Кәләшне гомерлеккә урлаган
Олы Шәмәктән Зинаида һәм Александр Кузнецовлар ярты гасырдан күбрәк иңгә-иң куеп, татулыкта гомер кичерәләр
(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары”). Кузнецовлар белән без авыл китапханәсендә очраштык, алар чәй өстәле янында безгә үзләренең тормышы хакында сөйләделәр.
– Яшь чагымда туган авылым Олы Шәмәктән Чабаксарга чыгып киттем, анда ике ел эшләдем, – дип искә төшерә Зинаида Викторовна. – Ә аннары әни авырып китте, аны карар өчен мин өйгә кайттым. Александр белән бер-беребезне күптәннән белә идек, мәктәп чагыннан ук, ә инде чын хисләр ул армиядән кайткач кына барлыкка килде. Ул чибәр, бөдрәләнеп торган чәчле, үзе шундый мәрхәмәтле, кайгыртучан егет иде. Минем йөрәгемә мәңгелеккә кереп утырды. Бервакыт кич белән минем янга килде, ишекне шакыды, мин чыктым, ул дусты белән күрше авылга барып кайтырга тәкъдим итте. Мин уйланып торган арада машина килеп туктады, ул мине кулымнан эләктереп алды да шунда утыртты һәм алып та китте, ә шофер: “Кәләш урладык!”, – дип кычкыра. Аның Олы Бисәрдәге туганнарында төн кундым. Әти-әнием башта мине кияүгә бирергә риза булмадылар, аптырашта калганнар иде, бары тик икенче көнне генә миннән Саша белән яшәргә телимме икәнлеген сорадылар, ә мин аны мәктәп вакытларыннан ук яратам дип җавап бирдем. Авыл Советында никахыбызны теркәдек һәм туй уздырдык.
Яшьләр башта иренең гаиләсендә яшәгәннәр, дүрт елдан соң Александр Васильевичка фатир биргәннәр, бу вакытка аларның кызлары туган. Гаилә башлыгы Олы Шәмәк ПМКсында йөк машинасында эшләгән, йортны да шушы предприятиедән төзегәннәр, тулы бер яшьләр урамы барлыкка килгән. Авыл кешесе тракторчы да булып хезмәт куйган, җирлектәге тимер-бетон әйберләр заводында йөк төяү транспортында 20 елга якын эшләгән. Соңгы елларда, пенсиягә чыкач, кочегар булган, ир-атның барлыгы 45 ел хезмәт стажы исәпләнә.
Ир белән хатын билгеләп үткәнчә, алар вакытында эш һәрчак җитәрлек булган, һәм алар һәр җирдә үз вазифаларын тырышып башкарганнар. Зинаида Викторовна гомере буе аш пешерүче булган. Җирлектәге балалар бакчасында да хезмәт куйган, сабыйларның исәбе 30га кадәр җиткән, ПМК ашханәсендә дә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта да эшләгән.
– Миңа ашарга пешерү һәрчак ошады, моны күңел биреп эшли идем, – ди хатын-кыз. – Соңгы 18 елда интернатта эшләдем. Анда коллектив бик әйбәт. Алтмыш кешегә хезмәт күрсәтелә иде. Ризыкны өйдәгечә тәмле итеп пешергәнгә, барысы да рәхмәт әйтәләр иде. Алар мине, мин аларны яраттым. Элегрәк, пандемиягә кадәр, инде пенсиягә чыккач та, үземнең әбиләр янына барып йөрдем, пироглар пешерәсең дә аларга илтәсең. Ә өлкәннәргә күп түгел – игътибар һәм аралашу кирәк.
Ир белән хатынның лаеклы ялда да йорт хуҗалыгында шөгыльләнер өчен мәшәкатьләре җитәрлек. Зинаида Викторовна тәмле итеп ризыклар пешерә, кунаклар килүгә сөенә, кешеләр өчен аларның ишекләре һәрчак ачык. Ире – пөхтә кеше, хатыны тасвирлаганча, ул абзар-кураны, техниканы төзекләндереп тора.
– Өйдә барлык шартлар да бар, – ди хатын-кыз. – Кышын чаңгыда йөргән вакытлар да булды. Җәен Победа поселогындагы сулыкка балык тотарга барырга яратабыз. Безнең һәркайсыбызның үз кармагы бар. Кәрәкәләр тотабыз, безгә бит күп кирәкми, ә ухасы ничек тәмле була.
Авыл кешеләре район тормышы белән кызыксыналар, алар гаилә көнкүрешенең барлык дәвамында газетабызны яздыралар, почтальонны көтеп торабыз, укыйбыз, яңалыклар хакында фикер алышабыз, диләр. Алар шулай ук – китапханәгә дә еш йөрүчеләр, аның хуҗабикәсе Елена Погодина нәрсә укырга икәнлеге турында һәрчак киңәшләрен бирә, диләр, бергәләп аралашалар, чәй эчәләр. Зинаида Викторовна авылдагы мәдәният йортының үзешчән сәнгатендә дә катнаша, ул “Туслах” (“Дуслык”) вокаль ансамбле катнашучысы да. Аңа җырлау, авылдашлары белән аралашу ошый. Кул эшләре остасының чиккән әйберләре җирлектәге һәм район мәдәният йортындагы халык иҗаты күргәзмәләрендә һәрвакыт игътибарны җәлеп итеп тора. Авыл кешеләре кызлары Натальяның да шулай ук туган авылында төпләнеп калуына, үзенең нык гаиләсен коруына ихластан шатланалар. Әби белән бабайның оныклары бар, алар да шулай ук еш килеп йөриләр. Ир белән хатын үзара да, кешеләр белән дә дус булып яшиләр, ә гаилә тормышының озак яшәү серләренә килгәндә, болай диләр:
– Бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, һәрчак аңларга тырышырга, кызу килеш ашыгыч гамәлләр кылмаска, рәнҗетмәскә һәм бер дә юкка үпкәләмәскә, мәхәббәтне сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев