Каенанасы хезмәттәшенә әйләнгән
Күптән түгел поликлиникага яшь белгеч – участок табибы-терапевт Динара Хәбибуллина килде.
Динара Руслан кызы 2 октябрьдә, дүшәмбе көнне эшли башлады, бу бик әһәмиятле, чөнки нәкъ тә октябрьнең беренче дүшәмбесендә күп кенә илләрдә Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә, ул бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив эшләү көне булып санала.
– Кабул итүнең беренче көнендә без, шаяртып, кабинетка беренче булып кем – ир-ат яки хатын-кыз керерме икән дип фаразладык. Әгәр беренче булып ир-ат керсә, барысы да яхшы булачак. Ир-ат керде, ягымлы, киң күңелле. Димәк, барысы да әйбәт булачак, – ди гомумтәҗрибә медицина шәфкать туташы Татьяна Барабанова.
Динара Хәбибуллина Кировта медицина университетын тәмамлаган. Табиб булачагына кечкенәдән үк ышанган.
– Минем ике әбием дә: әти ягыннан да, әни ягыннан да – медицина шәфкать туташлары. Берсе офтальмологиядә эшләде, икенчесе – акушер. Алар минем зирәкләр, икесе дә түземлеләр. Шулай булгач, һөнәр сайлауда башка юнәлешләр булмады да, – дип сөйли үзе турында Динара Руслан кызы. – Миңа җиде яшь чагында бабаем чирләп китте, мин аның савыгуын бик тә теләдем. Йөрәк-кан тамырлары авыруын дәвалар өчен кардиохирург булырга хыялландым. Өлкән сыйныфларда, барысы да булачак һөнәр турында уйланганда, миндә ышаныч бар иде – бары тик медицинага. Кешеләргә ярдәм итү теләге минем өчен мөһим булды. Табиб булырга теләвемне әнием бик хуплады. Үз вакытында ул да үз тормышын медицинага багышларга хыялланган. Мин университетка бюджет буенча укырга кердем. Өйрәнүе кызык иде, яңалыкларны күбрәк белергә теләдем. Әгәр дә югары квалификацияле табиб булырга теләгең бар икән, югыйсә күп көч куярга кирәк булса да, укуда кыенлыклар барлыкка килми.
Динара Хәбибуллина яшь булуына да карамастан, эш тәҗрибәсенә ия. Укуын тәмамлагач, Казанга килгән һәм поликлиникада эшләгән. Бер елдан соң ординатурада укып чыккан.
– Динара Руслановна, безнең шәһәргә сез ничек килеп эләктегез? – дим.
– Бу тормышта барысы да очраклы түгел, дип уйлыйм. Булат Хәбибуллин белән “Волонтер-2013” төбәкара иреклеләр лагерында танышканда миңа 17 яшь иде. Мин ул вакытта – тугызынчы сыйныф укучысы, “Волонтер – һәркемдә игелек” отряды координаторы, ә Булат Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумының икенче курс студенты, Тәтештәге “Волонтер” иреклеләр үзәге координаторы урынбасары иде инде. Аннары берникадәр социаль челтәрләрдә аралаштык та “югалдык”, еш кына шулай була бит, – дип җавап бирә Динара Руслан кызы. – Һәм бервакытны, мин инде Кировта укый идем, Булаттан фотография алдым. Ул поездда Шәмәрдән станциясе яныннан үтеп барганда фотога төшкән һәм минем кече ватанымда булуын язган. Шул вакыттан алып аралашуны дәвам иттек. Туй уздырдык, 2022 елның апрелендә улыбыз Ислам туды. Без Казаннан Тәтешкә күченеп кайтырга булдык. Булатның әти-әнисе белән бергә яшибез. Каенанам белән хезмәттәшләргә әйләндек. Гөлчәчәк Җәвитовна – дерматовенерология бүлмәсендә шәфкать туташы. Шулай булгач, без аның белән өйдә дә, эштә дә бер дулкында. Хастаханәдә мине җылы каршыладылар, тәҗрибәле шәфкать туташы Татьяна Михайловна белән бергәләп эшләвебезгә шатланам. Авыруларның ягымлы мөнәсәбәте, хезмәттәшләремнең ярдәме рухландыра.
– Без беренче көннән үк үз участогыбызны йөреп чыга башладык. Олы яшьтәге пенсионерлар янына бардык. Келәштә булдык, – дип өсти Татьяна Михайловна. – Безнең килүебезгә әби-бабайларның барысы да шатланды. Үзләренең яңа участок табибын хәтта кочаклап ук алдылар, изге теләкләрен әйттеләр, авырлыклардан курыкмаска, рәхмәтле пациентларының күбрәк булуын теләделәр.
Мондый яшь табибларның эштән янып торган күзләрен күргәч, районыбыз медицинасының киләчәге барлыгына ышаныч барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев