Инженер белеме ярдәм итә
Нәселдән килгән умартачыга кунакка мартның җылы бер көнендә бардык һәм ул без килгәндә якты кояш нурларында җылынып, алда торган эш-мәшәкатьләр турында уйланып, йорты каршындагы эскәмиядә утыра иде.
(Тәтеш, 2 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Бал кортының балы бар, балга кадәр, назы бар” дигән әйтем бар. Чинчурино авылыннан Григорий Приказчиков әлеге сүзләрнең хаклыгына башкалардан күбрәк ышанадыр диясе килә.
Нәселдән килгән умартачыга кунакка мартның җылы бер көнендә бардык һәм ул без килгәндә якты кояш нурларында җылынып, алда торган эш-мәшәкатьләр турында уйланып, йорты каршындагы эскәмиядә утыра иде.
Григорий Ивановичка 85 яшь. Чинчуринода туган, Тәтештә – унъеллыкны, Куйбышевта (хәзерге Самара) инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Ульяновскида инженер-төзүче булып, аннары проект институтында эшләгән. 90нчы еллар башында, пенсиягә чыккач, ата-анасы йортына кайткан.
– Әле 1978 елда ук, төзелеш һөнәрен проект белгечлегенә алыштырганда, Ульяновскидан Чинчуринога ешрак кайту мөмкинлеге барлыкка килде. Әтием умартачы иде. 1931 елда аны Казанга квалификация күтәрү курсларына җибәрделәр, аны тәмамлаганнан соң, умартачылык буенча инструктор булып эшләде, бөтен районга хезмәт күрсәтте. Аннары колхоз умарталыгында умартачы булды. Мин дүртенче яшь белән бара идем, аның ничек итеп колхоз умарталыгыннан үзенекенә килүен күрә идем инде, ә анда аның дистәдән артык умарта оясы тора иде. Аларны эшкәртә, ә иртән янә колхоз умарталыгына китә. Мин әле кечкенә генә идем, язын һәр нәрсә чәчәк ата башлагач, балчыктан – өй, ә анда тишек ясавымны хәтерлим әле. Бал кортларын тотам да, шунда салам, ничек кенә булса да, алар анда яшәп китә алмадылар, – дип көлеп искә ала умартачы.
Григорий Иванович гомерлеккә Чинчуринога кайтып төпләнгәч, әтисе умарталыгыннан бер умарта оясы калган булган, аның белән әнисе һәм әбисе шөгыльләнгән. Вакытлар узу белән умарта гаиләсенең исәбен ул 60ка кадәр арттырган.
– Умарта ояларын һәм кысаларны үзем ясарга өйрәндем. Башта әтидән калганнарны кулландым. Казанда укыганнан соң, ул кысалы умарта ояларын ничек ясарга икәнлеген белә идем инде. Ә 70-80нче елларда алар белән эшләүнең башка системасы барлыкка килде: магазиннар (автор искәрмәсе: бал кортлары бал җыю өчен билгеләнгән умарта корпусының бер өлеше) түгел, ә икенче корпуслар куелды. Умарта кортлары һәм бал күләме артты, бал кортлары аерылып чыгу азайды. Ул чакларда юкә яхшы аерылып тора иде, чәчәк аткан вакытында балны берничә тапкыр алдык. Хәзер алай түгел. Экология начар. Умарта гаиләләре зәгыйфьләнә төште. Ул чакта талпан да юк иде, алар шулай ук бал кортларын зәгыйфьләндерәләр, – дип сөйләвен дәвам итә Григорий Иванович.
Җылытып эшкәртүне ул талпанга каршы иң нәтиҗәле ысул дип саный, шуңа күрә үзе җылылык камерасы ясаган. Журналлардагы язылганнарны укыган, инженерлык белеме дә, проект институтында эшләү тәҗрибәсе дә ярдәм иткән. Бал кортларын дәвалау өчен аның уйлап табылганнарын хәзер уллары да куллана, алар шулай ук умартачылар.
– Бал кортлары мине чакмыйлар. Хәзер карпат токымлыларны, яки кушылганнарны тотам. Алар – тыныч. Ә әтидән соң среднерусский токымлы умарта корты гаиләсе калды. Менә ул чага иде! Бигрәк тә бал алганда, – ди Григорий Иванович елмаеп һәм безгә бакча буйлап экскурсия уздыра. Биредә, кар өеме астында төрле төстәге умарта оялары яшеренгән, ә аларда инде тормыш җанлана: меңнәрчә бал корты алтынсу кәрәзләрне куе, хуш исле бал белән тутыру өчен үз сәгатен көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев