Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Олы Тархан учас­ток хастаханәсе табибы Дания Фәткуллина табиб булачагын бала чактан ук белгән

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 18 июнь, «Тәтеш таңнары»). Табиб һөнәре гомер-гомергә мактаулы булды. Олы Тархан учас­ток хастаханәсе табибы Дания Фәткуллина табиб булачагын бала чактан ук белгән. Ак халатлылар кешеләр күңелендә бары тик иң җылы хисләр генә уяталар, ә инде синең апаң СССРның сәламәтлек саклау отличнигы булса, һөнәргә ничек килү турындагы гадәти сорауны бирү, артык булыр. Һөнәрен ул йөрәге белән сайлаган. Аның белән 35 елдан артык эшләгән хезмәттәшләре  Дания Әнвәр кызының максатчанлыгына, гаять зур җаваплылыгына, фидакярлегенә гаҗәп­ләнүдән туктамыйлар. 

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

– Дания Әнвәр кызы бик яхшы табиб, сырхау­ларга үзенең йөрәген һәм күңелен биреп эшли. Төнлә дә, буранда да – теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди һава торышында ярдәмгә килә. Тыныч, түзем, тыңлый, җылы сүзләр белән юата һәм өмет уята. Без аңа үзебезнең гомерне ышанабыз һәм аның һәрвакытта ярдәм итәчәген беләбез, – дигән җылы һәм ихлас сүзләрне юлладылар табиб Дания Фәткуллинага Бессоновода яшәүчеләр, аның осталыгы, һөнәренә тугрылыгы, табиблык бурычын барысыннан өстен күрүе турында белдереп. Мондый югары бәяләүне без әлеге авылда гына түгел, шулай ук башкалардан да ишеттек: табибның участогы алты авылны һәм Олы Тарханның бер өлешен тәшкил итә. 

Авыруларның рәхмәте – табиб өчен иң югары бүләк. 

Дания Әнвәр кызы нәрсәгә генә алынса да, барысын да җиренә җиткереп башкара. Олы Тархан урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, анда иң актив комсомол да була. Казандагы медицина институтында да бары тик бик яхшы билгеләренә генә укый, анда хәтта студентларның төзелеш отрядларында да аңа медицина хезмәткәре вазифасын ышанып тапшыралар. Институтны кызыл дипломга тәмамлагач, Брежнев шәһәрендә (хәзерге Яр Чаллы) интернатура уза. 1987 елның җәендә туган авылына кайта һәм Олы Тархан учас­ток хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли башлый. Өч елдан соң терапия буенча клиник ординатурага укырга керә, анда терапия буенча гына түгел, шулай ук кардиология буенча да тирәнтен белем ала. Казанда калырга үгетләсәләр дә, 1992 елның августында хезмәттәшләре янына әйләнеп кайта һәм табиб-ординатор булып эшләргә керешә.

– Ул чынлап та шәхес, шәфкатьле, аның кырыслыгы артында нечкә, киң күңелле кеше яшеренгән. Ышанычлы, игътибарлы, бик мәрхәмәтле, ти­рән белемгә ия – менә бу безнең Дания Әнвәр кызы турында, – дип тасвирлый хезмәттәшен го­мумтәҗрибә табибы Галия Мөбарәкшина. – Ул бездә гаять зур күләмдәге хезмәтне башкара. Мондый тырышлыгы иң ихлас хөрмәткә лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев