Һәрчак алдынгы булган
Киртәле авылында яшәүче хезмәт ветераны Любовь Дружинина үзенең авылдашы, тыл эшчәне Наталья Герасимова турында сөйләр өчен редакциягә килде.
– Наталья Михайловна танылган кеше булды. Тыл эшчәне. Хезмәт ветераны. Хезмәт даны ордены, “Бишьеллык ударнигы” билгесе белән бүләкләнгән. Ул минем каенанам белән күршелектә яшәде, без еш аралаша идек. Ул зирәк, әдәпле итеп сөйли иде, югары белем алучыларның да күпчелеге алай итеп сөйләшми. Тормыш зирәклегенә ия булды, – дип ассызыклый Любовь Федоровна. – Яшьләргә үзенең киңәшләре белән ярдәм итте. Ә тавышы ничек соклангыч иде, матур җырлады. Талантлы, зиһенле кеше иде, урыны җәннәттә булсын.
Редакция кунагы сөйләвенчә, Наталья Герасимова 1929 елда Киртәле авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1939 елда бөтен гаиләләре белән Себергә акча эшләргә киткәннәр. Сугыш башланыр алдыннан туган авылларына кире кайтканнар. Наталья беренче сыйныфта нибары ярты ел гына укыган, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, дуңгыз көтүе көткән. 1941 елда әтисе Михаил Сергеевич сугышка киткән. Фронттан хатларны еш язып торган. Соңгысын 1945 елда алганнар. Тагын хатлар килмәгән, әтисе хәбәрсез югалган. Әнисе Аксинья Терентьевнага берьялгызына балалар үстерү авырга туры килгән. Натальяның уку турында уйларга вакыты булмаган, йорт эшләрендә, яшелчә бакчасында, кырда ярдәм иткән. Сугыш вакытында әнисе урман сәнәгате хуҗалыгына такта кисәргә йөргән, ул фронт өчен кирәк булган. Наталья арыш, бодай, кукуруз, бәрәңге утарга барган.
– Бригадир нәрәтне кая язган булса, шунда эшләгәннәр дә. Җиде яшьлек балалар башак җыйганнар, ә унике яшьлекләре олылар белән бертигез хезмәт куйганнар, – ди Любовь Федоровна. – Эшкә барыр алдыннан урманга юкә яфраклары җыярга йөргән, алардан кәтермәчләр пешергәннәр, ул ачлыктан коткарган. Яфракларны киптергәннәр, ваклаганнар, бераз он кушканнар да пешергәннәр, ә кузгалактан аш әзерләгәннәр. Матур өс һәм аяк киемнәре сатып алыр өчен Натальяга торф чыгаруда эшләргә туры килгән, ул анда җиде сезон барган. Әнисенә һәм сеңлесе Еленага бүләкләр алып кайткан. Аннары фермага бозау караучы булып эшкә урнашкан, шуннан соң 22 ел сыер савучы булып хезмәт куйган. Иртәнге сәгать 3 тә йокыдан торганнар, кулларына фонарь алып, эшкә ашыкканнар. Сыерларны көненә өч тапкыр сауганнар. Аларга эчерү өчен суны чиләк белән ташыганнар, коега кадәрге ара шактый ерак булган. Малларга азыкны да үзләре таратканнар. Хезмәт көне эшләгәннәр. Акчалата 23 – 25 сум биргәннәр. Һәрчак алдынгылыкта булган. Үзенең хезмәте өчен премияләр алган. Дүрт ел Киртәле авыл Советы депутаты булып торган. Илле биш яшендә пенсиягә чыккан, шулай да фермада әле тагын ике ел эшләгән. Кызы Раиса хәзерге вакытта Тәтештә яши һәм эшли. Әнисе аңа үзенең иң яхшы сыйфатларын тапшырып калдырган. Без Наталья Михайловнаны – әлеге гаҗәеп эшчән хатын-кызны – еш искә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев