Лидия Матюшина: Абзарда мал-туар булырга тиеш
Богдашкино авылыннан авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Лидия Матюшина кырык елдан артык районның терлекчелек тармагында эшләгән.
Лидия Матюшина Кече Бисәрдә күп балалы гаиләдә туып-үскән.
– Әти-әни колхозчылар иде, иртәдән кичкә кадәр эшләделәр. Өйдә мал-туар җитәрлек иде, без, балалар, ә без җидәү идек, әти белән әнигә терлекләр карарга булыштык. Мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, ветеринария белгечлеге алырга булдым. Колхоз идарәсендә минем теләгемне хупладылар, укырга юллама бирделәр. Ветеринария техникумында ветеринария фельдшеры белгечлеге үзләштердем һәм “Правда” колхозына эшкә урнаштым. Мине Чинчурино авылына товарлыклы-сөтчелек фермасына билгеләделәр. Ул вакытта анда өч бина, икесендә – савым сыерлары, өченчесендә таналар иде. Баш саны күп, эш җитәрлек булды. Безнең ветеринария табибы Миша абый иде, фамилиясен хәтерләмим, ә Тәтеш ветстанциясеннән безнең участокны Николай Васильевич Филимонов контрольдә тотты. Мин ул вакытта яшь кыз идем, һәм бу кешеләр мине күп нәрсәгә өйрәттеләр, теләсә нинди хәлдә калганда ярдәм иттеләр, бик күп мөһим киңәшләрен бирделәр, әлегә кадәр аларга рәхмәтлемен, – дип искә ала Лидия Петровна.
Чинчуринода аңа ике ел эшләргә туры килә, аннары Богдашкинога күчә.
– Булачак ирем Вячеслав белән Кушкуйда туганнарымның туенда таныштым. 1974 елның апрелендә тантанада бәйрәм иттек, ә инде августта үзебез дә законлы рәвештә өйләнештек. Хәләл җефетем тумышы белән Богдашкинодан булгач, шунда күчендем. Аның әнисе һәм әнисенең апасы белән яшәдек, мин аларны үзем өчен әбиләрем дип йөрттем, шулай булгач, минем ике әбием бар иде, мин бай идем, – ди елмаеп хатын-кыз. – Ирем колхозда шофер булып эшләде, мин һөнәрем буенча фермада эшләвемне дәвам иттем. Бездә дүрт терлекчелек бинасы бар иде. Гомуми баш саны – меңнән артык мөгезле эре терлек, 360 савым сыеры иде. Миңа зур җаваплылык йөкләнгән иде – кирәк булган чакта теләсә нинди һава торышында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында минем карамактагыларга ярдәм итү өчен фермага йөгерергә туры килде. Ул вакытта шәхси хуҗалыкларда да мал-туар күп иде, шуңа күрә өйләр буенча да йөри идем, – ди районның авыл хуҗалыгы производствосы ветераны.
Яшьләр үз йортларын төзергә теләп, өй сала башлыйлар, һәм ике елдан соң яңа торакка күченәләр, ул вакытта инде кызлары Наталья белән Марина була.
– Төзүчеләр ялладык, Вячеслав күп нәрсәне үз куллары белән эшләде, мин дә аңа һәрнәрсәдә ярдәм иттем. Әбиләрем иске йортта калырлар дип уйлаган идек, ә алар безнең белән килделәр. Безгә дә яхшырак булды – без эштә булган арада алар төшке аш әзерләп куялар, балаларны карыйлар иде. Без ирем белән бик тә улыбыз булуын теләдек, ә аннары Оля белән Таня туды, дүрт кызыбыз булды. Һәм без моның белән бәхетле идек – кызлар игелекле, ягымлы, ярдәмчеләребез булып үстеләр. Аларны бәйләргә, чигәргә, йорт хуҗалыгын оста итеп алып барырга өйрәттек. Ирем дүрт ел элек вафат булды, шулай булгач минем таянычым – ул кызларым. Сигез оныгым бар – биш малай һәм өч кыз, быел оныкчыгым туды. Минем янга кайтып, килеп йөриләр. Мин үземнең көтелгән кунакларым өчен йомырка белән яшел суган пәрәмәчләре пешерәм, яратып ашыйлар, – ди әни, әби һәм карт әби.
Лидия Петровна үткәннәре, терлекчелек фермасы коллективы турында җылылык һәм хөрмәт белән сөйли, ул анда 42 ел эшләгән.
– Без бик дус булдык. Һәркемнең үз эшчәнлек төре бар иде, шулай да һәрвакытта да үзара булыштык, үзара ярдәм иттек. Бөтен коллективның хезмәт нәтиҗәсе безнең бердәмлеккә бәйле икәнен без аңлый идек. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы алты елда мин ясалма орлыкландыручы вазифасын да башкардым. Район күләмендә һөнәри осталык конкурсында катнашып, призлы урыннар яуладым. Рәхмәтләрем, бүләкләрем дә җитәрлек, – ди авыл хуҗалыгы производствосы ветераны.
Лидия Матюшина күптәннән лаеклы ялда булса да, эшсез утырмый, аның кайгыртыр өчен маллары бар.
– Терлекләрдән башка булдыра алмыйм, миңа каралты-кураның җанланып торуы, әтәч, тавыклар, кәҗәләр, дуңгыз балаларының тавышларын ишетү кирәк, – дип көлә кулларын җәеп Лидия Петровна. – Маллар арта. Минем Милка кушаматлы мөгезле кәҗәмнең бик матур бәтие туды, ләкин ул минем мөгезсез булып чыкты, шулай теләгәнчә. Әле тагын минем саклаучым – Байкал бар, әгәр берәрсе йортым янына килә икән, өреп миңа хәбәр итә, минем тавыкларга эндәшкән тавышыма мәче дә йөгереп килә. Кыскасы, тату һәм күңелле яшибез, күңелсезләнергә вакыт юк, – дип уртаклашты туган җирен һәм эшен яраткан Лидия Матюшина әңгәмәбез ахырында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев