Бергәлектә яшиләр
Алабирде авылы мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова белән авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Габбазова хезмәт ветераны Фарук абый Гыйззәтуллинны гомер бәйрәме белән котлаганнар.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Алабирде авылы мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова белән авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Габбазова хезмәт ветераны Фарук абый Гыйззәтуллинны гомер бәйрәме белән котлаганнар.
– Фарук абый гомер буе икмәк үскән басулардан, машина рулен тотып күпме юллар ураган. Аның борчылган, сөенгән көннәре дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чаклары да булгандыр. Ничек авыр булса да ул шушы эшенә тугры калып, фидакарь хезмәт куйды. Фарук абый бүгенге көндә авылдашларының олы ихтирамын тоеп гомер кичерә, – дип уртаклашты Алсу Шаһиәхмәтова.
фото: Алсу Шаһиәхмәтова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев