Киртәледән Елена Абраконова крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә
КФХ башта аның ире исеменә ачылган, ә өч ел элек аңа Елена җитәкчелек итә башлаган.
(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– Кияүгә чыкканда, булачак иремнең иген үстерү белән шөгыльләнүен белә идем, – дип сөйли хатын-кыз. – Теләсә кайсы эштә, монысы кебек, аңа терәк булачагымны тулысынча аңладым. Аның әтисе, каенатам, Илья Васильевич, гомер буе җирдә, “Кызыл байрак” колхозында хезмәт куйган, алдынгылыкта булган, уллары да, аның кебек, җирне ярата һәм анда эшли белә.
Фермерның 135 гектар пай җире бар, ул анда бодай һәм арпа үстерә. Узган елны барлык аренда түләве 1 сентябрьгә кадәр биреп бетерелгән, авыл халкы түләүгә исәп-хисапны, нигездә, бөртекле культуралар белән ясау төрен сайлый, аларны илтеп бирү оештырылган.
– Яңа ел бездә отчетлар тапшыру белән башланып китә, – ди Елена. – Бухгалтерияне дә үземә алып барырга туры килә, хезмәттәшләремнән өйрәндем. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә киңәшләре белән ярдәм итәләр. Ә авыл хуҗалыгы елы чәчү эшләреннән башлана. Бу кызу эш вакытында туганнарыбыз зур булышлык күрсәтә, алардан башка берничек тә булмый. Кул астында ике трактор, аларга тагылма агрегатлар бар. Башта чәчүлек материалны сатып алдым, ә хәзер үзебезнекеннән файдаланам, ихтыяҗлык булганда аны яңартам.
Авыл кешеләре үз акчаларына 24кә 10 метрлы ашлык склады төзегәннәр, анда чәчүлек материал иркенләп сыя. Шәхси хуҗалыкка азык үләне өчен 6 гектар бүлеп куелган, анда люцерна үстерәләр. Фермерның уңышны җыеп алу өчен әлегә үз комбайны булмаганлыктан, башкаларны ялларга туры килә, ләкин Еленаның техника алу нияте бар. Авыл кешесе әйтүенчә, авыл хуҗалыгы елының барлык этапларын билгеле бер вакытта башкарып чыгарга өлгерергә кирәк, тоткарлану кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ашламаны вакытында кертергә, чәчәргә, корткычлардан һәм чирләрдән эшкәртергә, үстерелгән уңышны җыеп алырга, җирне сөрергә, көзге культураларны чәчәргә кирәк, алар 25 гектарны били.
Елена әйтүенчә, быелгы чәчү өчен ашлама, гербицид һәм фунгицидлар хәстәре кайгыртып куелган.
– Без үзебезнең кечерәк йортта гомер кичерәбез, авылда яшәүче яшь гаилә буларак, дәүләт программасы буенча торак шартларын яхшырта алырбыз дип өметләнәбез, – дип уртаклашты гаилә учагын саклаучы. – Кызларыбыз Полина белән Вероника балалар бакчасына йөри, аларга анда бик ошый. Өйдә бергәләп уйнарга, пазллар җыярга, китаплар укырга яратабыз. Курчаклардан тыш кызларның әле тагын тулы бер автопаркы бар, монда авыл хуҗалыгы техникасы аерым урын биләп тора, аны Яңа елга Кыш бабайдан Полина сораган булган. Ул трактор белән ничек итеп ашлык ташуларын, аны складка бушатуларын, ә алар Вероника белән аның тирәли йөгерүләрен искә төшерә. Җәй җиткәч, әнисе белән кабат кырга барырга хыялланалар, ә әлегә курчакларын тракторларга өйдә генә утыртып йөртәләр.
Авыл кешеләренең каралты-курада да мәшәкатьләре җитәрлек. Сөтлебикә Малютка, үгезләр, дуңгызлар, тавыклар өчен абзарда уңайлылык булдырылган. Хуҗалар сөтне тапшырмыйлар, ул үзләренең өстәленә куела торган ризыклар өчен кулланыла, каймак, эремчек бар, ит тә һәрчак мулдан.
– Төп азык-төлекләр үзебезнеке, өйнеке, табигый чиста һәм файдалы, – дип билгеләп үтә Елена. – Ирем белән без авылда туып-үскән кешеләр, татулыкта яшибез, балалар тәрбиялибез, “Кайда туган, шунда кирәге чыккан” дигән халык гыйбарәсе безнең хакта, кече ватаныбыздан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев