Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хезмәт ветераны Роза Тугушева педагогия эшчәнлеге белән 36 ел шөгыльләнгән

Язмыш шулай ­язган булган күрәсең, Роза Идрис кызының гаиләсе Тәтешкә кайткан, ул сугышның авыр елларында Саратов өлкәсендә туган. 

(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны Роза Тугушева педагогия эшчәнлеге белән 36 ел шөгыльләнгән, шуның 33ен – укытучылар кадрын әзерләү белән. 
Язмыш шулай ­язган булган күрәсең, Роза Идрис кызының гаиләсе Тәтешкә кайткан, ул сугышның авыр елларында Саратов өлкәсендә туган. 

– Әти сугыштан яраланып булса да, әмма исән килеш кайтты. Коточкыч ачлыктан интектек, туганнар үлде, нәселне сак­лап калырга кирәк иде, – ди моңсу тавыш белән хатын-кыз. – Педагогия училищесы каршында эшләп килүче база мәктәбенә галош киеп, олы абыемнан калган кара ситсыдан тегелгән сумка белән беренче сыйныфка  баруымны хәтерлим, һәм мин бәхетле идем. Дүрт ел уку – бу шатлык дәресләре булды, башлангыч сыйныфларда бик яхшы укытучылар эшләделәр, педагогия училищесы студентлары практика үттеләр. Педагогия училищесында бер генә концерт та башлангыч сыйныф укучыларыннан башка үтмәде, безне җәлеп иттеләр, без шуның белән яшәдек.     

Роза Тугушева мәктәп­не көмеш медальгә тәмам­лаган. Аннары ул, 1960 елда, башлангыч сыйныфлар укытучысы булыр өчен педагогия училищесына укырга керергә уйлаган, ә бер елдан соң күрсәтмә килгән – белгечләрне тиз­ләтелгән әзерләү таләп ител­гән. Математикачыларны – өч төркем буенча яңадан профиль үткәрү оештырганнар, Розаны да, шулай ук тел белгечләрен һәм башлангыч сыйныф укытучыларын шунда бил­геләгәннәр. Укучылардан бер ел эчендә фән укытучылары әзерләгәннәр.   

– Уку һәм хезмәт һәр­вакытта минем тормыш өстенлегем булды, – дип белдерә тәҗрибәле педагог.  

Удельное-Нечасово урта мәк­тәбе яшь белгечнең беренче эш урыны булган. 

– Миңа 7-8нче сыйныфларда математикага өстәп сызымны да бирделәр, – ди Роза Идрис кызы. – Кабат уку һәм хезмәт, чөнки бездә сызым укыту методикасы юк иде. Шушы ук елны мин инс­титутка физматка читтән торып укырга кердем. Һәм бер елдан соң, көндезге укуга күчтем. Соңгы курс­та мин 9-10нчы сыйныфларда математиканы укыттым.  

Роза Тугушева Тәтешкә дип­лом алган белгеч буларак кайткан, анда аны педагогия училищесына эшкә бик шатланып кабул иткәннәр.

– Миңа математика һәм физика фәннәрен бирделәр. Кабат уку һәм хезмәт, – дип белдерә ул. – Аннары яңа фән – математика башлангыч курсының теоретик нигезләре кертелде – дәреслекләр дә, методик әсбаплар да, эшләнмәләр дә юк иде. Кабат уку, кабат хезмәт. Шуннан соң акрынлап башлангыч сыйныфларда укыту методикасы буенча сәгатьләр бирә башладым, һәм бу минем өчен кабат яңадан уку, ә моңа хезмәт куймыйча ирешеп булмый.  

Җитәкчелек Роза Ид­рис кы­зының югары мак­­сатчанлыгын, эшкә сә­ләтлелеген, хезмәт­тәш­лә­рен өйрәтүчәнлеген бәя­ләп, аны педагогия практикасы мөдире вазифасына тәкъдим иткән.   

– Монда инде җитәкче буларак җаваплылык булды, төнге сәгать 12гә, икегә кадәр графиклар ясадым, түземлек һәм хезмәт, – ди ТРның атказанган укытучысы. – Башкарып чыктым кебек. Мин канәгать, чыгарылышлар мине хәтерлиләр, рәхмәт әйтәләр. Райондагы мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең яртыдан күбесенең – педагогия училищесы чыгарылышлары булуы сөендерә, монда минем дә хезмәт өлешем бар. 

Озын тормыш юлы үтеп, ул болай ди:

– Үсеп килүче буынга шунысын белергә кирәк – бернәрсә дә күктән төшми. Ничек кенә авыр булмасын, үҗәтләнеп, ныклап укырга һәм эшләргә кирәк.

Роза Идрис кызы – хөрмәткә ия кеше, хез­мәт­тәшләре дә, укучылары да аның хакында ихтирам белән сөйлиләр.

– Роза Идрис кызын мин нык торучан аккургаш солдат дип атыйм, – ди элекке хезмәттәше Тән­зилә Фазлыева. – Аның тышкы кырыслыгына карамастан, ул киң күңелле, мәрхәмәтле, барлык туганнары хакында чын күңелдән кайгырта. Ул хезмәтне сөючәнлеккә ия, үзенә һәм башкаларга һәрчак таләпчән, бөтен җирдә тәртип булганны ярата. Югары профессиональ педагог һәм искиткеч кеше белән озак еллар дуслыгыбыз өчен мин язмышыма рәхмәтле.  

– Роза Идрисовнаны балачактан ук беләм, без бер урамда яшәдек, – дип хәбәр итә шәһәрле Лариса Дианова. – Балачагында аны һәрвакытта җитди, кырыс дип санадым, һәм без, балалар, аңардан бик курка идек. Шулай да миң аңа һәрчак сокланып карадым, ул зәвыклы итеп киенде, аның матур кримплен кос­тюмнары һәм каракүл туны бар иде (без ул чакта ситса күлмәктән йөрдек). Үсеп җиткәч, мин дә үземә шундыйларны сатып алачакмын дип уйлый идем. Ул педагогия училищесында да шулай ук кырыс булды, ләкин, кемнәр аңарда укыган, алар математиканы бик яхшы белделәр. Сеңелем педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казандагы институтның физматка имтиханнар тапшырганда, аңардан үзен кем укытуы хакында сораганнар, моның Роза Идрисовна икәнлеген белгәч, апага башка сораулар бирмәгәннәр, имтиханны “5”легә тапшырган.  

Буй җиткәч, минем аңа карата балачак фикерем үзгәрде. Роза Идрисовна чынлап та – игелек­ле һәм ярдәмчел кеше, бик тә хезмәтне сөючән хатын-кыз, оптимист, һәрвакытта хәлең ничек дип сорый, синең белән бергә шатлана һәм хәлеңә керә, киңәшен бирә.     
Аңа һәрчак хөрмәт белән һәм сокланып карыйм, ул минем өчен якын кеше. Роза Идрисовна әле тагын озак еллар гомер кичерсен иде, ул кешеләргә кирәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев