Барсы да Малышкадан башланган
Нармонкадан ирле-хатынлы Ольга һәм Сергей Полосухиннар мал-туарны күп асрыйлар.
(Тәтеш, 18 январь, “Тәтеш таңнары”).
Авыл җирендә терлекләр тотарга теләүче яшь гаиләләр әллә ни күп булмаса да очраштыргалап тора, һәм Полосухиннар гаиләсе – шундыйларның берсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өйнең хуҗабикәсе сыер саву түгел, ә мал-туар карау турында кияүгә чыкканчы уйлап та карамаган булган, чөнки ул шәһәрдә яшәгән.
– Мин Нармонкага әбиемә кунакка кайтып йөрдем, ул терлекләрне күп асрый, ләкин мин аларга якын барырга курка идем. Һәм, берникадәр вакытлардан соң, мондый шөгыль минем өчен төп хезмәт буласын уйлап та карамадым, – ди Ольга Сергеевна.
Кызның тормышында үзенең язмышын – авылдан бер генә дә китәргә теләмәгән Сергейны очрату минутлары да булган, туйдан соң яшь хатын авыл тормышына күнегә башлаган.
– Ирем башта мине әти-әнисе йортына алып кайтты, анда сөенеп каршы алдылар, – дип сөйли хуҗабикә. – Каенанам Татьяна Михайловна мине Малышка кушаматлы сыерны саварга беренче көннән үк өйрәтә башлады, ул саудыра торган, тыныч холыклы иде, шуңа да мин моңа бик тиз өйрәндем. Бик иртә, сәгать 4тә, йокыдан торырга кирәк булса да, кыенлыгын күрмәдем. Безнең Малышка бозаулагач, бозавын карый башладым. Аннары танасын калдырдылар, ә Малышканы әти белән әни безгә бүләк итте, бу вакытка без үзебезгә йорт сатып алдык. Хәзер кабат әти-әни өендә яшибез, каенананы олы кызы үзенә алып китте.
– Каенанам мине терлекләрдән курыкмаска гына түгел, ә аларны яратырга да өйрәтте, – ди елмаеп хатын-кыз. – Безнең абзар-кура Ромашка, Жданка, Нюрка, Марта, Ночка, Маруська, Белкага тулыланды, һәм барысының да үз холкы. Яңа тана бозаулар тугач, аларны карап үстерәсең, сатып җибәрәсе килми, үзебезгә калдырабыз. Алар бик акыллылар, көтүлеккә үзләре баралар, безнең электр көтүчесе бар, өйгә дә вакытында үзләре кайталар. Ә инде җиләккә барганда, мине ерактан ук күреп алалар да, шатланышып йөгереп киләләр, сыйпаналар.
Гаилә учагының җылысын саклаучы хуҗабикә йокыдан иртә тора, сыерларын көнгә ике тапкыр сава, ләкин инде хәзер кул белән түгел, саву аппаратлары эшен җиңеләйткән. Арада иң күп сөтлесе – Ромашка, ул тәүлегенә 30 литр сөт бирә. Файдалы ризык гаилә өстәленә дә куела, артып калганын сөт җыючыга тапшыралар. Авыл кешеләре әйтүенчә, өч балалы гаилә өчен бу тотрыклы төп керем.
Олысы Артем инде студент, шулай да туган йортына кайткач, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә һәрчак ярдәм итә. уртанчы уллары Никита тиресне чистартып чыгару үзенең эше икәнлеген белә, хәзер инде үзе савып та карарга омтыла. Кечесе Лиза азык әзерләп куя, иген тарттыра. Алар бер-берсенә һәрчак ярдәмгә киләләр, бергәләп эшләве күңеллерәк тә, тизрәк тә, диләр.
Ир белән хатын маллар өчен каралты-кураны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, йорт хуҗалыгында үгезләр дә, таналар да бар, ләкин алар әлегә бәйләмичә асралалар. Быел хуҗалар сарай белән тышкы киртәне тоташтырырга, бер түбә астына корырга телиләр.
Ольга Сергеевна ире Сергей Анатольевичтан башка шулкадәрле күп терлек асрап булмас та иде, ди. Ул җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә тегермәндә эшли. Печәнне авыл кешеләре үзләре хәстәрлиләр, аларның тракторлары, үлән әйләндергечләре, чапкычлары да бар. Үзләренең пай җирләренә алар люцерна, клевер чәчәләр, игенне сатып алалар, малларга азыкны җитәрлек итеп әзерлиләр.
Авыл кешеләре, кайгыртучан хуҗалар кебек, акча исәбенә карап яшиләр – сөттән кергән керем авыл хуҗалыгы техникасы өчен алынган кредитны, коммуналь хезмәтләрне түләргә тотыла, өйгә газ да, су да кертелгән, балаларга кием-салым да кирәк. Әлеге барлык чыгымнарны ир белән хатын бергәләп хәл итәләр.
– Гаиләбездә иң мөһиме – аңлашу, үзара хөрмәт, ярдәмләшү, – диләр Полосухиннар. Ә йорт хуҗабикәсе болай дип өсти:
– Алар минем таянычларым, бервакыт чирләдем, моңа инандым. Әтиләре – гаиләнең башлыгы, аны барысы да тыңлыйлар, улларыбыз булышырга әзер торалар, кызыбыз туклыклы төшке аш белән сыйлый, шулай булгач безнең хуҗалыкта барысы да тәртиптә, һәм бу барыбыз өчен дә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев