“Миңа лаләләр бик ошый”
Тәтешле Лилия Анисимова белән очрашкан вакытта без аңа “8 март сезнең күңелдә нәрсәсе белән аерылып тора?” – дигән беренче сорауны бирдек. Ул болай дип җавап кайтарды: “Табигать уяну, яз башлану һәм каенанамның туган көне белән”.
(Тәтеш, 8 март, "Тәтеш таңнары", Юлия КАЛИНИНА). Лилия Камил кызы Тәтештә туып-үсә һәм шәһәрлеләрнең, районда яшәүчеләрнең күбесенә халыкны социаль яклау бүлегенең һөнәри консультанты буларак таныш. “Туган шәһәремнән башка, кайдадыр яшәрмен дип, беркайчан да уйлап караганым булмады. “Кайда туган, шунда кирәк булган”, дип хак әйтәләр. Дөрес, педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, мин берничә ел Киртәледә эшләдем, булачак ирем белән дә шунда таныштым”, – дип сөйли ул.
Ир белән хатынның ике кызы бар. Олысы Алинә – студент, югары белем ала, кечесе Викториягә – нибары биш яшь. “Кызлар холыклары буенча бөтенләй төрлечә. Беренчесе – йомшаграк, икенчесе – үз дигәнендә нык торучан. Әгәр тәрбия хакында әйтсәк, ул чакта бу мәсьәләдә мин иремне һәрвакытта хуплыйм. Хәтта ул хаклы булмаса да, балалар белән аралашканда аның фикеренә таянам, аннары, икәүдән-икәү калганда, үз сүземне әйтәм. Әти кешенең абруе югалырга тиеш түгел”, – дип уртаклаша йорт педагогиясе серләре белән Лилия Камил кызы. Шулай да үзен бар яктан килгән әни дип санамый, үзенең балаларын кирәгеннән артык кайгыртып-күзәтүен белдерә.
“Мин, әлбәттә, күбрәк әти кызы, әмма әнием күп нәрсәләрдә миңа үрнәк булып тора, аеруча да аш-су осталыгында. Шулай ук мин дә кайчакларда нинди дә булса тәмле ризык пешерергә тырышам, ләкин камыр һәрвакытта да уңышлы барып чыкмый”, – ди ул.
Лилия Камил кызы әле тагын туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә үзенчәлекле әйберләр бүләк итәргә ярата икән. Аларның сайланышына: төрле язулар төшерелгән футболкаларга һәм гадәти булмаган ризыкларга фантазия ягыннан якын килергә омтыла.
“Миңа көтелмәгән күңелле бүләкләр ясау ошый: кешеләрнең күзләрендә соклану хисләрен күрү шатлык өсти”, – дип аңлата ул. Үзе инде Халыкара хатын-кызлар көнен лаләләр гөлләмәсеннән башка күз алдына да китерә алмый, ул әлеге чәчәкләрне бик ярата, һәм аңа аларның нинди булуы барыбер – кызылмы, сары яки ак булсынмы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев