Һәр көнгә сөенеп, яңалыкны танып белә
Тәтешле, хезмәт ветераны Татьяна Красулина районның мәгариф системасында 40 елга якын хезмәт куйган, “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнгән.
(Тәтеш, 26 август, "Тәтеш таңнары").

Педагог һөнәрен ул әтисенең катгый үтенече буенча сайлаган һәм аңа моның өчен бик тә рәхмәтле. Татьяна Владиславовна педагогия училищесы укытучыларын хөрмәт белән искә ала һәм анда укуны югары уку йортына тиңли, нәтиҗәдә югары белем дә алган, өстәвенә һәркайсында зур кызыксыну белән укыган, актив иҗтимагый эш тә алып барган. Тәтешле балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә директор урынбасары булып эшләвен үзенең тормышында зур әһәмияткә ия вакытлар дип саный. “Коллектив көчле иде, мавыктыргыч һөнәр безнең өчен тормышыбызга әйләнде, әйтерсең лә зур бер тату гаиләдәй эшләдек, Валентина Сучкова, Татьяна Камаеваның ярдәмен һәм тәҗрибәсен ихтирам итәм, – ди Татьяна Владиславовна. – Өстәмә белем бирү үзәгендә зур аудитория белән аралашу мәктәбен үттем, төгәл максатлар куелды, аларга ирешү өчен барлык көч куелды, һәм нәтиҗәсе гарантияле булды”. Нәкъ тә менә әлеге кагыйдә Татьяна Красулинаның эшендә, район башкарма комитеты мәгариф бүлегенә җитәкчелек иткәндә кулланылган. “Без үз алдыбызга гаять зур максатлар куйдык һәм аларга ирештек, – дип раслый ул. – Районның педагогия берләшмәсе традицияләрне нык саклый, югары хезмәт сәләтлелегенә ия һәм үзләренең барлык көчләрен, осталыкларын балаларга белем бирүгә куялар. Югары квалификацияле педагогия берләшмәсе күрсәткече – БДИны бернинди дә тәртип бозуларсыз һәм түбән нәтиҗәләрсез тапшыру, йөз балл җыю-чылар белән горурланабыз, ә укучыларның һәм аларның ата-аналарының олы хөрмәтен Укытучыга карата рәхмәт хисләре, дип саныйм”.
Татьяна Владиславовна соңгы елларда районның белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасы шактый яхшырды, дип билгеләп үтә. “Моның барысына да район башлыгы Рәмис Хатыйповичның гаять зур ярдәме белән ирешергә мөмкин булды, – ди хезмәт ветераны. – Ул мәгариф хезмәткәрләрен, балаларны чын күңелдән кайгырта, аларның үсеше өчен яхшы шартлар булдырырга һәр яклап йогынты ясый, алар белән ихластан кызыксына”.
“Татьяна Владиславовна районның мәгариф системасына зур өлеш кертте, аның эшчәнлеге белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлтелгән иде”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Шәһәрле лаеклы ялда булса да республикада, райондагы мәгарифнең торышын күзәтеп баруны дәвам итә, хезмәттәшләренең һәм укучыларның уңышларына сөенә. Балалары һәм оныклары белән күп вакытын уздыра, аларга күңел җылысын бүләк итә. Ире белән яшелчә үстерергә, сәяхәт итәргә яраталар.
“Миңа кызыклы кешеләр белән очрашу, яңалыкны танып белү ошый, бу минем яшәү рәвешем”, – ди Татьяна Владиславовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев