Рушан Әхмәтов кыр эшләре башлануын көтә
Рушан Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы тармагында кырык елга якын эшли.
(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары”).
Туган ягы Келәш җиренә мәхәббәт аңарга механизатор булып эшләгән әтисеннән күчкән, ул улын балачактан ук үзе белән кырга алып йөргән, тракторда ничек эшләргә кирәклеген күрсәткән. Рушан мәктәптә укыган чагында ук инде җәйге каникул вакытларында колхозга эшкә чыккан, тракторда прицепщик булган.
Яшь егет белгечлек алу өчен Монастырскийдагы СПТУда укыган, киң профильле тракторчы-машинист булган. Армиядә хезмәт иткәннән соң туган авылына кайткан, өйләнгән, шофер, комбайнчы, тракторчы булып хезмәт куйган.
Рушан Наил улы хәзерге вакытта – җирле “Агроил” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы. Аның тракторы – кырга чыгу өчен тулысынча әзер, әлеге тимер атның хуҗасы үзе дә яз җитүен түземсезләнеп көтә.
– Күңелем кырга тарта, – ди ул. – Табигать уяна, җирдән пар күтәрелә. Бу ел игенче өчен ничек булыр икән, дип борчыласың. Башта көзге игеннәргә ашлама кертү белән шөгыльләнәм, аннары туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйм, культивациялим. Барысын да вакытында эшләргә кирәк, юкка гына бит, язгы көн ел туйдыра, дип әйтмиләр. Җәен үсемлекләрне саклау өчен эшче эремәне әзерләү өчен су китерәм. Уңышларны урып-җыйгач, көзге чәчүгә әзерлек, туңга сөрү башлана. Эшемне зур җаваплылык белән башкарырга тырышам, үсемлекчеләрнең хезмәте шулай ук башкарылган эш сыйфатыннан торуын беләм, анда минем өлешем дә бар.
Рушан Әхмәтовны хезмәттәшләре теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булганы, кешеләр белән аралаша белгәне өчен хөрмәт итәләр, ә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Фәргать Хәйруллов аның югары хезмәт эшчәнлегенә сәләтлелеген һәм теләсә нинди йөкләнгән эшкә битараф булмавын билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев