Шәһәрле Надежда һәм Борис Кулагиннар ярты гасыр бергә гомер итә
Гаилә башлыгы – тәтешле, аның хатыны Красная Поляна авылында туган.
– Матур урын, – ди Надежда Георгиевна. – Кече ватаным белән беркайчан да элемтәне югалтмадым. Красная Поляна җире әлегә кадәр безне хезмәтебез өчен тәмле бәрәңге белән сыйлый. Балалар мәктәптә укыган чакта уңыш җыйганда учак күмерендә бергәләп бәрәңге пешерә идек. Без барыбыз да, буялып бетеп, кайнар бәрәңгене пешә-пешә тәмле итеп ашадык, ул чакта бу безнең өчен иң туклыклы ризык булып тоелды.
Надежда җирле башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын Тәтештә дәвам иткән. Аннары кооператив техникумда белем алган. Яшь белгечне Тәтештәге икмәк пешерү заводына баш бухгалтер итеп кабул иткәннәр.
Булачак хатыны белән очрашкан вакытта Борис механика заводында фрезерлаучы булып эшләргә, армиядә хезмәт итеп кайтырга, Тәтештәге линия-техник участогына эшкә урнашырга өлгергән булган.
– Без бервакытны чакыру буенча икмәк заводына бардык, анда радио җимерелгән иде, Надежданы шунда күрдем, ул миңа бик ошады, төзексезлекне җайга салдык, әмма аның белән сөйләшә алмадым, – дип искә төшерә беренче очрашуларын ир-ат.
– Ул да миңа ошады, – дип кабатлый ягымлы елмаеп хатын-кыз. – Ләкин минем беренче адымны ясарга кыюлыгым җитмәде, ул китте.
Берникадәр вакыт узганнан соң, мин үземнең якташларым янына бардым, алар Кызыл Армия урамында яшиләр иде, әмма ничәнче йорт икәнлеген төгәл белмәдем. Карыйм, чиләкләр күтәргән бер ир-егет килә, димәк, якында гына яши, чиләкләре дә су белән тулы, димәк, юлым уңа. Үзем эзләгән кешеләрнең кайда яшәвен сорадым, карасам, ул безгә килгән егет булып чыкты. Аннары мин якташларга еш бара башладым, аның белән юлыбыз берничә тапкыр кисеште, бервакыт без аралашып киттек. Халык сынамышы – сулы чиләкләр күтәргән ир-егетне очрату – безнең икебезгә дә бәхет китерде.
Яшьләр өйләнешергә ашыкмаганнар, бары тик бер-берләрен яхшылап белгәч кенә, өч елдан соң кавышырга булганнар.
– Башта иремнең гаиләсендә яшәдек, каенанам Александра Филипповна минем өчен икенче әнием кебек булды, – ди Надежда Георгиевна. – Аңарда оныкларына карата кайгыртучанлык, ярату шулхәтле көчле иде, безгә һәр нәрсәдә эш белән дә, зирәк киңәшләре белән дә ярдәм итте.
Кулагиннар өчен балалары һәрвакытта зур шатлык булган, ә беренчесе Валерийдан соң 10 ел үткәч туган икенче уллары Александр, хатын-кыз әйтүенчә, әйтеп бетергесез сөенеч булган.
– Мин тын кысу чире белән авырдым, яшәү өчен мөһим дарулар эчтем, шуңа күрә дә икенче баланы алып кайтырга җөрьәт итмәдем, – дип сөйли ул. – Көтмәгәндә генә балага уздым, табиб Нина Павловна Лядова белән уртаклаштым, һәм ул мине хуплады: “Сезнең өчен җиңел дарулар сайлаячакбыз, һәм сезнең сабыегыз да сәламәт булачак”, – диде. Шулай булып чыкты да, рәхмәт аңа, хәзер әнә нинди баһадир үсте. Әгәр синдә сабый яралган икән, теләсә нинди хәлдә дә аны саклап калырга кирәк.
Хәзер инде әби белән бабай өч оныкларының туйга җыелган акчага ничек итеп үзләренә бүләккә көймә сатып алуларын җылылык белән искә алалар.
– Җомга көнне балалар белән бергә утрауга бардык, ял иттек, кызындык, үзебез тоткан балыктан учакта уха пешердек. Гаилә белән бергә уздырылган вакыт – иң кадерлесе. Урманга гөмбә, җиләк, чәй өчен үлән җыярга барабыз, – диләр ир белән хатын. – Гомер буе барысын да үз кулларыбыз белән эшләдек. Асфальт заводыннан торак бирделәр, аны сатып алдык, зурайттык, барлык шартлар да бар. Көчебездән килгәндә күп итеп мал-туар асрадык, балалар ярдәм итте.
Ни аяныч, ата-ананың инде олы улы вафат булган, ләкин аның нәселен өлкән оныгы – Артем дәвам итә. Александр һәм киленнәре Кристина гаиләсендә ике оныклары – Рада белән Илья үсә.
Шәһәрлеләр лаеклы ялда яшелчә бакчасында эшләргә ярата, җир дә аларны мул уңышы белән белән сыйлый, идән аслары төрледән-төрле яшелчәләрдән ясалган ризыклар белән тулы. Иркен йортның хуҗабикәсе чәчәкләр үстерә, алар урамда да, өйдә дә бихисап күп. Әле тагын хатын-кыз спорт комплексына сәламәтлек төркеменә йөри, саулыгын ныгытып торырга һәм ахирәтләре белән аралашырга мөмкинлек булуыннан канәгать.
– Гомер бик тиз уза да китә, – диләр алтын юбилярлар. – Һәр көннең кадерен белергә, бер-береңне һәм үзеңнең мөнәсәбәтләрне яшьтән сакларга кирәк. Балаларның ата-аналары, ә оныкларның яраткан бабасы белән әбисе булу ничек әйбәт. Гаилә ул – безнең һәркайсыбыз өчен кайгыртучанлык һәм терәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев