Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балалар белән бер фикергә килә белергә кирәк

------

Гүзәл Ходжаева, педиатр:
–  Үземне хәтерләгәннән бирле һәр­вакытта табиб булырга, һәм нәкъ тә балалар табибы булырга теләдем. Уйнаган курчакларым минем беренче “пациентларым” булдылар: аларга укол ясый һәм бинт чорный, йөткергәннән сироп бирә идем. 

Мәктәптә укыганда ук атнага бер көн медицина юнәлешендәге уку-һөнәри комплексына йөрдем. Ул чакларда бу мини-медучилище кебек иде. Мин анда укол салырга, шулай ук кан тамырына да укол ясарга өйрәндем. Практиканы без хастаханәдә үттек, һәм минем педиатр булырга теләү ышанычым ныгыды. Әти-әнием мине хуплады. Казандагы медицина институтының педиатрия факультетына укырга кердем. Уку миңа ошады, өстәвенә практик дәресләр аеруча да кызыклы үтте. Мин 1998 елда үз участогымдагы балалар поликлиникасында һөнәри эшчәнлегемне башлап җибәрдем.    

Тәтештә яшәсәм дә, берничә ел күрше районда эшләдем, менә ярты ел инде үзәк район хастаханәсендә нәни тәтешлеләрне кабул итәм. Кабул итүдә бер көнгә 15тән 40 балага кадәр була. Барыннан да ешрак сулыш юллары кискен ялкынсыну, бронхит, ел фасылларында була торган чирләр белән мөрәҗәгать итәләр. Хәзер көз, салкын тиюләр башлана, шулай булгач, мөмкин кадәр иртәрәк вакцина ясатырга кирәк, бөтен гаилә ясатса яхшырак, витамин комплекслары кабул итәргә киңәш итәм. Мин балалар белән эшләргә яратам, өстәвенә алар белән психолог та булырга, алар белән бер фикергә дә килә белергә кирәк. Мин үзем күп балалы ана, өч балам бар, шуңа күрә пациентлар белән аралашуда минем мәшәкатьләр юк. Әлбәттә инде, ата-аналар белән үзара аңлашу булырга тиеш, алар өйләрендә табиб киңәшләрен үтәргә тиешләр, баланы бары тик уртак көч белән генә дәваларга мөмкин. 

Хезмәтем ул – мин үземне тормышта башкача күз алдына китерә алмый торган бердәнбер эш. Балаларга ярдәм итү – минем вазифам.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев