Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бер гасыр – бер мизгел сыман

Шәһәрле, тыл эшчәне һәм хезмәт ветераны Гөлҗиһан Шаммасовага апрельдә йөз яшь тула.

(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”).  Гөлҗиһан Хәйрулла кызының йорты янында 50 ел элек үзе утырткан чыршы күккә ашып утыра. Бик биек, аңа шактый вакыт үткәндер кебек тоела! Бер гасыр бер мизгелдәй үткән дә киткән, ләкин әбекәйнең мөлаем карашы һәм ягымлы елмаюы аның йөз яшьтә – бик тә өлкән булуы турындагы уйларны бөтенләй дә үзгәртеп куя. 

Гөлҗиһан Хәйрулла кызы 1922 елның 10 апрелендә Тәтештә туа. Аның әнисе тумышы белән – Алабирдедән, әтисе – Тәтештән. Ул якты дөньядан яшьли киткән, һәм әнисе балаларын берьялгызы аякка бастырган.
– Без кайчандыр иске прис­таньга төшә торган чокыр буендагы өйдә яшәдек. Әни танылган галим Гыйлем Камайның өлкән яшьтәге әнисен озак вакытлар карап торды. Ә ул вафат булгач, аның Гагарин урамындагы йортын безнең гаиләгә бик арзанга гына саттылар, – дип сөйли Гөлҗиһан Хәйрулла кызы. 
Бөек Ватан сугышы ­елла­рын­да ашлык кабул итү предпри­яти­е­сендә таксировкалаучы булып эшләгән. Шунда кунып та калырга туры килгән, караңгыда сукыр лампа, ә кайчакларда ай яктысында эшләгән. Ашлыкны бөтен районнан китергәннәр, накладнойлар һәм барлык документлар кулдан язылган, ә эшкә соңга калсаң күп елга төрмәгә утырту янаган. Сугыш елларында ашлык кабул итү предприятиесендә эшләгәне өчен аңа “Тыл эшчәне” исеме бирелгән һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

Гөлҗиһан Хәйрулла кызы ничек итеп гомуми мәҗбүри укуга (РСФСР һәм СССР вакытларында гражданнарны мәҗбүри хәрби әзерләү сис­темасы) йөрүен искә ала. 


– Безне винтовкадан атарга өйрәттеләр. Кызларның кай­берләре шук иделәр, ә дәрес вакытында сөйләшергә ярамады. Алар бервакыт тыелып кала алмадылар, һәм безнең барыбызны да җәзалау рәвешендә кардан шуышып йөрергә мәҗбүр иттеләр, – дип уртаклаша хезмәт ветераны.  

Бөек Ватан сугышында катнашкан Камил Кәлимулла улы булачак хатынын ашлык кабул итү предприятиесендә күреп алган. Матур гына очрашып йөргәннәр һәм ул чибәр кызның йөрәген яулый алган. 1948 елда туй уздырганнар. Тормышларын ямьләп балалары туган. Башта фатирдан-фатирга күченеп йөргәннәр, аннары Лермонтов урамында йорт  төзегәннәр.

Гөлҗиһан Хәйрулла кызы май заводы бухгалтериясендә, мәдәният бүлегендә, төзелеш-монтаж идарәсендә хезмәт куйган һәм һәрчак җитәкчелекнең яхшылар исәбендә булган. Күп сандагы грамоталар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләре шул хакта дәлилли.

– Әни бик йомшак күңелле, аралашучан. Һәрвакытта бүләкләр ясарга яратты. Энемнең туган көнендә аның караватына конфетлар элеп чыгуын хәтерлим әле, ә инде мин үпкәләмәсен өчен, миңа да конфеттан матур күчтәнәч ясаган иде. Ул безнең өчен һәр елны яңа ел бәйрәмнәре уздырды. Әти-әни чыршы бизәп куйдылар, ә энем белән мин дусларыбызны чакырдык. Яңа ел бүләкләренә әни рәссамнарга заказ бирде, шулай ук әти өчен дә һәрчак бүләк әзерләде. Ул романтик кеше. Элек кул эшләре белән шөгыльләнде, хәзер инде куллары тотмый. Бәйләүгә оста иде, миңа күлмәк текте, өстәвенә тегү машинасыннан башка гына. Әни чәчәкләр ярата. Безнең гаилә Лермонтовтагы йортка күченгәч, җир кишәрлегендәге иң уңдырышлы урыннарны георгиннарга бүлеп куйды. Баштарак әти хафаланган иде, чөнки суган яки бәрәңге утыртырга була бит инде, шулай да аннары ризалашты. Әнинең 24 төрле георгины бар иде. Ул чәчәкләргә акча кызганмады. 40 сум хезмәт хакы алып та, бервакытны күрше хатыны белән Ригадан 70 сумга розалар кайтарткан иделәр, – дип сөйли кызы Наилә Гыймранова. – Әни әле тагын бик тәмле пироглар пешерә һәм үзенең аерым рецепты буенча чөгә балыгы ыслый иде.       

Ул өч ел элек әнисен үз янына алып кайткан, хәзер бергә яши­ләр. Гөлҗиһан Хәйрулла кызының ике баласы, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы аңа зур шатлык өсти. Сабыйларга ул әкиятләр сөйли, якыннарын мәзәкләр һәм такмазалар белән гаҗәпләндерә, ә аның шаяртулары хакында риваятьләр дә йөри. 

– Гөлҗиһан Хәйрулла кызына карагач гомернең никадәрле кадерле икәнлеген аңлыйсың, аның кодрәтлелегеннән көнлә­шергә була! – дип билгеләп үтә Гыймрановларның гаилә дус­ты Тәнзилә Фазлыева. – Ә кызы Наилә Камилевна үзенең әнисен кадер-хөрмәттә яшәтә! Ул аны сәгатьләп ашата, аны матур итеп киендерә. Ышанмассыз да, ул әнисенең чал чәчләре күренмәсенгә һәм һәрчак яшь булсынга, аның хәтта чәчләрен дә буйый. 
Чынлап та, ярату һәм кайгырту могҗизалар тудыра. Гөлҗиһан Хәйрулла кызына карагач һәм әни белән кызның ничек аралашуын ишеткәч, моның шулай икәнлегенә ышанасың.

– Бәхетле булыр өчен барлык кешеләрнең дә тынычлыкта һәм шатлыкта, сәламәтлектә яшәве кирәк, – ди әңгәмәбез ахырында Гөлҗиһан Хәйрулла кызы. 
Һәм моның белән ничек ки­лешмисең ди? Бәхетнең нәрсә икәнлеген аңардан, бер гасырлык гомер юлы узган, ачлык-ялангачлыкны кичергән әбекәйдән башка кем генә чынлап торып белә алыр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев