Күпне күргән ак әби
Кече Әтрәч авылында туып-үскән Миңнесаминә әби Маннанова 1933 елның 11 мартында күп балалы гаиләдә ундүртенче сабый булып якты дөньяга аваз сала.
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Миңнесаминә Зартдин кызы балачагын, үсмер вакытларын, яшьлек елларын сугыш авырлыклары аркылы хәтерли.
– 1941 елда 1нче класска укырга кердем. Шул чакта ук инде укытучыбыз белән бергә кырда башак җыйдык. Кечкенәдән кулга урак тотып кырга чыктык, чәчтек тә, иген дә суктырдык, чәчүлек тә төяп тордык, агач кисү эшләре дә эләкте безгә. Туйганчы ашарга ризык, кияргә кием булмады. Кечеткән, кузгалак, алабутадан пешергән кәтермәч белән җан асрадык, – ди Миңнесаминә әби. – Ныгып җитмәгән килеш колхоз эшенә бара идек. Аннары инде мәктәптән дә кырга эшкә чыгаралар иде. Шул еллардагы малай-кызлар бик яшьли кул арасына кердек, хезмәт арбасына җигелдек. Ничек тә әти-әнигә ярдәм итәсе килде. Әниләр колхоз эшеннән кайтуга терлекләрне карап, өйдәге барлык эшләрне эшләп куярга тырыштык. 1948 елда мәктәпне тәмамлагач, Нәзирә Мәгъсүмова белән Келәш урманына имән чикләвеге җыярга баруыбызны хәтерлим. Агач кисүдә, аннары авылда алты ел атлар караучы булып эшләдем. Ул чакта колхозда 30 ат бар иде. Балаларым: Фазыл, Тәслимә, Камил, Фирдус, Җәмилне ияртеп, колхоз кырына ясмык чабарга йөрдем. Элек балалар тугач өйдә тормадык инде, ике атнадан эшкә чыктык. Үз гомеремдә күпне күрдем, күпне кичердем...
Миңнесаминә әби яшьлектә ничек итеп кичке уеннарга чыгуларын сагынып, матур бер хатирә буларак искә ала. Шундый кичләрнең берсендә ул балта остасы Фәһим исемле егет белән дуслашып китә. Алар 1956 елда өйләнешәләр. Күңелле вакытларны гаилә тормышы алыштыра. Яшь парларга шатлык өстәп, бер-бер артлы сабыйлары якты дөньяга аваз сала. Башта алар иренең әти-әнисе йортында абыйлы-энеле ике гаилә 7 ел яшиләр. Аннары үзләренә йорт җиткезеп керәләр.
– Әниебез эшкә батыр булды. Әтиебез дә алтын куллы балта остасы иде. Күрше авылларда кешеләргә йортлар салып йөрде. Алар безгә, балаларына, якты, матур тормыш юлы күрсәттеләр, өлге булып тордылар. Әнием бик зур кайгы күрде, улы Фирдүсне җирләде. Шулай да сынмады-сыгылмады. Йорт мәшәкатьләре белән хәсрәтен онытып торырга тырышты. Аннары әтиебез бакыйлыкка күчте. Бу ачы кайгылар йөрәктән китә торган түгел. Әниебез күңел борчуларын догалар укып җиңеләйтте. Хәзер аны үзебезгә алып килдек. Ул туган авылының яшәеше белән гел кызыксынып тора. Туган җире һәрчак аның йөрәгендә. Әниебезнең исән-имин булуы безнең өчен бик зур шатлык. Ничә яшьтә булсак та, әни киңәшләре, аның җылы сүзләре безнең өчен бик кирәк, – дип уртаклашты Алабугада яшәүче кызы Тәслимә.
Миңнесаминә әби турында авылдашлары да хөрмәт белән сөйлиләр.
– Фәһим абый белән Миңнесаминә апа үрнәк гаилә булып гомер кичерделәр, тырыш балалар тәрбияләп үстерделәр. Барлык авылдашлар өчен дә бик хөрмәткә ия, чиста күңелле ак әби ул. Сабан туйларын, төрле чараларны һәрчак матур теләкләрдән, изге догадан башлап җибәрә торган иде. Хәзер инде олыгайды, ул җәйләрен авылда яши, ә кышка балалары үзләренә алып китәләр. Шулай да туган җир туфрагын, нигезен ташламый, – ди авылның мәдәният хезмәткәре Хәлил Мәгъсүмов.
Бүгенге көндә Миңнесаминә әби кызы Тәслимә һәм кияве Мөбарәкҗан тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Быел ул 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән.
– Балаларым, шөкер, үз гаиләләрен корып, матур итеп яшиләр. Югары белем алдылар, тырышып хезмәт куялар, йөзгә кызыллык китермәделәр. Һәр көнне балаларыма да, барлык кешеләргә дә изге догада торам. Шундый авырлыклар күреп яшәгәннән соң, хәзерге җитешлектә яши алуыма мең шөкер, – дип кичерешләре белән уртаклашты Миңнесаминә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев