Илсур Натфуллин хайваннарны дәваларга балачактан ук хыялланган
Узган гасырның туксанынчы еллары уртасында Илсур Натфуллин үз теләге белән ветеринария академиясенә укырга кергән.
(Тәтеш, 31 август, “Тәтеш таңнары”). Илсур Рәис улы хайваннарны дәваларга балачактан ук хыялланган. Ул Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Унике яшендә әтисез калган, әнисенә йорт эшләрендә булдыра алганча булышырга тырышкан. Бу вакытта апасы кияүгә чыккан, ә олы абыйсы армиядә хезмәт итә торган булган.
Авылдагы хезмәтне Илсур Рәис улы бик яхшы белә: әтисе – колхозда тракторда, ә әнисе фермада эшләгән. Ул кечкенә улын да еш кына үзе белән алып йөргән. Илсур мәктәпне тәмамлагач, ветеринария академиясенә укырга кергән, биология буенча олимпиадаларда җиңүләре бу вакытта үзенә бертөрле өстәмә булып саналган, педагоглар белән күп сәгатьләр буе дәрестән тыш шөгыльләнүләр дә ярдәм иткән.
– Диплом алдым, башта туган авылыма кайттым. Ләкин бу чакта инде колхоз таркалган, эш юк иде. Танышларымның киңәше буенча, 2000 елның август башында Тәтешкә килдем. Урып-җыю эшләре барган чак иде. Районның баш ветеринария табибы Валентин Васильевич Унюков белән аралашкач администрациягә бардым, анда шул чактагы район башлыгы Петр Александрович Чекмарев кичләрен хуҗалык җитәкчеләрен җыя иде, – дип искә ала Илсур Рәис улы. – Киңәшмә тәмамланганны көтеп тордым һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә киттем. Аннан инде Ринат Ибраһимович Хәкимов белән бергә Алабирдегә, ул җитәкчелек иткән “Чулпан” хуҗалыгында эшләргә кайтып киттем. Мине Зур Әтрәч һәм Монастырский авыллары аркылы алып кайттылар, качып китмәсен, кире китәр юлны таба алмасын өчен махсус шулай эшлибез, дип шаярткан иде Ринат Ибраһимович.
Яшь ветеринарның эшчәнлеге шулай башланып киткән. Аны яшәп торыр өчен Фатыйма Фәтхуллинага фатирга урнаштырганнар. Ул аңа 4 ел буена икенче әнисе кебек булган: иртәнге, төшке һәм кичке ашларны пешергән, аны кайгырткан.
– Ветеринарияне ташлап, Мәскәүгә зур акчалар эшләргә киткән вакытлар да булды. Әмма бер ел түздем. Тәтешкә кайттым, биредә мине хатыным һәм кечкенә кызым көтеп тора иде, – ди Илсур Рәис улы.
Хатыны Гөлүсә белән Алабирдедә эшләгәндә танышкан. Бүгенге көндә ике балалары бар: ул һәм кыз үстерәләр.
Мәскәүдән кайтканнан соң ветеринариядән аерылмаган: Федоровкада дуңгызчылык хуҗалыгында, “Нур” агрофирмасында, “Содружество”да эшләгән, ә 2012 елдан алып Тәтеш районының ветеринария оешмасында хезмәт куя. Ветеринар-терапевттан башлаган, баш эпизоотолог булган, бүгенге көндә Жуководагы участок ветеринары пунктына җитәкчелек итә, ул ике хуҗалыкка һәм шәхси секторларга хезмәт күрсәтә.
– Ел дәвамында эпизоотик, дәвалау-профилактика чараларын үткәрәбез. Кайчакларда шалтыратулар буенча көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында барырга туры килә. Мал-туар кай җире авыртканлыгын әйтә алмый, шуңа күрә андый очракларда хуҗаларның ярдәме бәяләп бетергесез, – дип уртаклаша Илсур Рәис улы.
Ул сайлаган һөнәренә егерме елдан артык гомерен багышлаган, һәм бүгенге көндә дә үзенең остазлары Ринат Хәкимов, Хатыйп Сәгъдәтуллин, Равил Заһидуллин турында хөрмәт белән сөйли. Гомер буе ветеринар булып эшләгән абыйсы Мәгъсум Галләмовның әйткән сүзләрен бик еш искә ала икән.
– Аның югары белеме юк, ләкин тәҗрибәсе зур иде. Мин Тәтешкә китәр алдыннан, ул: “Эшләргә тырыш, бернәрсәдән дә курыкма һәм синең барысы да һичшиксез уңышлы булачак, дип әйтте”, – ди Илсур Рәис улы.
Шулай булган да. Бүгенге көндә ул – Тәтеш районындагы иң белемле ветеринарларның берсе, ул аеруча да яшь белгечләр белән тәҗрибәсен уртаклаша. Һөнәрендә егерме еллык стажы булуга да карамастан, коткарып калынган һәр хайванның гомере аны элеккечә үк сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев