Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алия Галиева: “Авылда эшләвем белән миңа уңыш елмайды”

Зур Әтрәч авыл җирлегенең фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алия Галиева авыл кешеләренә өченче ел медицина ярдәме күрсәтә.


 
Авылның яңа шәфкать туташы әлеге чагыштырмача кыска вакыт эчендә җирлек кешеләренең хөрмәтенә һәм яратуына ирешә алган.  

– Алияне без кызым дип йөртәбез. Яшь булса да, барысын да тиз үзләштерде, үз эшен яхшы белә, һәрчак ярдәм итәргә ашкынып тора, беркайчан да югалып калмый, булыша. Медицина – аның табигый сәләте, ул үз һөнәрендәге югары таләпләргә тулысынча туры килә, – ди авылның өлкән кешесе Әминә Нәфи­гыйна. – Алия тумышы белән Алабирде авылыннан. Мәктәптә укыганда кызым Әлфия Заһидуллина аның сыйныф җитәкчесе булды. Алияне яхшы укыганы, тәртипле, игелекле, тыйнак  булганы өчен һәрчак мактый иде. Хәзер дә үзенең укучысы белән горурлана. Ягымлы, үзенә җәлеп итеп тора торган кыз, игътибарлы, хөрмәт итә белүчән, җаваплы. Бик әйбәт, һәр яктан әйбәт, бу хакта бары тик мин генә түгел, шулай ук бөтен авыл кешеләре дә шулай дип әйтә. Безгә, пенсионерларга карата ихтирамлы. Өйгә килә, сәламәтлекләр ничек икәнлеген, нинди дарулар кирәклеген сорый, нәрсә кирәк – барысын да шәһәрдән алып кайта. Әгәр төнлә белән кемнең дә булса хәле начарланса, килә, беренче ярдәм күрсәтә, зарурилык булганда, ашыгыч ярдәм чакырта.  Ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә килә, кешенең сәламәтлеге, ә бәлкем, гомере, куркыныч астында булуын аңлый. Үзе машина да йөртә. ФАПта һәр җирдә тәртип һәм чисталык. Бездә ФАП яңа, җылы, заманча җайланмалар куелган. Барлык уңай шартлар булдырылган. Алия генә бездән башка урынга китмәсен иде инде. Мондый яшь белгечләр белән авылның киләчәген ышанычлы итеп күрергә була.

– Зур Әтрәчтә яшәүчеләр мине бик җылы, шатланып кабул иттеләр. Дулкынлану булды, әлбәттә, чөнки мин барысы да хөрмәт иткән, биредә 40 елга якын хезмәт куйган Миләүшә апа Минәева лаеклы ялга киткәч, аның урынына килдем. Без аның белән һәрчак элемтәдә торабыз. Миләүшә Хатыйповна – искиткеч, киң күңелле кеше. Эшләр ничек баруы белән кызыксына, үзенең киңәшләре белән миңа ярдәм итә. Олы Шәмәк амбулаториясе мөдире, безнең учас­ток табибы Регина Кильганова зур булышлык күрсәтә, – дип уртаклаша яшь белгеч.
Авыл фельдшерының төп бурычы – кичектергесез ярдәм күрсәтү, авыруларны кабул итү, санитар-агарту эшләре үткәрү. Зур Әтрәч ФАПы фельд­шеры карамагында 200 кеше, иң өлкәне Фәүзия апа Шакировага – 92 яшь, иң кечкенәсе агымдагы елның мартында Гайнетдиновлар гаиләсендә дүртенче сабый булып туган.  ФАПка ярдәм сорап бер көнгә уртача алты-җиде кеше мөрәҗәгать итә. Кабул итүгә күбесенчә өлкән кешеләр, кан басымы белән интегүчеләр йөри икән. Кешеләр арка, бил, аяклар авыртуга еш ­зарланалар.  

– Буада медицина училищесын тәмамладым. Укыган вакытта миңа анатомияне өйрәнү ошый иде. Әлеге фәнне бик яхшы белергә кирәк, чөнки әгәр дә авыл кешесенең берәр җире авыртса, беренче булып ул шәфкать туташына мөрәҗәгать итә. Кешеләрне дәвалар өчен аларны аңларга кирәк. Практиканы Тәтеш үзәк район хастаханәсендә үттем, анда мин кешеләргә кирәкле һәм мөһим һөнәрне сайлаганыма инандым. Хастаханәнең табиблары, шәфкать туташлары, барлык хезмәткәрләре дустанә мөнәсәбәттә, ярдәм итәргә әзер торалар, – дип сөйли Алия Фәрит кызы. – Мин үз һөнәремне яратам, биредә эшләвем белән миңа уңыш елмайды. Практика вакытында ук инде миңа үзебезнең районда калырга тәкъдим иткәннәр иде. Минем карамактагыларның барысы да мәрхәмәтле, сабыр, игелек­ле кешеләр. Аларның барысы да миңа якын, һәм алар һәрвакыт исән-сау, сәламәт булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев