Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Олы Шәмәк авылы читендә Корсаковлар гаиләсе яши

Кар явып торуга карамастан, капка төпләре көрәлгән. Йорт хуҗасының тәртип яратканы әллә каян күренеп тора.

фото: Крсакорвларның гаилә архивыннан

Ир белән хатын 1978 елда танышалар, шуннан бирле кырык биш ел бергә алар. 

— Мин — Кушкуйныкы. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның тегү фабрикасында эшләдем, җәйге ялымны туган авылымда үткәрдем. Олы Шәмәктә минем олы апам яши иде. Мин аның янына берничә көнгә кунакка кайткач, булачак ирем белән таныштым. Атна буе күрешеп йөрдек, аннары мине димләделәр. Яллардан соң Казанга, эштән чыгарга дип киттем. Әлбәттә, дус кызларым да, җитәкчелек тә бик нык ачуландылар. Мин ул вакытта Казаннан фатир алу өчен чиратта тора идем, — дип искә төшерә Мария Васильевна.

Булачак хатыны белән танышкан вакытта, Анатолий Викторовичның әти-әнисе янында йорт бурасы күтәрелгән була. Кечкенәдән хезмәттә үскән егет өй сала. Бүрәнәләрне Буадан трактор белән ташый, анда тимер юл станциясенә Удмуртиядән урман тутырылган вагоннар килә торган була.

Туйны июль уртасында уйныйлар. Кышны әти-әниләре белән иске йортта чыгалар, беразга күрше йортка да күченәләр. Яңа йорт әзер булгач, шунда тора башлыйлар. Тора-бара яшь гаилә белән Анатолий Викторовичның өлкән яшьтәге әти-әнисе дә яши башлый.

— Каенанам белән без 26 ел бергә яшәдек. Мин көнозын фермада, ирем — кырда. Өйдә зур хуҗалык һәм өч бала. Суны коедан ташыйбыз, мичкә ягабыз. Кайнанам безгә һәрнәрсәдә ярдәм итте. Ашарга пешерде, балалар һәм хуҗалык эшләрен карады, — дип, ихтирам белән иренең әнисе турында сөйли Мария Васильевна.

Корсаковлар күп еллар «Җиңү» колхозында эшлиләр: Мария Васильевна төрле елларда — фермада һәм кухняда, Анатолий Викторович унсигез ел куәтле тракторда хезмәт итә. Өйгә сирәк кайтырга туры килсә дә, алар шул вакытларны рәхмәт хисләре белән искә алалар.

— Язын — чәчүгә, җәен һәм көзен — урып-җыюга. Ә кыш көне юлларны чистарттык. Элек, быелгы кебек, кыш буе диярлек кар ява иде. Авыл зур, сыер савучылар авылның төрле почмагында яшиләр иде. Иртән алар фермага барып җитә алсын өчен, без хезмәттәшем белән иртәнге 4 — 5тә юлларны кардан чистарта идек, — ди Анатолий Викторович.

— Колхоз таркалгач, ул тагын җиде кыш Төньякка эшкә йөрде, ә җәй көне фермерлык хуҗалыкларының берсендә акча эшләде, — дип өстәде Мария Васильевна.

Бүген Корсаковлар сәламәтлекләре какшау сәбәпле, зур хуҗалык тотмыйлар. Дөрес, һәр язда кош-корт сатып алалар. Сату өчен түгел, үзләре, балалары һәм оныклары өчен. Кышын ял итәргә тырышалар: хәзер өйдә суүткәргеч, газ ягулыгы да бар.

Корсаковлар өч бала үстергәннәр. Алар барысы да хәзер Казанда үз гаиләләре белән яшиләр һәм эшлиләр. Кызлары Елена вокаль ансамбльдә җырлый. Сүз уңаеннан, мәктәп елларыннан ук иҗат белән мавыккан: әнисе җырлый, әбисе дә бик матур җырчы була. Уллары Дмитрий белән Валерий да күңелләренә хуш килгән эштә эшлиләр.

Балалар һәм оныклар — Корсаковлар гаиләсенең еш кунаклары. Әлбәттә, гел бергә җыелып булмый, ләкин Яңа ел бәйрәме атнасында Олы Шәмәк авылы читендәге йорт кунаклар белән тулы була: Корсаковларның барлык балалары һәм оныклары җыела.

«Гаиләдә кем баш?» дигән сорауга Мария Васильевна, уйлап та тормыйча: «Ир кеше», — дип җавап бирде.

— Тормышта төрле чак була. Еллар узу белән ачуланышуның мәгънәсе юклыгын аңлыйсың, бер-береңә юл куярга кирәк. Боларга балаларны да өйрәтәбез, яшьләргә дә киңәш итәбез, — дип йомгаклый Корсаковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев