Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Нурлы йөзле Нурания апа

Нурания һәм Фалих Гариповлар гаиләсенә беренче тапкыр гына килүем түгел, ләкин кайчан гына килсәң дә, ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала алар.

Өйгә үтеп хәл-әхвәлләрне белешкәч, Нурания Нурлыгаян кызы, район газетасында эшләгән елларда басылып чыккан язмаларын, шигырьләрен карый-карый, үзенең тормыш йомгагын сүтте.

фото: Эндже Газизова

Ул 1944 елның 7 сентябрендә Мөслим районы Мәлләтамак авылында дөньяга килә. Үз авылларында җидееллыкны, район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлый. Бала чагы, ул еллардагы барлык балаларныкы кебек, җиңел генә узмый, күп кенә авырлыклар аның җилкәсенә дә төшә. 

Башлангыч мәктәпләрдә ике ел укытучы булып эшләп алгач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 

— Студент еллары — иң кызыклы һәм рәхәт чаклар. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемгә төшенү, яңа дуслар, һичшиксез, шушы вакыт белән бәйле, — ди Нурания апа, студент чакларын искә төшереп. — Уку белән бергә төрле эшләрдә дә эшләргә өлгердем әле. 

Соңгы курсларда укыганда чибәр кыз Нурания үзенең булачак тормыш иптәшен — Фалих исемле төз гәүдәле, укымышлы егетне очрата. Яшьләр бер-берсенә шунда ук гашыйк була. Фалих Гариф улын, педагогия институтын тәмамлагач, юллама буенча Тәтеш педагогия училищесына эшкә җибәрәләр, ә Нурания Нурлыгаян кызы соңгы курста укып кала. Тагын бер ел хатлар алышып, очрашып йөргәч, яшьләр гаилә корып җибәрергә булалар. Быел инде аларның иңне-иңгә куеп яши башлауларына 55 ел тула. 

— Тәтештә бер кечкенә генә бүлмәдә тора башладык, мин район мәгариф бүлегенә эшкә урнаштым. Яши-яши бер-бер артлы Мансур һәм Шамил исемле ике улыбыз туды. Фатирның да зуррагын бирделәр. Гомер тормыш мәшәкатьләре, балалар үстерү, көндәлек эшкә йөрү белән үз җаена ага башлады, — ди Нурания Гарипова, елмаеп. 

Бервакыт район редакциясенә хезмәткәрләр кирәк дигәч, Нурания Нурлыгаян кызы, тәвәккәлләп, шунда китә. Һәм шул көннән алып дубляж газетасы буенча баш мөхәррир урынбасары — журналист булып тырышып эшли башлый. Биредә 32 ел хезмәт итү дәверендә ул татар газетасы чәчәк атсын өчен бар көчен куя: эчтәлекле, үтемле язмалар, матур шигырьләр яза. Эш белән бергә коллективның, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Район халкы аны журналист буларак кына түгел, ә драма артисты буларак та ярата. Чөнки ул районда татар халык театрын оештыручыларның берсе була һәм үзе дә төп рольләрне башкара. Тыйнак, эшчән Нурания Гарипованың хезмәте югары бәяләнә: район, республика күләмендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары санап бетергесез. Монда минем генә түгел, ярдәмчел хезмәттәшләремнең дә, барлык башлангычларда терәк булган ирем Фалихның да өлеше бик зур, ди Нурания апа. 

Лаеклы ялга чыккач та, тик утырмый ул, бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә, алардан төрле кайнатмалар ясый. Газета-журналларны күп итеп яздыра. Газета уку — безнең гаиләдә матур гадәт, ди Нурания апа, таслап куелган басма матбугатны күрсәтеп. 

Шулай матур гына балаларына, оныкларына сөенеп яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, Мансур исемле уллары вафат була. Гариповлар гаиләсе бик авыр кичерә бу югалтуны. 

— Вакыт төзәтә, диләр. Ләкин бу төзәлә торган яра түгел, — ди Нурания апа, күз яшьләрен сөртеп. — Бик авыр, бер кешегә дә мондый кайгыны кичерергә язмасын. Әле һаман да кайтып керер төсле. Йөрәк ярсуы бераз басылгач, дин юлына бастым, мәдрәсәгә йөреп, гарәп хәрефләрен өйрәндем. Баламны изге догамнан калдырмаска тырышам. Шөкер, оныкларыбыз, киленнәребез бар, алар яшәргә көч бирә. Икенче улыбыз Шамил көн саен шалтыратып, хәлләребезне белеп тора. Кунакка да җай чыккан саен кайтып йөриләр. Исән-сау гына булсыннар. 

Ә бүгенге көндә тормышыбыз җитеш, шәһәребез дә елдан-ел яхшы якка үзгәрә бара. Күптән түгел Түбән Камадан кунакка кайткан туганнарыбыз шәһәребезгә бик сокланып киттеләр. 

Әңгәмә ахырында Нурания апа белән аның искиткеч язмаларын, шигырьләрен укыдык. Аның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез:

Бураннарда югалмам

Буранлап кар яуган чакта
Уйларым тынгы бирми.
Хислеләрнең халәтләрен
Хиссезләр генә белми.

Ак хисләрем, пакь хисләрем
Яңа яуган кар төсле.
Хисләр буранында мин дә
Адашып калыр төсле. 

Адашмыйча барам әле 
Ап-ак кар бураннарда,
Ак хисләрем якты маяк
Буранлы юлларымда.

Буран күмгән юлларымда
Ак бәхеткә уралам.
Күңелемдә син булганда
Бураннарда югалмам.

Җанлы аралашудан күңел күтәренкелеге алып кайтыр юлга кузгалгач, нурлы йөзле Нурания апа изге теләкләрен теләп, ишек төбенә кадәр озата чыкты. Ә тышта өч көн буе дулаган буран тынып, ялтырап кояш чыккан иде. Менә бит, изге күңелле кешеләр белән аралашкач, күңел генә түгел, көн дә яктырып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев