Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Машина йөртергә яратуы сүрелмәгән

Разыйх Җәләлетдиновның “Сельхозтехника”да эшләгән елларында фотосурәте Мактау тактасыннан төшеп тормаган.

(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Разыйх Насыйф улы Буа районында туып-үскән, тракторчы һөнәренә укыган һәм армиягә кадәр туган авылы Бик-Утидә эшләгән. Хезмәт итеп кайткан һәм дуслары кебек, акча эшләү ниятеннән Югары Ослан ­районына киткән, ә инде аннан – Тәтешкә, анда ул “Сельхозтехника”га зур йөкләр ташый торган машинада эшләргә урнашкан. Шофер һәрбер минутында уяу булырга тиеш, чөнки кешеләрнең гомере кайчаклардан аларга да бәйле, дип саный Разыйх Насыйф улы. “Элек тротуарлар юк иде, барысы да юлдан йөрделәр. Беркемне дә бәрдермәс өчен, сак йөрергә кирәк иде”,­ – ди ул. Тәтеш “Сель­хозтехника”сында чирек гасырга якын эшләү дәверендә ир-ат бөтен Татарияне генә түгел, шулай ук Советлар Союзының бик күп почмакларында булган. “Юлга кичтән чыгарга яраттым, төнлә юлларда хәрәкәт азрак. Берәр ай командировкада йөргән чаклар булды”, – дип искә төшерә Разыйх Насыйф улы. Хатыны Нурҗиһан Газиз кызы иренең өйдә еш булмавын аңлап кабул иткән һәм аның кайтуын түземсезләнеп көт­кән. “Мин һәрвакытта юл уңаенда кертеп чыгарга тиешле йөкләрне дә алдым. Әгәр, мисалга, Казанга рейс булса, йөкне безнең май заводыннан да ала киттем. Беркайчан да буш килеш йөрмәдем, шуңа күрә планым үтәлеп бара иде”, – ди Разыйх Насыйф улы. 
Ул – хезмәт ветераны һәм коммунистик хезмәт ударнигы, “Мактау билгесе” белән бүләкләнгән. Өстәвенә әле, күп тапкырлар социалистик ярышларда җиңүче дә. “Беренче урын өчен 10 сум премия белән бүләкләделәр, икенчегә – биш, өченчегә – өч. Әллә ни зур акчалар булмаса да, шулай да без бик канәгать идек”, – дип уртаклаша ул. 
Пенсиягә чыккач, зур йөкләр ташу машинасы алган һәм сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, берничә ел урып-җыю эшләрендә хезмәт куйган. “Беләсезме, мин бит хәзер дә әле үткәннәр белән яшим, эшем хәтта төшемә дә керә”, – дип кичерешләрен белдерә ­Разыйх Насыйф улы. 

Бүгенге көндә ул зур йөкләр ташу машинасында эшләми, шулай да машина йөртергә аның яратуы сүрелмәгән, шуңа күрә дә, мөмкинлек булган чакларда җиңел машинасының руле артына утыра. Һәм шул барлык еллар эчендә юлларда бер генә тапкыр да һәлакәтләр ясамавы белән ихластан горурлана. Менә нинди ул, үз эшенең ­остасы булу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев