Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Юлия Волкова бинт һәм гипс белән җиңел эш итә

Поликлиникадагы хирургия бүлмәсенең медицина шәфкать туташы Юлия Волкова Тәтеш үзәк район хастаханәсендә дүртенче ел эшли.

фото: Галины Тазетдиновой

– Тумышым белән мин Килдештән, миңа 14 яшь чагында гаиләбез белән Тәтешкә күчендек, шәһәрдәге 1 нче мәктәптә укыдым, – дип сөйли ул. –  Якынча тугызынчы сыйныфтан соң инде мин медицина хезмәткәре булырга уйладым, өстәвенә, биология миңа җиңел бирелде, шулай ук химия дә ошый иде. Гаиләбездә медицина хезмәткәрләре булмагач, әни дә мине бик хуплады. Ул миңа һәрвакытта да бу һөнәр һәрчак кирәкле, игелекле һәм гуманлы дип әйтә иде. Фармацевт көл­ли­ятенә яки медицина училищесына барыргамы дигән сорау килеп басты, икенчесен сайладым. Беренче курста чагында укуы авыр булды, ә аннары күңел тартылды, медицина һөнәре – анатомия, патанатомия, хирургия, терапия белән бәйле булганның барысы да кызыклы иде. Фельд­шерлар – мини-табиблар, безне бары тик манипуляцияләр ясарга, шулай ук диагнозлар куярга гына өйрәтмәделәр.       

Кыз производство тәҗ­рибәсен Тәтеш үзәк район хастаханәсендә узган, һәм аның белдерүенчә, аңа үзләштергән белемнәрен куллану ошаган. Ул терапевт, хирургия, гинекология, акушер, инфекция бүлекләрендә булган, ә авыруларны кабул итү бүлмәсендә дежур тору аны шуның белән җәлеп иткән, сырхауларны китергәч, барысы да дус һәм бердәм­ләшеп бер команда булып эшләгәннәр. Практика буенча Юлиянең бары тик бишлеләр генә булган, училищены да ул кызыл дипломга тәмамлаган. 
Шуннан соң яшь белгеч берни­кадәр Яшел Үзәндә эшләгән, ә инде туган җиренә кайту мөм­кинлеге тугач, шәхси медицина учреждениесенә шәфкать туташы булып эшкә урнашкан, анда ике ел эшләгән.

Медицина хезмәткәрен 2019 елда Тәтеш үзәк район хаста­ханәсенә чакырганнар.

– Һәркем өчен дә катлаулы вакытлар – пандемия башланган чак иде, – дип искә төшерә Юлия. – Мин медицина дезинфекторы вазифасына килдем. Бөтен ковид госпитален, үзәк район хастаханәсендәге башка бүлекләрне санитар эшкәртү белән шөгыльләндем. Без профилактик чаралар үткәрдек, җаваплылык зур булды. Без махсус киемнәр кидек, алар бик уңайсыз иде, әмма шулай да иминлек – барыннан да мөһим.    

Шәфкать туташы поликли­никаның хирургия бүлмәсендә икенче ел хезмәт куя. 

– Мин хирурглар Алсу Фәт­хлисламова, Азат Садыйков, яңа белгеч Константин Поповның игътибарлы җитәкчелегендә эшлим. Аларның дәвалау-диагнос­тика билгеләвен үтим. Коллективта мине яхшы кабул иттеләр, теләсә нинди сораулар буенча аңлатмалар бирәләр.

Тәҗрибәле шәфкать туташы Лидия Михайловна Юдина хәтта биредә күптәннән эшлисең кебек тоела диде, һәм бу минем вазифам, – ди Юлия. 

Көндәлек эшчәнлегеңдә нинди авырлыклар очрый дигән соравыма Юлия, башта, яңа бүлеккә килгәч, барысы да таныш түгел, күнегелмәгәнчә кебек тоела, аннары әйтерсең лә яңадан өйрә­нәсең, дип җавап бирде. 

– Биредә җәрәхәтләрне бәй­лим, гипс салам, кайчак­ларда мөстәкыйль рәвештә, ә кайвакытларда табиб белән бергә башкарам, бинт һәм гипс белән җиңел эш итәм, – ди ул. – Бүлмәдә эш беркайчан да бетми. Җәй айларында күп кешеләр медицина тикшеренүенә киләләр, көнкүрештә алган имгәнүләр белән еш мөрәҗәгать итәләр, кышын аяк-куллар сынулар күп була, гипс салабыз, кыскасы, эш ел әйләнәсе җитәрлек. Күпчелек танышларым гаҗәпкә кала: “Син анда ничек эшлисең?”, “Җәрәхәтләр, кан, яраларны бәйләү”, – диләр. Миңа җиңел һәм арымыйм дип әйтә алмыйм, ләкин шатланып эшлим. Югыйсә хирургия һөнәренә барырмын дип беркайчан да уйламаган идем, әмма шулай килеп чыкты инде. Миңа уңайлы, аеруча да сиңа кешеләр ышанганда. Төрле кешеләр килә, башта мине сагаеп кына – яшь дип кабул иттеләр, хәзер инде, күнектеләр, бугай. Балалар һәм өлкәннәр белән әңгәмә корырга тырышам, аралашу аларга ошый, игътибарларын читкә юнәлтәләр. Яки кайвакыт кешеләр кәефсез килә, билгеләнгән дәвалануларны үткәргәч, өстәвенә, тынычландыргач, сырхау кеше бүлмәдән инде бөтенләй башка кәеф белән чыгып китә – димәк, көнем уңышлы үтте дигән сүз.          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев