Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Олы Тархан авылы китапханәсендә сакланучы хәтирәләр дәфтәреннән.

Өммехәер Вафина (Минкина) Вахит кызы 1932 елның сентябрендә Олы Тархан авылында туган.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары").  Сугыш башланганда аңа 9 яшь булган.

Өммехәер әби болай дип сөйләгән:
"Әле дә хәтеремдә әтием колхозда атлар караучы булып эшләде. Әтием эшеннән күнелсез, борчулы хәлдә кайтып керде дә, урындыкка килеп утырды. Әни белән мин өйдә идек. Сугыш башланган, дип әйтте. Бу бик начар хәбәр. Мине сугышка алмаслар чөнки карт та, сәламәт тә түгел, ә Исмәгыйльне алырлар, дип әйтеп куйды. Абыем Исмәгыйль 1924 елда туган. Ул 7нче классны бетергәч укуын дәвам итә алмады, әти белән әни олы яшьтә булу сәбәпле колхозда эшли башлады. 1940 елда абыемны авыл Советына чакырып, ФЗОга озаталар. Анда “Каменьщик” һөнәрен үзләштереп, аттестат ала. Шул елны сугыш башлана. Шуннан абыемны армиягә алалар. Аны Мәскәүгә 2нче Мәскәү Хәрби-пехота училищесына җибәрәләр һәм анда укытып сугышка озаталар. Аннан өчпочмаклы хатлар килүен көтеп яшәдек. 1943 елның 4 мартында кара пичәтле кәгазь килеп төште, сезнең улыгыз Минкин Исмәгыйль һәлак булды. Җирләнде: Калуга өлкәсенең Людиновка районына,

Берсе артыннан икенче хәсрәт саклап тора, шул ук 1943 елны әтием вафат булды. Бөтен эш әни җилкәсенә төште. Тормыш алып барулары бик авыр иде. Авылда хатын-кызлар, балалар һәм картлар гына калдылар. Колхоздагы бөтен эшләр алар җилкәсенә өелды:сыер җигеп җир сөрделәр, чөнки эшләрлек атларны фронтка алдылар, кул белән чәчү чәчтеләр, игеннәрне җыеп алдылар. Без дә, кечкенә генә булсак та, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Үземнән олылар белән колхозда төрле эшләрдә йөрдем: борчак чаптым, көлтә бәйләдем болынга төшеп печән чаба, аны җыеп кибәнгә куя идек.

Сугышның икенче елында каты ачлык башланды. Язга чыккач черек бәрәңге җыеп аны алабута оны белән кушып әни кәтер пешерә иде. Ә бераз соңрак, кычыткан, ат кузгалагы, балтырган яфраклары ашадык. Кызлар белән бергәләшеп кыргый суганга Идел буена болынга бара идек. Кешеләр ачтан шешенәләр, агуланып үлүчеләр дә булды. Ә хуҗалыктан азык-төлек: ит, йомырка, сөт, йон, бәрәңге, тәмәке хөкүмәткә түләүләре күпме иде?

Тагын шул истә калган, 1941 елда бик суык булды. Минниса апам ирен армиягә озатты. 29 яшендә кайнанасы һәм өч бала белән калды. Балалары әбиләре белән яшәделәр, апаны Кошки, Салмановка, Максимовка якларына окоп казырга җибәрделәр, урман кисәргә, баржа тияргә, ач, кияр-кием юк, аякта чабата 40 градус салкында аякларын, кулларын өшетеп кайталар иде.

11 баланың мин төпчеге, 3се генә исән калдык. Калганнары чәчәк, кызамык белән кечкенә 5-7 яшьләрендә вафат булганнар. Әни бер елда икешәр бала күмергә туры килә дип сөйли иде.

Нишлисең, бу сугыш, барыбызда моны аңладык һәм җиңүгә ышандык. Сугыш елларында немецлар басып алган җирләрдән эвакуацияләнүчеләрне китерә башладылар: Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән. Аларны квартирларга балалары белән урнаштырдылар. Бик дус, тату яшәдек, бер-беребезгә булыштык. Шундый бер гаиләне Садыйков Әгъләм абыйларга урнаштырдылар. Ул укытучыбыз булды. Әнием мине шул укытучыга алып барды, аның исеме Раиса Михайловна безне шунда укытты.

Мин 1940 елда укырга кердем, 1950 елны бетердем. Олы Тарханда ике мәктәп иде, берсе татар, икенчесе рус мәктәбе. Мин рус мәктәбендә укыдым. Китаплар, дәфтәрләр юк. Иске китапларга яза идек. Сугыш вакыты булса да тырышып укыдык. Китаплар булмаганга укытучылар әйтеп яздыралар иде. Дәрестән соң сыйныфыбыз белән кырга башак җыярга йөрдек, аннары аларны колхоз складына тапшырдык. Дәфтәрләр булмаганлыктан, ниндидер кәгазь битләре һәм графитлы карандашлар тараталар иде. 12 укучы 10 класс тәмамладык – 11 кыз, 1 малай Шәйдуллин Мансур Кече Тарханнан. Сугыштан соң тормыш авыр булса да, уку теләге бик көчле иде, күбебез институтларда укыдык, төрле һөнәр ияләре булдык, һәрберебез Ватаныбызның чәчәк атуы хакына үз өлешен кертте.
Тагын шунысы исемдә калды: 9 май көне, Җинү бәйрәме көнне, без мәктәп балалары строй басып “Ура” кычкырып бөтен урам буйлап йөргән идек.

Мин укытучы һөнәрен сайладым. Казадагы укытучылар әзерләү
институтына укырга кердем. Казанда укыганда тормыш бик җинел булмады, чөнки сугыштан соң. Ашарга алырга акча юк. Өйдән бәрәңге киптереп, кул тирмәненнән бодай ярмасы ясап китә идек. Институтны тәмамлагач, Кадыш мәктәбендә 15 ел да 8 ай эшләдем. Кадышта байлардан калган таш йорт бар иде, анда сугыш вакытында ятим калган балалар яшәде. Аларны укытканда әни дә, укытучы да булырга туры килде.

Тагын шул исемдә калды. Үзем укытучы, аякка кияргә юк, ирләр ботинкасын кисеп туфли ясадым, ул биек укчәле булды. Детдом кызлары киеп карарга сорый. Беренче зарплаттан кул сәгате алдым. Берсе әйтә: “Үскәч мин дә үземә үкчәле туфли белән сәгать алам”, - ди. Шул балалар безгә сырышалар иде, үзләренә ихтирамлык, илтифатлылык таләп итәләр иде.

1968 елның 27 мартыннан Олы Тархан урта мәктәбендә эшемне дәвам иттем. Укытучы стажым 42 ел.

1953 елның 30 апрелендә Вафин Салих белән тормыш корып җибәрдек. Ул сугыш ветераны, 1926 елда дөньяга килгән. Сугыш вакытында 1944 елның мартында баш, куллар, аяклар контузиясе алып 449нчы хәрби госпитальгә эләгә. Аннан терелеп тагын үзенең частенә кайта һәм службасын дәвам итә. 1947 елда туган авылына кайта. Орденнар, медальләр белән бүләкләнгән. Авылда төрле эштә эшли, мәчет салдыра. 2004 елның 26 майында вафат булды. 2 улыбыз, 1 кызыбыз туды. Хәзерге вакытта 6 оныгым, 5 оныкчыгым бар.

Башлардан күп үтте, гомер искән җил кебек. Хәзер инде тормышлар бик рәхәт. Тагын шундый сугышларны, кайгылы көннәрне Аллаһы Тәгалә күрергә язмасын. Балаларыбыз, оныкларыбыз исән-сау булып, ил көннәребез имин, тыныч булсын иде. Бөек Җинүнең 75 еллыгын лаеклы каршыларга насыйпбулсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев