Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Майда өйләнсәң – балда-майда йөзәрсең

Тайба-Таушеводан Валентина һәм Михаил Борисовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Сыйныфташлар, үзләре әйтүенчә, мәктәптә бер-берсе белән кызыксынмаганнар һәм соңрак кына, клубка биюгә йөри башлагач кына, бер-берсенә икенче яктан карый башлаганнар. Кичләрен кызны өйгә кадәр озатканда, яшь егет кызның аның өчен никадәр кадерле булуын аңлый башлый. Михаил армиягә киткәч, Валентина аны көтәргә вәгъдә итә һәм үз сүзендә тора.

 Хезмәт иткәндә, уңыш җыю­да да катнаштым, Казахстанда, Кустанай өлкәсендә машина белән ашлык ташыдым, планны арттырып үтәгән өчен  миңа шул вакытта Мактау грамотасы да тапшырганнар  иде. Аннары Тамбов өлкәсендә чөгендер, көнбагыш җыйдык, – дип искә ала авыл кешесе.

Демобилизацияләнгәннән  соң булачак туганнар туйны май аенда уздырырга сүз куешалар. “Май аенда өй­ләнсәң –  гомер буе газапланып яшисең” дигән халык әйтеменә алар әһәмият тә бирмәгәннәр.

– Моңа игътибар итәргә кирәкми, – дип фикер йөртә гаилә башлыгы. – Туйга чәчү эшләре тәмамланды, бакча утыртылды. Гаилә тормышы кайсы айда теркәлүгә бәйле түгел, төрле сынамышларга мин ышанмыйм да. Гаиләдә ир белән хатынның үз мөнәсәбәтләрен ничек төзиячәкләре, нинди тәртип булачагы, нинди гаилә кыйммәтләре сакланачагы бары тик алардан гына тора. Без үзебезнең киләчәгебезне һәм бәхетебезне үзебез төзибез. Безнең үз әйтемебез бар: майда өйләнсәң – балда-майда йөзәрсең.  

Яшьләр Льяш авыл Советында язылышканнар. Гаилә тормышы юбилярлары әйтүенчә, туйны бер атна буе үткәргәннәр. Килен бүләккә бер сандык бирнә алып килгән, анда аның куллары белән чигелгән урын-җир кирәк-яраклары булган. Яшьләр­гә чәчәкле мендәр тышлары, сөлгеләр, челтәрләр һәм пәрдәләр озак вакыт хезмәт иткән.

Һәм чыннан да, Борисовлар гаиләсен язмыш бәхеттән мәхрүм итми. Мәхәббәттә ике балалары – бер уллары һәм бер кызлары туа, бүгенге көндә аларның ике оныгы да бар.

– Хәзер яшь парлар туйдан соң бала табарга ашыкмый, үзләре өчен яшәргә тели. Элек андый хәл юк иде, баласыз нинди гаилә ди инде? Ул вакытта без УЗИның нәрсә икәнен  дә белмәдек. Безнең беренчесе малай туды. Миңа хәбәр иткәч, мин бик шатландым, баланы алып чыгарга колхоз транспорт бүлеп бирде, үзем алырга киттем. Аннары кызыбыз дөньяга килде. Бездә тулы комплект килеп чыкты, малайларны да, кызларны да үстерергә өйрәндек, – ди Михаил Александрович.

Гаилә башлыгы колхозда 40 ел 8 ай һәм биш көн шофер булып эшләве белән уртаклашты.
– Ул рәхмәтләр, мактау грамоталары алды, коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик ярышларда җиңүче булды. Район Сабантуйларында аңа бүләк итеп тузансуырткыч та, электр иттарткычы да бирделәр, – ди горурланып  Валентина ­Владимировна.

Ул үзе башта колхозда, аннары 10 елга якын хат ташучы булып эшләгән.  
– Мин биш авылга хезмәт күрсәттем, халык күп булды. Сумка тула иде, чөнки ул вакытларда газета-журналларга бик күп язылдылар, шулай ук хатлар һәм открыткалар да еш алыштылар. Хәзер инде кызым Наталья 12 ел хат ташучы булып эшли. Аннары мин пенсиягә кадәр мәктәптә җыештыручы булып эшләдем. Элек колхозларга да ярдәм итә идек бит, урып-җыю вакытында ындыр табагында эшләдек, көз көне чөгендер җыйдык, өйдә дә эш җитәрлек булды, – дип билгеләп үтә Валентина ­Борисова.

Үз тормышларын искә тө­шереп, ир белән хатын гаиләдә иң мөһиме аңлашып, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәү диләр. 

– Тату яшәргә, сабыр булырга кирәк, бездә дә төрле хәлләр булды, әмма барысын да үткәреп җибәрергә, үз хисләреңне һәм гаиләңне сак­ларга кирәк, – дип киңәш бирә яшьләргә алтын юбилярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев