Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрне җылылык энергиясе белән тәэмин итә

19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Юрий Горбунов торак-коммуналь хуҗалыкта 1995 елдан хезмәт куя. 

– Бу вакытларда районыбызны газлаштыру бара иде, котельныйларны күмердән газ ягуга күчерелде. Бөтен шәһәргә бары тик бер генә газ котельныйсы бар иде, “Школьная” дип атап йөртелде, аны 1994 елның кышында кабыздылар. Газлаштыру киңәйде, яңа белгечләр дә кирәк булды, – дип искә төшерә Юрий Александрович. – Әмма эшкә урнашуы бик үк җиңелләрдән түгел иде. Газ котельныйсы операторлары курсларына җыю игълан ителде, ләкин дәгъва итүчеләрнең барысы да башта әңгәмә уздылар, җитди сайлап алу булды. Һәм курслар үткәннән соң июньдә мине җылылык челтәрләренә кабул иттеләр. Гагарин микрорайонындагы котельный минем беренче эш урыным булды. Коллектив дус иде, үзебезнең лаборатория эшләде. Аннары, биш ел узгач, шәһәрнең көньяк өлешендәге “Үзәк” котельныйга күчерделәр, ул иң зурысы иде. Күп катлы яңа йортлар төзелде, җылылык энергиясен куллану артты. Анда мин 16 ел эшләдем.   
Тәтештә хәзерге вакытта 14 газ котельныйсы эшли, алар яңа­ча ясалган һәм техник яктан җай­лаш­тырылган, барысы да автоматлаштырылган һәм программа тәэмин ителешендә эшлиләр. 

Белгеч әйтүенчә, ул хезмәт­­тәш­­ләре белән сменалап эш­ли, бу 12 сәгатькә сузыла. Дежур операторлар өчен адми­нистратив бинада бүлмә җи­һазландырылган. Алар кизү тору барышында үзләренә ышанып тапшырылган объектларны йөреп чыгалар, гәрчә блок-модульле котельныйлар кеше катнашыннан башка автомат рәвештә эшләсәләр дә. Оператор котельныйларны һәр өч сәгать саен тикшереп, җайланмаларның эшләвен контрольдә тотарга, аның төзеклеген кайгыртырга, җылылык системасындагы су басымының контроль-үлчәгеч приборларын, торбаларның торышын күзәтергә, казаннарның эшләвен куллану тәртибе ни­гезендә җайга салырга, эш журналын язып барырга тиеш.   

– Сменада икешәр кеше кизү торабыз, коллектив бердәм, бер-беребезне ярты сүздән аң­лыйбыз, – дип белдерә Юрий Александрович. – Котельныйлардагы барлык җайланмалар тәүлек әйләнәсе тикшереп торыла, әгәр нинди дә булса төзексезлекләр килеп чыкса, телефонга СМС-хәбәр килә, барабыз. Мин газ хезмәте слесарена укыдым, таныклыгым бар. Әгәр газ чыгу булса, ис таралса, төзексезлекне тәртипкә китерәбез, безнең моңа рөхсәт бар. Беренче урында – техник куркынычсызлыкны үтәү, әлбәттә. Хезмәтебез шулай ук эшкә җаваплы карауны, махсус белем булуны таләп итә, игътибарлы һәм итәгатьле булу зарур. Җылылыкны өзеклексез бирү кешеләр өчен бик мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Объект­та авария килеп чыккан очракта, күп нәрсә, шул исәптән тирә-юньдәгеләрнең гомере һәм иминлеге дә, дежур операторның төгәл һәм тиз эшләвенә бәйле.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев