Анджела Курмышкина: “Бу минем гомерлек эшем”
Шәфкать туташы Анджела Курмышкина Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасының кичектергесез ярдәм бүлмәсендә дүртенче ай эшли.
Анджела Юрьевна Олы Шәмәк авылында туа. Әнисе Тамара Владимировна – 30 еллык стажы булган фельдшер, ул элек Чинчуринода, Тәтешнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт куйган, ә бүгенге көндә Кече Тормыда һәм Чолыда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырта. Әнисенең сайлаган һөнәрен күреп, кызы да аның сукмагыннан киткән.
– Балачагым әнинең эшендә узды дияргә була. Ул һәрчак матур итеп ак халат һәм башлык кия иде. Аның янына кешеләр һәрвакыт күп килде, әни аларга ярдәм итте. Һәм мин медицина хезмәткәре һөнәренең кешеләргә иң кирәкле һөнәр булуына ышана идем, – дип сөйли яшь белгеч. – Тәтештәге 1 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Буадагы медицина училищесына укырга кердем. Уку ошады. Мәктәптәге кебек спорт белән шөгыльләндем. Мин волейбол уйнарга яратам, кышын чаңгыда йөрим.
– Фельдшерларга физик чыныгу кирәк. Мин гомер буе диярлек эшкә җәяү йөрим. Хәзерге вакытта Кече Тормыда ФАП мөдире булып эшлим, барганда гына да дистә чакрымга якын юл узам, – дип уртаклаша Тамара Владимировна. – Әле тагын кызым да 9 нчы сыйныфтан соң медицина училищесына укырга керергә ниятләгән иде. Әмма миңа операция булды, аңа мине карап торырга туры килде. Мине кызганды. Тик әлеге хәл аның медицина хезмәткәре булу теләген тагын да ныгытып кына җибәрде. Олы Шәмәктәге интернат-йортта хезмәт куйганда эш көнем кичке сәгать 10 да тәмамлана иде. Анджела мине каршы алырга әтисе белән дә, үзе генә дә килеп йөрде, минем өчен борчылды. Йорт мәшәкатьләренең барысы да аның өстендә булды, ул пешерергә ярата. Хәзер дә әле ялларда өйгә кайткач, һәр нәрсәдә ярдәм итәргә тырыша.
– Беренче эш көнемдә әни минем өчен борчылды. Эштән бүлдермәс өчен шалтыратмый иде, яңа урында ничек булуы, барысы да яхшымы, башкарып чыга аламмы икәнлеге турында сорап кына язды. Мине рухландырды. Ә мин аңа: “Барысы да яхшы”, “Минем өчен борчылма”, – дигән җаваплар яздым, – дип сөйләвен дәвам итә Анджела Юрьевна. – Кичектергесез медицина ярдәме бүлмәсе беренче катта урнашкан, бу авыр хәрәкәтләнүче пациентлар өчен уңайлы. Әлеге кабинетта шалтыратулар кабул ителә, кичектергесез табиб ярдәме күрсәтелә. Бүлмәдә мин берүзем генә диярлек. Минем вазифага шалтыратуларны кабул итү, медицина документларын алып бару, табибка кадәр беренчел ярдәм күрсәтү һәм кирәк булганда табибны чакыру керә. Мин шулай ук электрокардиография үткәрәм. Табиб белән без кичекмәстән ярдәм итәргә кирәк булган авыруларның өйләренә барабыз. Бер көндә 6 – 10 чакыру була. Ә беренче эш көнендә өч чакыру булды. Без кешеләр янына гомумтәҗрибә табибы, невролог Татьяна Железнова белән бардык. Татьяна Александровна мине тынычландырды һәм ышаныч өстәде. Поликлиникада коллективның дус булуы миңа ошый. Барысы да ярдәмчелләр, сораулар килеп туганда тәҗрибәле хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм, алар һәрчак киңәшләрен бирәләр, булышалар. Әлегә миңа җиңел дип әйтә алмыйм, оста белгеч булыр өчен вакыт кирәк. Әмма шунысын әйтә алам, сайлаган һөнәрем – бу минем гомерлек эшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев