Илле сыерны һәм үзенең Нарядкасын кайгырта
Терлекче Наталья Селиверстова районның авыл хуҗалыгы тармагында утыз елдан артык хезмәт куя.
Наталья Александровна Колунец авылына бөтенләй очраклы рәвештә эләгә – Чувашиядән “Новый мир” колхозына ындыр табагына эшкә килә.
Биредә җирле егет Владимир белән таныша, бер-берсен ошаталар һәм яшьләр тиз арада мөнәсәбәтләрен законлаштыралар.
– Без 1987 елның 7 ноябрендә, Октябрь революциясе көнендә, туй үткәрдек. Ә өч көннән соң мин терлекчелек фермасына эшкә бардым. Ул зур, биналарда савым сыерлары, бозаулар асрала, бозаулату бүлеге дә бар иде. 200 сыерны сигез савымчы карадык, алар арасында мин иң яше идем. Аппарат белән сава белми идем, өстәвенә минем карамакка 33 сыер бирделәр. Өйдә, билгеле, мал-туарыбыз, сыерларыбыз бар иде, әмма монда бит зур бер производство. Маня апа Сидорова минем остазыма әйләнде. Тәҗрибәле савымчы лаеклы ялга китәргә җыенганлыктан, үз урынына алмаш әзерләвен үтенделәр. Ул мине бик җылы каршы алды, ике ай дәвамында мин тырыш укучы булдым, машина белән савуның нечкәлекләрен һәм сыерлар белән эшләргә өйрәндем.
Җәйге җәйләү кырда, еракта булгач, көтүне шунда куып алып китәләр иде, безне машина белән йөрттеләр. Аннары җәйләүне авылның икенче бер башына ясадылар, җәяү йөри башладык. Бер елны кайнанамнан сыерларын кабул итеп алдым. Алар әйбәтләр иде, безгә “Алга”дан таналар алып кайттылар, өченче елга алар югары сөт бирә башладылар. Еллар узган саен осталык та артты. Нармонкада унбиш ел буе даими рәвештә алдынгылар рәтендә булдым. Еш кына һөнәри осталык конкурсларына бардым, призлы урыннар алдым, – дип горурланып сөйли тәҗрибәле терлекче.
Папкасында җирле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары саклана. Савымчының хезмәте республика күләмендә дә бәяләнгән: кунак бүлмәсендәге стенада – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, аның янында “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы эленеп тора.
Наталья Александровна Колунец фермасында 23 ел эшләгән, аннары терлекчеләрне Нармонкага күчергәннәр, бу вакытта ул “Стелз Агро Т” авыл хуҗалыгы предприятиесе булган.
– Эшемне бозаулар караучыдан башладым, без Елена Герасимова белән икәү 300дән артык бозау карадык. Без аларны ашаттык, фураж онын капчыклап ташыдык. Тырышып эшләдек, яхшы үсешкә ирешергә кирәк иде, һәм без моны булдырдык. Безнең бозаулар аена бер килограммнан күбрәк артым җыя иде, нык, сәламәт булдылар, без аларны сабый балалардай карадык, – дип искә ала хатын-кыз.
Наталья Селиверстованың “Содружество”да, Нармонка фермасында савымчы булып эшли башлавына апрель аенда сигез ел тулачак. Аның карамагында, калган сигез савымчыныкы кебек, 50 сыер.
– Башта сөтне Колунецта чиләкләр белән ташыдык, хәзер инде ферма сөтүткәргеч белән җиһазландырылды, безнең өчен, билгеле, күпкә җиңелрәк һәм уңайлыракка әйләнде. Тик менә җәйге җәйләүдә генә әле андый җайланма урнаштырмадылар. Әлегә безнең сыерлар сөтне бик алай күп бирмиләр, февральдә күпләп бозаулау көтелә, сөт тә артыр дип өметләнәбез, – ди елмаеп савымчы.
Хатын-кыз шәхси хуҗалыгында да мал-туар күп асрауларын искә ала, мөгезле эре терлек исәбе генә дә тугызга кадәр җиткән булган. Хәзер аларның абзарында бер Нарядка гына калган, хуҗабикә яраткан сыерын гадәтләнгән буенча кул белән сава.
– Ул инде безнең яшь түгел, шулай да сөте үзебезгә җитә, хәтта башкалар белән дә бүлешәбез. Элек сөтне базарда сата, печәнне үзебез хәстәрли идек, хәзер әзерне сатып алабыз, ашлыкны пай хисабына бирәләр, – дип сөйли Наталья Александровна.
Аның эш көне өч тула ун минутта башлана, кыш көне урамда дөм караңгы була. Башта ул үзенең Нарядкасын карый, иртәнге ашны ашый, аннары авыл хуҗалыгы предприятиесе транспорты хезмәткәрне өеннән фермага алып китә.
– Иртәнге сәгать дүрттә сыерларны савабыз, бинадан тышкы киртәгә йөрергә чыгарабыз, җыештырабыз. Сәгать 11дә малларны урыннарына кертәбез, ашатабыз. Кичке сәгать дүрттә кабат савабыз. Сыерлар арасында төрле холыклылары очрый. Шулай да алар барысын да аңлыйлар, сөйләшә генә алмыйлар. Кайсысына кычкырырга кирәк, алар шунда ук тыңлыйлар, сөзә торганнары да була, кайберләре тибенә, ләкин хезмәттәге барлык еллар эчендә теләсә ниндие белән эшләргә күнектем, – дип белдерә тәҗрибәле терлекче.
Наталья Селиверстова үзенең хезмәттәшләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге турында зур хөрмәт белән сөйли һәм: “Пенсия, ничек диләр әле, кесәдә булса да, күңелгә якын коллективтан аерыласы килми, көч булганда эшләячәкмен”, – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев