Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Килдештән Юлия һәм Федор Шубакиннар алтын юбилейларын билге­ләп үткәннәр

Халык мәкалендә әйтелгәнчә, гаиләне булдыру авыр түгел, аны саклап калу кыен. Бу һәркемнең дә хәленнән килми. Гаилә ныклыгын саклап калу – ир белән хатынның икесе өчен дә зур хезмәт.

(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Матур гадәт буенча, Тәтеш рай­оны башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән гаилә па­рының күркәм юбилярларына тәбрикләмә тапшырыла, алар янына шәһәр башкарма комитеты, ЗАГС бүлеге вәкилләре бара, җирлек баш­лык­лары, мәдәният хез­мәт­кәрләре ­котлый. 

Ирле-хатынлы Шубакиннар

Килдештән Юлия һәм Федор Шубакиннар алтын юбилейларын билге­ләп үткәннәр. Алар әйтү­енчә, яхшы яшә­­гәннәр, әти-әни­ләренең хәер-фати­хасын үтәгәннәр. Гаилә башлыгы колхозда терлекче­лек буенча механик, элек­трчы булып эш­ләгән, өй учагын сак­лаучы колхозчы да, җирле КБО хезмәткәре дә, аннары социаль хезмәткәр дә булган. Тулаем алганда алар­ның 80 ел хезмәт стажлары бар. Юлия Дионисовна иренең әти-әни­сен рәхмәт сүзләре белән искә ала: “Миңа шундый кайгыртучан ир һәм өч баланың әтисен үстергәннәре өчен рәхмәт аларга. Хәзерге вакытта биш оныгыбыз иң зур шатлыгыбыз”.

Авыл кешеләре йорт хуҗа­лыгында элек мал-туар күп асраган, хәзер инде тавыклар гы­на калдырганнар, шулай да мә­шәкать, хәрәкәтләнергә кирәк, диләр Шубакиннар, кар яву да тик утырырга урын калдырмый икән – хуҗалыкчыл Федор Филипповичның көрәге кар чис­тарту өчен һәрчак әзер. 

Алар озак еллар парлы яшәү­нең серен: ачу-үпкәләшү мөнәсә­бәтләрне боза, бер-береңне аң­ларга һәм хөрмәт итә белергә кирәк, дип аңлаталар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев