Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Кешеләр

Ахмановлар: Бары тик тырышып эшләргә, үзеңә ышанырга кирәк

Келәш авылыннан ирле-хатынлы Ахмановлар гомер буе ­терлекчелек белән шөгыльләнә.

(Тәтеш, 11 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Алсу һәм Ирек быел көмеш туйларын билгеләп үтәчәк, һәм алар әлеге барлык еллар эчендә шәхси хуҗалыкларында тырышып хезмәт куя.

“Икебез дә Келәштә ту­ып-үстек, өйләнешкәч, үз йортыбызны төзергә хыялландык, әмма моның өчен акча кирәк иде, һәм аз түгел. Әле әти-әни­ләр белән яшәгәндә, башта өч бозау алып җибәр­дек, симертү белән шөгыль-­ләндек, аннары мал-туар артты, аларны сату керем китерде, акчаны сарыф итмәдек, еллар узу белән хыялыбыз чынга ашты”, – дип сөйли Алсу Фәрит кызы. 

Реклама

Аларның йортлары матур һәм яшәр өчен иркен, анда барлык уңайлыклар да бар. Каралты-курага да зур игътибар бүлеп биргәннәр, әле тагын сөт җитештерү өчен сыерлар да асрарга булганнар. “Башта бер сыер сатып алдык, аннары алар икәү булды, шуннан соң – дүртәү, хәзер безнең алты сыер һәм шулхәтле үк бозау бар, саву аппараты сатып алдык, – дип уртаклаша ир белән хатын. – Баш саны артты, урын кысан булгач, быел яңа терлекчелек биналары төзедек, бозаулар аерым асрала”. 
Балалары Илфат белән Илнар әти-әнисенә һәр эштә нык ярдәм итәләр. Югыйсә өлкән уллары инде эшли, ә кечесе – югары уку йорты студенты, туган нигезгә кайту алар өчен ба­ры тик ял итү генә түгел. Алар яраткан әти-әнисе өчен һәрвакытта булышчы булып тора, ата-ана улларын башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәтләргә һәм үзләренә хезмәт куя белер­гә өйрәткән.

Терлекчеләр чиста токымлы, күп сөт бирә торган маллар сатып алып,  көтүлекне һәрдаим яңар­тып тора, ясалма орлык­ландыру белән үзләре шөгыльләнә, Ирек Абдул-
хәбир улы юкка гына 14 ел участок ветеринария табибы булып эшләмәгән инде, әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләрен белә. Азык әзерли торган кызу вакытларда ул механизаторга әйләнә, техниканы җиңел иярли, пай җиренә чәчелгән азык үләннәрен чаба. Мөгезле эре терлекләрне туклыклы печән белән тәэмин итәр өчен, барлыгы 150 төргәк кирәк, тырыш хуҗалар аны җитәрлек хәстәрли.
Алар әйтүенчә, авыл кешеләренең эш көне иртәнге дүртенче яртыда башлана, бергәләп биналарны чистарткач, Ирек азык бүлеп чыга, Алсу – сава. Боларның барысына аларның өч сәгатькә якын вакытлары уза, һәм бары тик аннары гына ир белән хатын туклану өстәле янына утыра. “Буш ашказаны белән эшләве җиңелрәк”, – дип шаярта алар. Шуннан соң хуҗабикә көндәлек эшләр белән шөгыльләнә, ул һәрвакытта да җи­тәр­лек, иркен  ишегалдында чис­та, вазоннарда – яратып үстерелгән чәчәкләр, өй алды бакчасында узып йөрүчеләрне купшы розалар сөендереп утыра.
“Күктән төшкәнне көтеп һәм кемгәдер өметләнеп утырырга кирәкми, бары тик эшләргә, үзеңә, көчеңә ышанырга кирәк, шул чакта барысы да яхшы булачак”, – дип уртаклашты үзләренең гаилә сере һәм матди җитешлеге турында эшчән ир белән хатын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев