Гармун сайрый сандугачтай...
Әле берничә ел элек кенә туйлар гармунчысыз яки баянчысыз үтми торган иде, ә Тәтеш районында – Василий Петяевтан башка.
(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”). Василий Михайловичның баянда ничек итеп өздереп уйнавы турында тәтешлеләр бүген дә әле елмаеп искә ала. Аның теләсә кайсы җырчыга кушылып уйный алуын еш ишетергә туры килә, бары тик җырның көен һәм сүзләрен генә ишетеп алырга кирәк булган.
Вакыт аяусыз. Туйларда бүгенге көндә баян күтәргән кешене сирәк очратып була. Хәзер музыка колонкалардан яңгырый, яшьләр гармун төймәләрен һәм күрекләрен тартуны кирәк дип тапмый. Василий Петяев та шуңа бер читтә калган.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова уртаклашканча, ир-ат интернат-йортка февраль азагында авыр хәлдә килеп эләккән.
Беркем дә уңай фаразлар бирмәсә дә, могҗиза булган: Василий Михайлович сәламәтләнүгә таба барган, аннары кулына гармун да алган. Әйе, ул үзенең барлык гомере эчендә баянда уйнаган, әмма интернат-йортта әлеге уен коралы булмаган.
Социаль челтәрләрдә без ир-атка баян бүләк итә алучылар табылмасмы икән дигән мәгълүмат урнаштыргач, шәһәрле Любовь Сахарновадан хәбәр алдык.
– Василий Михайловичны мин күптәннән беләм. Элегрәк үзем дә баянда уйнадым. Хәзер инде кулларым тыңламый. Музыка уен коралын бик сөенеп бүләк итәм, – диде Любовь Сергеевна.
Баянчыга кадерле бүләкне тапшыру өчен без Олы Шәмәккә бергәләп бардык.
Василий Михайлович әлегә хәрәкәтләнә алмый, инвалид арбасында йөри. Каты чирләү аркасында аның аяк табанының бер өлешен кисеп алырга туры килгән. Шулай да, интернат-йорттагы хезмәткәрләр белдергәнчә, ир-атны алар тиз арада аякка бастырачаклар.
Любовь Сахарнова баянын тартмадан чыгарып, аны музыкантка тапшырды. Ул уен коралының күрекләрен кыюсыз гына тартып, төймәләр буйлап йөгереп узды һәм тамашачыларга аңа кушылып теләсә нинди җырны башкарырга тәкъдим итеп, өздереп уйнап җибәрде. Интернат-йорт директоры Людмила Самаркина уңайсызланып тормыйча, русча да, шулай ук чувашча да җырлады. Ә Василий Михайлович көйне туры китереп сайлады.
Ул кыскача гына үзе турында да сөйләде:
– Баянны беренче тапкыр сигез яшемдә кулыма алдым. Музыка училищесында трубада уйнаучыга укыдым. Тәтештә тынлы оркестрга җитәкчелек иткән вакытларым да булды.
Василий Михайловичны күпләр музыкант кына итеп түгел, шулай ук стендка ату буенча тренер буларак та беләләр.
Сезгә тынлы оркестрда уйнау яки ату күбрәк ошый идеме, дип соравыма ул озак уйланып тормыйча, болай дип җавап бирде: “Бу, икесе ике төрле әйбер, әлбәттә, ләкин ярату – бер”.
Без барган көнне җырлар күп булды. Һәм ир-ат уен коралында аларны һәрбер тапкырында ышанычлы итеп рухланып уйнады. “Ялгыз гармун” җыры аңарда аерым бер якты хатирәләр уятты кебек тоелды миңа: Василий Михайловичның күзләре сизелер-сизелмәс кенә күз яшьләре белән тулды. Ул үзенә музыка уен коралы бүләк итүләренә озак вакытлар ышанмый торды. “Ә сез бит баянны оныттыгыз!” дип эндәшеп туктатты ул безне ишектән чыгып киткәндә. Без әйттек бит инде: “Ул сезнеке. Уйнагыз, ә без таныш булган җырларны сезгә кушылып җырлар өчен, сезнең янга, һичшиксез, киләчәкбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев