Педагог өчен һөнәр – яшәү мәгънәсе
Хезмәт ветераны Александра Горбунова Тәтеш районының мәгариф өлкәсендә 46 ел хезмәт куя.
(Тәтеш, 22 январь, “Тәтеш таңнары”). Ул Иоково авылында күп балалы гаиләдә туган, әтисе Порфирий Степанович ике сугышта катнашкан.
– Без сигез бала идек, ул елларда яшәүләре авыр булды, – дип сөйли педагог. – Шулай да без үзебезгә шатланырга да вакыт таптык. Кышын кардан крепостьлар ясадык, киез итекләр киеп кулдан ясалган тимераякта шудык, җәйләрен елгада су коендык, кул белән балык тоттык. Моның белән беррәттән безнең өчен һәрчак эш бар иде – кырда кукуруз арасын утадык, ындыр табагында хезмәт куйдык, сыер көтүе көттек, йорт хуҗалыгындагы мәшәкатьләр турында әйтеп тә торасы юк.
Александра Порфирьевна әйтүенчә, аңарда педагог һөнәрен танып белүгә тартылу мәктәп елларында ук барлыкка килгән. Ул сыйныф җитәкчесен, математикадан укыткан Валентина Семеновнаны үзе өчен үрнәк дип саный.
– Мәктәптән соң өч сыйныфташым белән Тәтешнең педагогика училищесына киттек. Югыйсә, конкурс зур, кырыс сайлап алу булса да, без барыбыз да укырга кердек, хыялыбыз чынга ашты, – дип искә төшерә тәҗрибәле педагог. – Республиканың борынгы уку йортында узган еллар гаҗәеп күңелле булды. Безгә мәртәбәле педагогларда уку бәхете елмайды, ә без күптөрле чараларга йөрдек, аларда актив катнаштык...
Яшь белгечнең хезмәт эшчәнлеге Удельное-Нечасово мәктәбендә башланган, анда Александра Порфирьевна берьюлы өч башлангыч класста укыткан, хезмәттәшләре аның өчен яхшы остазларга әйләнгән. Ул сөйгән ярын да биредә очраткан, Александр Горбунов шулай ук тарих укытучысы булган. Ә ирен Лаптевка мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, хатыны аның белән бергә киткән, ул вакытка гаиләдә ике бала булган. Өченчесе Лаптевкада туган, педагог анда 23 ел хезмәт куйган, шуның 15 елын педагогия коллективына җитәкчелек иткән.
– Мәктәпне оештыру яңадан башланды, – ди укытучы. – Чиркәү, аннары интернат-йорт булган бина балалар һәм безнең өчен белем бирү учреждениесенә әйләнде. Бинаны төзекләндерү эшләренә барысы да актив рәвештә кушылды, чөнки бу урын аннары күпләр өчен икенче йортка әверелде.
Александра Порфирьевна соңгы 17 елда Байраш төп мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта.
– Бездә балалар тәрбиялеләр, кызыксынучаннар, итагатьлеләр, аларда олыларны, укытучыларны хөрмәт итү хисләре зур, – дип белдерә ягымлы елмаеп педагог. – Мин рус телендә укытам, татарчаны аңлыйм. Минем фәнемә Татарстан һәм татар халкы тарихы керә, бу тема балаларыбызга кызыклы. Җирлекнең туган якны өйрәнү материаллары белән кызыксынам, алар хакында балалар белән уртаклашам, тикшеренү эшләрен язуда укучыларның җитәкчеләре булып торам, бу уңайдан безне Мәскәүгә дә чакырдылар.
Без педагогтан хезмәттәшләре турында да шактый күп җылы сүзләр ишеттек, алар да аны бик ихтирам итәләр.
– Коллективта яшь белгечләр күп, алар яңа технологияләрне яхшы беләләр. Без бер гаиләдәй тату, бердәм эшлибез. Өлкән буынны алыштыра алырлык яшьләр булуы мине сөендерә – дип белдерә ул.
– Александра Порфирьевна – Аллаһтан бирелгән сәләткә ия кеше, балаларны чын күңелдән яратучы, үз һөнәренә бөтен гомерен багышлаучы укытучы. Аның игелеклелеге, борчу-әрнүләрне аңлый белүе аңа һәр баланың йөрәгенә ачкыч табарга ярдәм итә. Безнең мәктәпне тәмамлап чыгучыларның барысы да Александра Порфирьевнаны һәрчак рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Ул югары дәрәҗәдәге белгеч, үз фәнен биш бармагыдай белә торган, иң катлаулы сорауларны да гади сүзләр белән аңлата ала торган педагог. Ул – безнең барыбыз өчен дә үрнәк укытучы, – дип тасвирлый педагогны Байраш төп мәктәбе директоры Гөлназ Котдусова.
Александра Порфирьевна шулай ук үзенең гаиләсе өчен дә һәрчак яратуы һәм көче җитүенә сөенә, алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныкларының уңышларына ихластан шатланалар. Балалары авылдагы йортка кайтырга яраталар, анда җылы һәм уңайлы, һәрвакытта ярдәм итәләр, аңлыйлар, зирәк киңәшләрен бирәләр.
– Эш һәм гаилә минем өчен аерылгысыз, – ди ышанычлы итеп Александра Порфирьевна. – Мин үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм. Мин әлегә үземне кешеләргә кирәкле итеп хис итәм икән, шушы кызыклы һәм күп кырлы яшәешнең мәгънәсе бар дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев