Аның тормышы зур романга охшаган
Тәтеш педагогия училищесының мәктәп бүлеген тәмамлаучыларның күбесе бүген дә, дистә еллар узгач, югары категорияле укытучы Дания Җиһаншинаның мавыктыргыч дәресләрен искә алалар.
(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Идел янында урнашкан туган шәһәрчеге турында бик озак итеп сөйли ала. Һәм мондый мизгелләрдә тарих җанлана кебек тоела.
Бәхетле балачак
– Балачагым турында иң якты хатирәм: миңа алты яшь, май иртәсе. Мин күзләремне йомган килеш ятам һәм кинәт тәмле ис тоям һәм әниемнең искиткеч тавышын ишетәм. Күземне ачсам, яшь һәм матур әнием бик зур шомырт чәчәкләре тотып бүлмә уртасында басып тора. “Тор, матурым, барысы да торды инде”. Барысы да – әби, әти, минем кече сеңелләрем Динә һәм Алсу, энем Данияр. Мин тиз генә киендем дә урамга чыктым: минекеләр инде барысы да монда. Ә безнең йорт янында әти утырткан шомырт чәчәк атып утыра. Безнең йорт чатта урнашкан иде, чокырдан ерак түгел торды, аның астыннан инеш ага иде. Без – бәхетле идек. Ул вакытта бәхетле тормыш өчен безнең барысы да бар иде: әтиебез без бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен күп эшләде. Сугыштан кайтканнан соң ул төзегән йорт зур түгел иде: алгы як һәм кухнядан гыйбарәт булды. Көнчыгыш ягында ике тәрәзәсе бар иде, шулар аркылы без Идел киңлекләрен, утрауларны, язда боз китүне, ә җәен пароходларны һәм баржаларны күзәтә идек.
Безнең йортта еш кына пирог исе аңкыды, аларны рус мичендә, зур табаларда пешерделәр, азыкны керосинкаларда әзерләделәр.
Минем әнием әтине җирләгәннән соң ике көннән вафат булды. Аңа 65 яшь иде, әтигә – 69. Барысы өчен дә без әти-әнигә бурычлы икәнебезне, мин беләм, – дип сөйли Дания Искәндәр кызы.
Беренче укытучым Евдокия Гавриловна Андреева да минем хәтеремдә мәңгегә калачак: чал чәчле, ак якалы кара күлмәкле. Мин аны бик яраттым һәм аның кебек үк, кайчан да булса балаларны укытырга теләдем. Мәктәп елларында миңа математика һәм сызым ошый иде. Пионерлар йортында түгәрәкләргә, китапханәгә йөрдек. Мәктәптә – пионер балачагы, комсомол яшьлеге башланды.
Фикердәшләре белән эшләгән
Мәктәптән соң Дания Искәндәр кызы Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый.
– Безне бик яхшы, акыллы, зыялы укытучылар фәннәрдән укытып кына калмыйча, тормышка да өйрәттеләр, гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләделәр, ул елларда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да диярлек мәктәпләрдә эшләде, – ди ул.
– Дүртенче курста Дания Искәндәр кызы математика классында укый, шуңа күрә диплом белән бергә математика, физика һәм сызым фәннәрен укыту хокукы буенча таныклык ала.
Педучилищены тәмамлаганнан соң, юллама буенча Чистай районының Изгар авылына китә.
– Мәктәптә беренче көнемне хәтерлим: линейка, балалар, барлык укытучылар инде олы яшьтә, мин генә яшь укытучы идем. Бер айдан тагын бер яшь рус теле укытучысы килде. Акрынлап күнектем, әмма өйне бик сагындым, һәм, һава торышы рөхсәт иткәндә, ял көннәрендә Тәтешкә кайтып йөрдем, – дип искә ала Дания Искәндәр кызы.
Шуннан соң өч ел башка авыл мәктәбендә хезмәт куя, ә аннары гаилә хәлләре буенча Тәтешкә кайта. Богдашкино мәктәбендә эшли.
Шәһәр буасы ярында элек мәктәп яны интернаты урнашкан булган. Педагогның хезмәт эшчәнлеге нәкъ менә анда дәвам итә.
– Анда авыл балалары тату гаилә булып яшәде, алар шәһәр мәктәпләрендә белем алдылар. Без, тәрбиячеләр, ата-аналар кебек, аларны иртән мәктәпкә озаттык, дәресләрдән соң каршы алдык, өй эшләрен эшләргә булыштык, – дип уртаклаша Дания Искәндәр кызы.
Читтән торып индустриаль-педагогия институтын тәмамлап, ул Тәтеш педагогия училищесында хезмәт һәм хезмәт укыту методикасын укыта башлый.
– Минем белән бергә Михаил Тимофеев, Милица Иванова эшләде. Студентлар безнең дәресләрне ярата иде. 90нчы елларда яңа белгечлек барлыкка килде, һәм без башлангыч мәктәпләр өчен – технология, соңрак – өлкән сыйныфлар өчен укытучылар әзерли башладык. Бу искиткеч уку йортында эшләвем өчен язмышыма рәхмәтле, – ди Дания Искәндәр кызы.
Эшләгән еллары эчендә педагог төрле дәрәҗәдәге күп кенә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Туганнары һәм якыннары өчен яши
Тормыш иптәше Вәгыйз Йосып улы белән бергә 35 ел гомер кичергәннәр, ул озак еллар Тәтеш балык заводында хезмәт куйган.
– Минем өчен ул яклаучым да, ярдәмчем дә һәм гади генә итеп әйткәндә яраткан кешем дә иде, бердәнбер улыбыз өчен – остаз һәм дус, оныгым өчен – остаз һәм иң кайгыртучан бабай булды, – дип раслый Дания Искәндәр кызы. – Буш вакытта гөмбә һәм җиләк-җимеш җыярга йөрдек, шифалы үләннәр әзерләдек. Бу могҗизалы вакыт иде. Ә оныгыбыз Ромочка өчен бик матур бәйрәмнәр оештыра идек! Бергәләп өйне бизи, Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызын чакыра идек. Оныгыбыз Рома өчен бабасының китүе зур югалту булды. Фиргать – безнең бердәнбер улыбыз. Ул мөстәкыйль булып үсте, күп укыды, техника белән кызыксынды, гимнастика, акробатика, фоторәсемнәр белән шөгыльләнде. Ел саен “Акчарлак” лагерында ял итте, өлкән сыйныфларда анда музыка хезмәткәре булып эшләде. Мәктәптән соң янгын сүндерү-техник училищесын тәмамлады һәм бер ел Тәтеш янгын частендә инспектор булып эшләде. Хәзер ул – эре кампаниянең генераль директоры, аның ике улы бар. Роман армиядә хезмәт итә, ә кечесенә, Әмиргә нибары ике яшь. Соңгы вакытта Фиргать туган ягы Тәтештә күп вакытын үткәрә, ә күптән түгел ул ТРның стендка һәм пуля белән ату Федерациясе вице-президенты булып тора.
Бүген дә Дания Искәндәр кызы чыгарылыш сыйныф укучылары белән элемтәдә тора, ә аның күпсанлы туганнары һәм дуслары – аның кунакчыл йортында еш кунак. Ул – бик мавыгучан кеше: бакчачылык һәм чәчәк үстерү белән шөгыльләнә, Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасындагы җирле бүлекчәсенең актив әгъзасы булып тора, мәчеткә йөри. Аның тормышында хәйрия аерым урын алып тора, әмма Дания Искәндәр кызы бу хакта сөйләргә яратмый, яхшылыкны тыныч кына эшләргә кирәк, дип саный.
– Кешеләрдәге матур сыйфатларның барысы да Даниядә бар, без аның белән 20 елдан артык таныш. Ул минем өчен апам, дустым, кызым. Без көн саен шалтыратышып торабыз, аннан башка мөмкин түгел. Ул тугрылыклы, ярдәмчел кеше, – ди шәһәрле Лидия Тимофеева дусты Дания Искәндәр кызы турында.
Язма героемның тормышы зур романга охшаган, аның өчен газета бите аз булачак. Ул үзенең гаиләсе, чыгарылышлары турында горурланып сөйли, ул алар өчен үзе сайлаган һөнәренә тугрылыклы кеше, үрнәк кыз, апа, әни һәм дәү әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев