Аларга туган җирләрендә яшәве ошый
Татьяна һәм Валентин Илюшкиннар ун елдан күбрәк бергә гомер кичерәләр, һәм гаилә тормышының беренче елыннан ук сөт җитештерү белән шөгыльләнергә булганнар.
(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тоншермадан күп балалы гаилә каралты-курасында мөгезле эре терлекләр, төрле кош-кортлар асрый.
“Башта ике тана сатып алдык, хәзер – 6 сыер, таналар, бозаулар бар, – дип сөйли Татьяна. – Болардан тыш тавыклар, үрдәкләр, казлар асрыйбыз”.
Күп балалы ана хәзерге вакытта бер яшьлек кызы Тамара белән декрет ялында, ә аннан соң җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә элекке эшенә сыер савучы булып чыгарга ниятли, шулай ук ире дә шушында хезмәт куя. Татьяна белән Валентин әниләре Раиса Николаевнаны бар нәрсәдә ярдәмче дип саныйлар, ул да шулай ук сыер савучы булып эшләгән. Ә хатын-кыз үзе аңа балалар һәм оныклар белән яхшы, тату яшибез, дип раслый.
Шундый зур гаиләдә мәшәкатьләр җитәрлек, кызлары Римма белән Карина мәктәптә укый, димәк аларны җыеп озатырга, өйгә бирелгән биремнәрен тикшерергә кирәк, ә кызлар, үз чиратында, әти-әнисенә булыша. “Без кош-кортларны карыйбыз, азык, су бирәбез, тышкы киртәдәге сыерларны ашатабыз, яшелчәләргә су сибәбез, – дип саный бишенче класстагы Римма. – Бәйрәмнәрдә әни һәрвакытта каз, үрдәк пешерә, бик тәмле була, мондый сыйларны без үзебез эшләп алуыбызны беләбез”.
Ир белән хатын әйтүенчә, мал-туарны кышка азык белән тәэмин итәр өчен баштарак кул чалгысы белән чабарга өчәүләп чыкканнар, җитмәгән чакларда сатып алганнар, тора-бара техника сатып алганнар, 5 гектар җирләре бар, шулай булгач терлекләргә азык хәстәре җитәрлек. Беренче елларда саву кулдан башкарылган, хәзер инде әлеге җиңел булмаган эш өчен саву аппараты сатып алганнар, аның белән хатыны да, ире дә эшне җиңел башкара.
“Сөтне көн саен тапшырабыз, исәп-хисапны вакытында алабыз, шулай булгач үзебезнең сөтлебикәләрдән даими табыш кереп тора, – дип раслый Татьяна һәм Валентин. – Әлеге акча ярдәмендә узган елны безнең зур гаилә өчен җиде кеше сыйдырышлы машина сатып алдык, киләчәктә яңа терлекчелек биналары төзергә телибез, тырышачакбыз, зураячакбыз”.
Илюшкиннар турында авылдашлары хөрмәт белән сөйли. Аларның күршеләре Александр Николаев болай ди: “Искиткеч, эш сөючән кешеләр, балаларын да шуңа өйрәтәләр, аларның барысы да алга бара, каравы да күңелле, алар өчен сөендерә, Тоншермада шундый гаиләләр күбрәк булсын иде”.
Авыл кешеләре инде ата-бабаларының җирендә яшәүләре, биредә балалар үстерүләре һәм яңа планнар корулары белән бәхетле булуларын уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев