Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрле Михаил Маркелов районның торак-коммуналь хуҗалык тармагында җиденче ел хезмәт куя.

19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрле Михаил Маркелов районның торак-коммуналь хуҗалык тармагында җиденче ел хезмәт куя. 

Ир-ат “Тәтеш” МПП” МУПка урнашканчы ук техникада эшләү тәҗрибәсенә ия булган. 

– Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумында механикалаштыру бүлеген тәмамладым, – ди Михаил. – Тракторда эшләргә, аны йөртергә шунда өйрәндем дә инде. Эретеп-ябыштыру эшләре буенча дәресләр файдага булды, мондый тәҗрибәнең тормышта миңа кирәге чыкты. 
Яшь ир-егет “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе фермасында тракторчы булып эшләгән, шулай да шәһәрдә эш табасы килгән һәм моңа ирешкән дә.  

– Яңа урынга – МУПка килгәч, мини-төягеч бирделәр, – дип искә төшерә ир-ат. – Техника минем өчен яңа, гадәтләнелмәгәнчә иде. Остазым Александр Козлов аның белән ничек эшләргә  икәнлеген күрсәтте, мин утырдым да киттем. Ә бу гыйнвар ае, нәкъ тә кар күп яуган вакытлар, паркка күп итеп өеп тутырган иде. Гадәтләнелмәгәнлектән озак кайнаштым, “Максимка”ны йөртү җиңелләрдән булмады, үз тракторымны шулай дип атап йөртәм, аның каравы хәзер аның барлык әйберләрен җентекләп өйрәндем, әгәр зур булмаган төзексезлекләр килеп чыкса, үзем ремонтлап та куям, эшли алмыйча торган ­чаклар юк.  

Михаил Николаевичның хез­мәт көне иртәнге сәгать сигездән башлана, ләкин башта ул үз машинасының төзеклеген һәм аның эшкә әзерлеген тикшереп чыга, техника куркынычсызлыгына – аерым игътибар.  

– Иң киеренке вакытлар – кыш айларында. Бураннарда, кар күп яуганда тротуарларны чистартыр өчен иртәнге сәгать 3-4тә, караңгы белән үк чыгам, – ди тракторчы. – Хезмәт күләме аз түгел –  шәһәр үзәгендә дә, Людоговка, техникум ягында да, әле тагын үзәк паркта, Җиңү паркында да эшлим. Йөрү юлы яхшы итеп уйланылган, чокырланган һәрбер урынны, һәрбер калкулык­лы җирне беләм, ләкин эшне башкарып чыгу вакыты төрлечә була, әлбәттә, барысы да карның күпме явуыннан тора. Тротуарларны чистарткач – матурланып китә, үземә дә күңелле, кайчак­ларда кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеткәч, йөрәккә шатлык өстәлә – димәк, минем хезмәтем кирәкле.  

Ир-ат уртаклашканча, кайвакытларда штаттан тыш хәлләр дә – аның тракторы батып калган чак­лар да була икән, ләкин мондый очраклар өчен кул астында көрәге бар, аның белән ике тонна авырлыктагы “Максимка”ны тырышып казып чыгара да инде.

– Аңарда ноябрь – декабрьдән алып мартка кадәр эшлим, – дип сөйли Михаил  Николаевич. – Кыш дәвамында әле тагын карны трактор арбасына төяү белән өстәмә рәвештә шөгыльләнәм, ул шәһәр читенә чыгарып түгелә, ваемсыз гражданнарның каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларына ыргытып киткән ботакларын җыештырам. Без шәһәрдә чисталык һәм тәртип булдырабыз, бу безнең хезмәтебез.

Җәй айларында тракторчы кулына моторлы чапкыч ала һәм шәһәр территориясендәге чүп үләннәрен чаба. 

– Кайда гына хезмәт куйсаң да, үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, – ди муниципаль предприятие хезмәткәре һәм әлеге сүзләрне үзенең көндәлек хезмәте белән дәлилли.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев