Без үрнәк булырга тиеш
5 октябрь – Укытучылар көне
Наталья Кулумбегова, Федоровка башлангыч мәктәбе мөдире:
– Мәктәп елларыннан ук беренче укытучыларымның үрнәге күз алдында булды һәм шуңа да мөгаллимә булырга карар кылдым. Белемем буенча мин – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ләкин белгечлегем буенча эшләмәдем, авыл егетенә кияүгә чыктым һәм Казаннан Тәтеш районына кайттым. Башта инглиз теле укыттым, аннары башлангыч мәктәп мөдире эшчәнлеге белән берләштереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем.
Педагог ул минем өчен – яшәү рәвеше. Без бит укытып кына калмыйбыз, шулай ук үзебез дә өйрәнәбез. Балалар белән үзең дә балаларча эчкерсез булып каласың, дөньяга башкача итеп карыйсың.
Авыл мәктәбендә эшләүнең үзенчәлеге шунда, сыйныфта, гадәттә, төрле яшьтәге балалар, һәм син дәресне дөрес итеп төзергә, эшне барлык укучыларның да шөгыле булырлык итеп оештырырга тиеш. Моңардан тыш әле без киң кырлы белгечләр: логопед та, психолог та, физрук та булырга тиеш. Ә мин, мәктәп мөдире буларак, башка һөнәрләргә: хуҗалык мөдире, бухгалтер, төзүче, китапханәче осталыгына да ия булырга тиеш. Исемлекне чиксез дәвам итәргә мөмкин. Шулай булгач, ямансуларга туры килми.
Балалар педагоглардан күп нәрсәләргә өйрәнәләр, шуңа күрә без алар өчен үрнәк булырга тиеш. Укытучы минем өчен ул – балада шәхес булдыручы кеше. Укытучы укытып кына калмый, тәрбияли дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев