Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Дания һәм Нариман Ганиевлар бергә яшәү­ләренә 50 ел тулуны билге­ләп үткәннәр

Бергә яшәүләренең истәлекле юбилейларын билгеләп үткән гаилә парлары турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештә яшәүче Дания һәм Нариман Ганиевлар бергә яшәү­ләренә 50 ел тулуны билге­ләп үткәннәр.

Буа районында туып-үскән кыз училищены тәмамлаганнан соң, Чүпрәле районына эшләргә китә, Нариман Нәбиулла улы тумышы белән шуннан була, бу вакытта ул милициядә хезмәт иткән.

Дания авыл Советына кергәч, яшьләрнең күз карашлары очраша һәм озак та үтми авылда яңа гаилә барлыкка килә, тормышларын ямьләп ике уллары туа. 
Нариман Нәбиулла улы эш буенча Чүпрәле, Апас, Чирмешән районнарында, Түбән Кама, Тәтештә дә хезмәт куя. Һәм һәр җирдә үз вазифасын намус белән башкара.

Гаилә учагын саклаучы ханым иренең күп вакытын эшен­дә уздыруын аңлап кабул иткән һәм өйләрендә һәрвакытта уңай­лылык, ярату, үзара аңлашу булсын дип тырышкан. Дания Зариф кызы май заводында, аннан кулланучылар кооперациясе системасында эшләгән.

– Тәтештә без 36 ел яшибез инде, монда барысы да җан­га якын, балалар биредә укыдылар, биш оныгыбыз бар, хо­кук тәртибен саклауда Ганиев­лар­ның өченче буыны эшли, – ди эчке эшләр ветераны. – Йорт төзедек, һәрчак мал-туар күп асрадык, хәзер симертүгә бройлерлар, үрдәкләр, үгез алабыз. Һәрвакытта бергәләп эшлә­дек, ир-егетләр һәм хатын-кызлар эше дип аерып тормадык, эшләгән акчаларны бәрәкәтле итеп сарыф иттек, кирәгеннән артык туздырмадык. 

Нариман Нәбиулла улы ир-егетләргә спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга ярамый, аңар­дан гаиләдә тавыш-гауга күп була, ә гаилә – дөньядагы иң кадерле нәрсә, аны сакларга кирәк, дип билгеләп үтә.

– Тормыш итү җиңел түгел, – ди ул, – төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, шулай да бер-береңне аңлый белергә, шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә бергә булу, балалар, оныклар күрү бәхетен биргән, һәм моның өчен без язмышка рәхмәтле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев