Чишмәне саклаучы
Чинчуринода без узган елның декабрь башында булдык – анда без чишмәне саклаучы Людмила Филатова белән күрештек.
Эш шунда: узган елның җәендә безнең газетага язылучыларның берсе редакциягә шалтыратып, Чинчуринода бер хатын-кыз яшәвен, аның чишмәне карап торуын һәм аның үзенең дә бик кызыклы шәхес булуын сөйләгән иде.
Людмила Васильевна яши торган Чапаев урамы шактый озын. Күрәсең, кайчандыр монда тормыш кайнап торган, әмма хәзер кешеләр яши торган йортлар бармак белән генә санарлык. Аларның берсендә, ачык яшел төскә буялган йортта, безнең язма герое гомер кичерә.
Людмила Филатова безне җылы итеп каршы алды һәм өенә чакырды. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр, стенада – якыннарының фоторәсемнәре, ә кәнәфидә Шурка кушаматлы мәчесе йоклап ята.
– Мин үзем Чинчуриноныкы. Шушында туып-үстем. 13 яшьтән, Хрущев заманында кукуруз чәчә башлагач, эшкә чыктым. 1945 елгы мин, апрельдә туганмын, ә майда сугыш тәмамланды, – дип башлады сүзен Людмила Васильевна. – Безнең гаилә зур, әнинең “Герой ана” медале бар иде. Ун бала үстек, мин алтынчысы. Әни колхозда эшләде, әти яшьли вафат булды, сугыш ветераны иде ул. 18 яшемдә кияүгә чыктым, ирем Петр Ивановичка 26 яшь иде.
Ул балачагы һәм яшьлеге турында сөйләде. Бу елларда шатланыр өчен сәбәпләр аз булса да, кешеләр мәрхәмәтлерәк, бер-берләренә ярдәм итәләр иде, дип искә ала ул.
Авыл хатынының гомуми эш стажы – 46 ел. Чинчуринодагы май заводында, колхозда, авыл клубында, медпунктта эшләгән. Филатовларның беренче балалары – кызлары Наталья тугач, колхоз яшь гаиләгә йорт алырга акча биргән. Иске генә бер өй алганнар, кышны шунда чыкканнар, аннары алгы якны ясаганнар – моның өчен гаилә башлыгы Иделнең аргы ягыннан яхшы усак бүрәнәләре ташыган. Аннары арткы өлешен дә корганнар.
– Хәзер безнең урамда өч кенә йортта кеше яши, ә без килгәндә барлык йортлар да тулы иде. Иртән безнең урамнан гына да 22 сыер көтүгә куылды. Хәзер ул Чапаев урамы, ә элек Чухловка дип йөртелде. Бездә әле тагын Большая дорога, Степановка урамнары бар, – ди Людмила Филатова.
Аның йорты яныннан чишмә ага – аңа ничә ел икәнен хәзерге вакытта авыл картлары да төгәл әйтә алмыйдыр. Людмила Васильевна искә алганча, алар йорт сатып алганда, чишмә агач бура белән томаланган булган.
– Вакытлар үтү белән бура череп ава башлады, без авыл Советына мөрәҗәгать иттек. Ул чакта рәис Нуждов иде, ул чишмәне төзекләндерергә булышты, агач бура урынына үз көчебез белән тимер рәшәткә куйдык. Ә чишмә янындагы кечкенә кәшәнә күптәннән бар иде инде. Ишелә башлагач, җыелышып аны да рәтләдек. Бервакыт Таисия Ивановна Натальина белән чиркәүгә баргач, мин дин әһеленә: “Чухловкада кәшәнә бар, изгеләндереп җибәрмәссезме икән?” – дидем. Ул килде, су эчәр өчен савыт сорады. Безне чакырып алды да, бу – изге чишмә, диде, – дип искә ала Людмила Васильевна.
Аның әйтүенчә, чишмә кышын да туңмый, ә Хач ману бәйрәмендә Тәтештән бик күп кеше килә. Бу чишмәне алар Надежда Аввакумова белән үз карамакларына алганнар.
– Оныгым кайткач, бензин сатып алабыз, ул үләннәрне чаба. Язын һәм көзен чишмәне чистартабыз, үзебез булдыра алмасак, кеше яллыйбыз, – дип уртаклаша Людмила Васильевна.
Чишмәне саклаучы белән без су буена юл тоттык. Дөресен генә әйткәндә, мин агымның акрын булуын көткән идем, әмма чишмә тиз агучы кечерәк елганы хәтерләтә. Суның “хач” рәвешендә агуын мин күрә алмадым, әмма Людмила Васильевна бу күренешне кояшлы көнне яхшылап күрергә мөмкин, диде. Без барган көн болытлы иде. Шуңа күрә, Чинчуринога кояшлы көнне барырга туры килсә, һичшиксез Чухловкага сугылыгыз, чишмә суын эчеп, аның ничек агуын үз күзләрегез белән күрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев