Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Николай Воробьев балаларны үз үрнәгендә тәрбияләгән

Укытучы булу Николай Афанасьевич тормышында күңеле тарткан вазифа булган

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары”). Олы Шәмәктән хезмәт ветераны Николай Воробьевның язмышы катлаулы булган.

Авыл кешесенә фронтка киткән әтисен күрергә язмаган, хез­мәткә дә бик яшьли җигелгән, күп ­еллар дәвамында интектергеч чирләр бе­лән дә көрәшә. Шулай да, олы яшькә кадәр җитеп, яраткан эше һәм һәрчак ярдәмгә килүче гаиләсе булуы белән бәхетле.
– Мәктәптә укыганда ук, каникуллар вакытында дуңгыз фермасында йөк ташучы, кырчылык бригадасы бригадиры булдым, – дип сөйли авылның өлкән кешесе. – Армиядән соң СПТУда укыдым, колхозда тракторчы булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы институтында курсларны тәмамлаганнан соң, мине Олы Шәмәктә колхозга бүлек идарәчесе  итеп билгеләделәр.
Укытучы булу Николай Афанасьевич тормышында күңеле тарткан вазифа булган. Ул кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнгән һәм гаиләсе, балалары булгач та, аңардан беркайчан да читләшмәгән, физкультура укытучысы булу һәм үзенең шәкертләрендә спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен педагогия училищесына укырга кергән.

– Коллективыбыз гаҗәеп яхшы, укытучылар да, балалар да активлар, тырышлар, алар белән эшләү үзе бер  ләззәт иде, – ди ягымлы елмаеп авыл кешесе. – Минем дәресләрем укучыларга ошады, соңга калып килүчеләр булмады, аларны җиңел атлетика да, гимнастика да, спортның уен төрләре дә җәлеп итте, ә районда узган чаңгы ярышларында һәрчак призлы урыннар яуладылар.

Шул ук вакытта укытучы үзе дә көн саен диярлек чаңгыда 20 чакрымга якын юл үткән, моның белән беррәттән ул һәрвакытта организмдагы тереклек эшчәнлеген сәламәт, төз гәүдәле булуны саклап калырга кирәклеген билгеләп үтә. Дәресләр һәм уңышлар белән илһамланган балалар дәрестән тыш та секцияләргә килгәннәр, анда һәрвакытта дусларча көндәшлек, команда белән эшләү рухы да булган.

Актив укытучы мәктәптә беренче елын эшләгәндә үк профсоюз комитеты рәисе итеп сайланган, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәттәшләренә ярдәм иткән, аларның мәнфәгатьләрен район һәм республика күләмендә берничә тапкырлар яклаган, физкультура буенча район методик берләшмәсе җитәкчесе дә булган. Николай Воробьев үз хезмәте өчен район, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге мактау грамоталарына ия.
Илле җиде ел бергә гомер иткән хатыны Зинаида Никитична ире өчен тормыш юлында терәге булган.

– Ул мине армиягә озатты, язышкан хатларны, безнең гаилә ядкәрләрен әлегә кадәр саклыйбыз, – ди гаилә башлыгы. – Мин аңа магнит сыман тартылдым, һәм безнең мәхәббәтебез еллар үткән саен ныгый гына бара. Барысын да бергәләп эшләдек – ишегалдында да, бакчада да, кырда да. Ул минем алдынгылыкта булды – сарык фермасында эшләгәндә социаль ярыш җиңүчесе булды, “Хезмәт батырлыгы өчен” медаленә ия, ВДНХда катнашуы моңа ачык дәлил. – Миңа өч бала бүләк итте, дүрт оныгыбыз һәм шул кадәр үк оныкчыкларыбыз бар.

Ир белән хатын үзләренә күп нәрсә кирәкми, бары тик туганнар гына исән-имин яшәсен, хәзерге тынычсыз вакытта иминлекнең аеруча да зур теләк булуын һәм бу хакта Аллаһы Тәгаләдән дога кылып сорауларын әйтәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев