалар, биючене хуплап, кул чабалар.
Кече төркемдәге кызчыклар чәчәкле косынкалар бәйләп бию көенә хәрәкәтләрен туры китерергә тырышып, “Без матрешкалар – менә шундый бәләкәчләр” дигән җырга рус биюен башкардылар, балалайкада уйнаучылар да биюгә кушылды, кашыклар шакылдатып уйнаучыларның тулы бер ансамбле чыкты.
Баянда уйнау белән үрелеп барган “Кояш һәм Ай” чуваш милли уены барысының да кәефен күтәреп җибәрде. Көчлелектә ярышучы ике команда да көндәшләрен билгеләнгән сызыктан тартып чыгарырга тырыштылар, һәм бу һәр тапкырында да бик үк уңышлы чыкмаса да, һәркем өчен күңелле булды.
Туган як турындагы викторина мавыктыргыч булды. Балалар аның хакында күп нәрсәләр: бездә нинди зур елга агуын, урманнарда нинди җәнлекләр яшәвен беләләр. Сабыйлар республика әләменең төсләрен, милли бәйрәмнәрен әйттеләр һәм “Сез үзегезнең республикагызны яратасызмы соң?” дигән соңгы сорауга күмәкләшеп “Әйе!” – дип җавап бирделәр.
– Сабыйларны төрле ил халыкларының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итү – безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия эшенең мөһим өлеше булып тора, – дип уртаклашты балалар бакчасы мөдире Оксана Орехова. – Балалар гореф-гадәтләр турында белергә дә, шулай ук халык уеннарында катнашып, аларны күңелләрендә сеңдереп калдырырга да тиешләр. Үз халкың тарихына карата танып-белүгә кызыксынуны үстерү, үзеңнең кече ватаныңа мәхәббәт, төрле милләт халыкларына дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү чараның төп максаты булды да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев