Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Китапханәче хезмәте турында Гүзәл Шәмсетдинова сөйләде

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Китапханәче булып бары тик иҗади кеше генә эшли ала. Түбән Тархан җирлек китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова бу һөнәрне ничек сайлавы һәм тормышындагы әһәмиятле очраклар турында сөйләде. 

– Башлангыч сыйныфларда безнең укытучы Рамилә Шәфыйковна һәрбер укучының үз җаваплылыгы булсын өчен, безгә аерым эшләр билгеләде. Миңа китапханәче вазифасын бирде. Мин китапханә оештыруга алындым. Сыйныфташларым өйләреннән балалар китаплары алып килделәр. Мин аларны тиешенчә ясап, озын тәнәфестә тарата һәм китапларны чис­та, ертмаган килеш вакытында кайтарсыннар өчен таләпләр куя идем.  Безнең өйдә дә китаплар куелган кечерәк киштә бар иде. Сеңелләрем белән без өйдә еш кына “китапханәче” булып уйный идек. Берничә дистә елдан соң китапханәче булырмын дип кем уйлаган. Эшкә беренче тапкыр килгән вакытта, башкарып чыга алырмынмы икән дип борчылдым. Бу бит инде минем балачактагы китапханә түгел, вазифалар шактый күп, җитди хезмәт – кешеләр белән эшлисе. Шөкер, авылыбыз­ның халкы – әйбәт һәм ярдәмчел. 

Көч бердәмлектә, диләр бит. Зур чараларны без “Ак калфак” бүлеге вәкилләре белән бергәләп үткә­рәбез. Без бер гаилә кебек. Китап­ханә­гә икенче ел инде кичләрен ир-атлар җыела. Алар катнашындагы чаралар үзенчәлекле, кызыклы үтә. Дөньяда алар белмәгән нәрсәләр юктыр. Ир-егетләр әңгәмә корган арада, мин аларның авылыбыз тарихы, анда яшәгән кешеләр турындагы хатирәләрен язып алам. Балалар белән эшләве кызыклы һәм мавыктыргыч. Алар яңа китапларны, журналларны укырга яраталар, экскурсиягә, табигатькә ял итәргә, ярышларда катнашырга баралар. Безнең авылда балалар аз, шуңа күрә шәһәрдән әби-бабайларына оныклары кунакка кайчан кайтыр икән дип көтәм. Китап укуга мәхәббәтне балачактан ук уятырга кирәк, – дип билгеләп үтә Гүзәл Наил кызы.        

Үз хезмәтен яратучы Гүзәл Шәмсет­динова китапханә үсеп килүче буын өчен дә, өлкәннәр өчен дә кунаклар килү­гә һәрчак сөенеп торган йорт булсынга мөмкин булганның барысын да эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев