Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Килдештән Нина һәм Семен Исаевлар – 60 ел бергә гомер кичерүче бриллиант юбилярлар

Яшьләр бию ки­чәсендә танышканнар, шулай итеп дуслашканнар да.

(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Килдештән Нина һәм Семен Исаевлар – 60 ел бергә гомер кичерүче бриллиант юбилярлар. 

Яшьләр бию ки­чәсендә танышканнар, шулай итеп дуслашканнар да.

– Авылда ул вакытта халык күп иде, гармун, балалайка көенә кү­­ңел ачтык – дип сөйлиләр алар. – Аннары гитарада уйный баш­ладылар, тулы бер оркестр иде.

  Семен Максимович колхозда механизатор, көтүче булган, ә Нина Константиновна товар­лыклы-сөтчелек фермасында бозаулату бүлегендә, аннары сыер савучы булып эшләгән. Хатын-кыз “Килдеш әбиләре” фольклор ансамблендә катнашкан якташлары белән ничек чыгыш ясаганлыгын сагынып искә ала. Яхшы яшәр өчен өйләрендә уңайлы шартлар тудырылган булса да, авыл кешеләре, кайчандыр уллары Виктор салган олы мичтән аерылмыйлар, шуңа да анда пе­шерелгән щи, пироглар, ипи аеруча да хуш исле һәм тәмле була.

Исаевларның күп милләтле зур гаиләсендә биш бала, алты онык, өч оныкчык бар. 
– Без барыбыз да бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз, иң мө­һиме, туганнарыбыз исән-сау булсын, шуңа без бәхетле дә инде, – диләр ир белән хатын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев