Барысы да уза, мәхәббәт кала
Ивановкада ирле-хатынлы Анастасия һәм Владимир Верияловларда кунакта булгач, без аларның озак еллар бергә яшәү серләрен белдек Без киң күңелле авыл кешеләре белән бергә аларның йорт янындагы эскәмиядә аралаштык.
(Тәтеш, 6 август, «Тәтеш таңнары»).
– Мин үзем Пролей-Кашадан, – ди Анастасия Ефимовна. – Әти-әни колхозда эшләде, гаиләбез ишле, җиде бала идек. Хезмәткә балачактан ук өйрәнеп үстек, мал-туарны карадык, утын, терлекләргә азык әзерләдек.
Яшьләр авыл клубында кичке биюгә чыккач танышканнар. Кыз бу вакытта дуңгызлар фермасында хезмәт куйган, ә егет, армиядән кайтып, колхозга тракторчы булып эшкә урнашкан булган.
– Биергә чакырды, өйгә кадәр озата кайтты, мәхәббәтебез шулай башланып китте, – ди елмаеп хатын-кыз. – Әти-әниемнән минем кулымны сорады. Илле сигез ел элек күңелле итеп туй уздырдык, колхоз ат бирде, аны матур тасмалар белән бизәдек тә киттек. Кияүгә мин чуваш милли киемен киеп чыктым. Бездә үзебезгә-үзебез бирнә әзерләү гадәте кертелгән, минем үз кулларым белән чиккән сөлге, мендәр тышлыклары, челтәрле каплавычлар бар иде, кәләшне шуңа карап бәяләделәр дә.
Анастасия Ефимовна әйтүенчә, ире йортында да ул шулай ук яңа туганнарыннан яхшы һәм файдалы нәрсәләргә күп өйрәнгән. Каенанасы турында хөрмәт белән сөйли, ул да шулай ук Анастасия исемле булган.
– Мин яхшы бәйли идем. Оекбашлар, башмаклар, бияләйләр – боларның барысын да җиңел эшләдем, ә менә эрләү алай ук барып чыкмады, – дип сөйли ул. – Аларның йорт хуҗалыгында сарыклар күп иде, йоннарын кыркып алдык, шулай булгач аңардан йон эрләргә кирәк иде.
Каенанам мине өйрәтте дә инде, моның миңа берничә дистә еллар кирәге чыкты, сарык йоныннан бәйләгән җылы һәм сыйфатлы әйберләр өчен балалар да, оныклар да һәрчак рәхмәт әйттеләр, бик теләп киеп йөрделәр. Олы мичтә каенанам белән бергә щи, коймак, шулай ук ипи пешерә идек. Гәрчә хәзер мич инде булмаса да, ипине әлегә кадәр газ мичендә пешерәм. Ирем, балаларым һәм оныкларым мин пешергән икмәктән дә тәмлесе юк диләр, ак һәм күпереп тора, күмәч тә кирәкми.
Авыл хатын-кызы гомере буе колхозда фермада хезмәт куйган, бозаулар да караган, сыерлар да сауган, нәтиҗәле эшләгәне өчен берничә тапкыр аны бүләкләгәннәр дә. Җыелышларда радио, тузан суырткыч тапшырганнар, күлмәклек тукыма – матур кием өчен булган, ә кара ялтыравыклы сапогиларны еш кимәгән – бары тик тантаналы очракларда гына.
Гаилә башлыгы Владимир Ильич умартачы, машина-трактор паркында склад мөдире булган, һәм кайда гына эшләсә дә, йөкләнгән хезмәтенә карата җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәте белән аерылып торган.
Тату гаиләдә дүрт бала үскән, аларның барысы да әти-әнисеннән хезмәт сөючәнлекне күреп буй җиткезгәннәр.
– Безнең дүрт онык, биш оныкчык. Хәзер сәламәтлегебез дә какшап тора, балалар кайтып йөриләр, хәлебезне белеп торалар, яшелчәләрне утыртырга булышалар, мунчага ягарга утын яралар, азык-төлек белән тәэмин итәләр, һәрчак күчтәнәчләр алып кайталар, безне нәрсә белән булса да шатландырырга тырышалар, – дип уртаклаша ир белән хатын.
Оныгы Наталья Борисова безгә социаль челтәрләрдә болай дип язган:
– Әби белән бабай киң күңеллеләр, әйбәтләр. Кайсы гына вакытта кайтсаң да, аларның өстәлендә кайнар пироглар була. Әби камыр ризыклары пешерү буенча оста. Без аларны бу дөньяда булганнары өчен яратабыз.
Верияловлар район газетасын гомер буе яздыралар икән.
– Элек барлык күрсәткечләрне, фермада күпме сөт савуларын, никадәрле уңыш җыеп алуларын карап бара идек, һәм хәзер дә хуҗалыкларда кешеләрнең ничек хезмәт куюы кызыксындыра. Башта ирем барысын да укып чыга, аннары миңа сөйли, – ди Анастасия Ефимовна. – Без аның белән бербөтен кебек. Озак еллар бергә яшәр өчен, бер-береңә хөрмәт белән карарга, кадерле кешеңнең хисләрен һәм күңел халәтен сакларга, юл бирергә, әлбәттә инде, барлык авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгар өчен ышанырга кирәк, барысы да уза, ә мәхәббәт кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев