Аларның бәхете – гаилә ныклыгында
Гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үткән гаилә парлары турындагы язмаларны дәвам итәбез. Бу санда без Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләр хакында сөйләячәкбез.
(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары” ).
Шәһәрлеләр Галина һәм Иван Аввакумовлар (өстәге фотода) ярты гасыр бергә гомер кичерәләр. Алар Әлмәт физкультура техникумында укыганда студентлар буларак танышканнар. Аны тәмамлагач, Тәтеш егете армиягә чакырылган, ә Бөгелмә кызы үз якларына кайткан, шулай да аларның мәхәббәте сагынулы сәлам хатларында дәвам иткән.
Ә аннары, туй ясап, яшь гаилә иренең кече ватанында төпләнеп калган. Иван Николаевич хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен – метеостанциядә, Галина Ивановна сәүдә системасында эшләгән. Хуҗалыкчыл гаилә гомер буе мал-туар асраган, хәтта кондыз да үрчеткәннәр.
Алар лаеклы ялда да ямансулап утырмыйлар – йорт хуҗалыгы, яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Гаилә башлыгы гадәти булмаган, ныклы карау таләп итә торган үсемлекләр, мисалга, женьщен үстерергә ярата. Хатыны спорттан рухлану ала – спорт комплексына йөри, район командасы составында “Өлкән буын” республика спартакиадасында катнаша.
Аввакумовлар ике бала, дүрт онык һәм ике оныкчыкларын тормышларында иң зур байлыклары, дип саныйлар.
– Оныкларның, оныкчыкларның ничек үсүен күрә алуыбызга бик шатбыз, – диләр алар. – Яшь чакта күп нәрсәләрне күрми дә калдык, ә хәзер якын кешеләр белән үткәргән һәр көн, һәр минут кадерле, алар безнең бәхетебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев