Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сергей Савельев өч бала атасы

Россиядә 15 октябрьдә илдәге барлык әтиләргә багышланган мөһим бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Сергей Савельев өч бала атасы, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле, ләкин чиксез талантлы буй җиткән кызын ялгызы кайгырта.

Шәһәр буйлап ачы җил исә, агачлардан алтынсу төстәге юеш яфраклар коела. Узып-китеп йөрүчеләр үз эшләре буенча каядыр ашыга, ә мин – Мәктәп урамындагы 10нчы йортка, Савельевларга кунакка.

Кыңгырау төймәсенә бас­кач, ишекне, хәтта “Кем бар?” дип тә сорап тормыйча, Сергей Геннадьевич ача. “Безнең куркыр нәрсәбез юк”, – ди ул.
Эчкә үткәч, аның кызы – сирәк һәм үзенчәлекле исемгә ия Гения белән танышам. Ул, иңбашын бераз кырыйгарак борып, ышанычлы итеп миңа елыша. Күптән түгел умрау сөяген сындырган.

– Газетада еш язучы ул сезме?

– Әйе, мин...

Иркен фатирда җылы һәм тыныч. Диварда Брюл­лов картинасының күчер­мәсе эленеп тора, шкафта китаплар, кысаларга куелган фотосурәтләр, хуҗаларның йөрәгенә якын ретро әйберләр, кечкенә өстәлнең аскы киштәсендә – “Авангард” газеталары.

Минем сорауларыма Сергей Геннадьевич төгәл итеп җавап бирде. “Хәрбиләрчә төгәллек”, – дип билгеләп үттем мин. Ул чынлап та 17 ел хәрби частьләрдә хезмәт иткән, аннары 5 ел хәрби комиссариатта эшләгән.

– Барлыгы 30 ел стажым бар, – дип ачыклык кертә Сергей Геннадьевич, илебезнең төньяк районнарында эшләгән вакытлары гомуми хезмәт стажына ел ярым буларак кертелүен аңлатып.

Аралашу җиңел һәм чын күңелдән уза. Әти­се тормышы турында сөйләгән арада, Гения янәшәсендә утыра һәм игътибар белән тыңлый.
Сергей Савельев – төп тәтешле. Шәһәрдәге 1 нче мәктәпне тәмамлаган, шуннан соң Казанда кооператив техникумда укыган, ләкин аңа белгечлеге буенча эшләргә насыйп булмаган. 1981 елның октябрендә Кораллы көчләр сафына чакырылган, Свердловскидагы өйрәнү частендә ярты ел хезмәт иткән, аннары

– Ивдель-5тә. Шуннан соң катгый рәвештә хәрби хезмәттә калырга карар иткән, һәм прапорщик исемендә Ханты-Мансийскига күчерелгән.

– Анда мин булачак хатыным белән таныштым. Озак дуслашып йөрмәдек – бер атна – һәм өйләнештек. Менә шундый тәвәк­кәл кешеләр идек без, – дип елмаеп искә төшерә әңгәмәдәшем.

Бәхетле никахтан ике бала: Станислав һәм Антон туган. Өченче сабыйлары, көтеп алынган кызлары, 1995 елда Яңа Уренгойда якты дөньяга аваз салган.

– Аңа Гения дип исем куштык, хатынымның әнисенеке кебек итеп. ЗАГС хезмәткәрләре башта теркәргә теләмәделәр, мондый исем булмый, дип әйттеләр, ләкин аннары шулай да яздылар инде, – ди Сергей Геннадьевич.

2011 елның гыйнвары кайгылы килгән. Хаты­нының әнисе вафат булган. Ике атнадан соң яман шеш белән авырган хәләл җефетен җирләгән. Ул хатынын соңгы сулышын алганчыга кадәр караган. Шулай итеп 50 яшендә чит җирдә өч бала белән тол калган.

– Барысы да тәртиптә кебек, эш әйбәт, фатир бар, ләкин күчмә кошларның көньякка китүен күргәч, “их, миңа да сезнең белән туган якларга кайтырга”, дип уйлап куйдым. Төньякта салкын иде шул. Мин яшәгәндә анда иң түбән температура – минус 57 градус булган иде. 2012 елда Гения белән туган шәһәремә кайтырга уйладым, әни карауга мохтаҗ иде, озак тормый ул да вафат булды. Улларым Уренгойда калды, – дип дәвам итә Сергей Геннадьевич. Ул үзен кулда нык тота һәм хис-кичерешләренә тышка бәреп чыгарга ирек бирми. – Инвалидлар җәмгыя­тенә керергә тәкъдим иткәч, моны бик теләп эшләдем. Нина Григорьевна Халикова искиткеч оештыручы булды, аңарда игелек­лелек тә, зирәклек тә бар иде. Мин ветераннар халык хоры составында чыгыш ясый башладым. Геша өстәмә белем бирү үзәген­дә, Эльмира Җәббарова­да шөгыльләнә башлады, ул хәзер дә аны чын күңелдән ярата, һәм аның вокал буенча дәресләренә әлегә кадәр йөри. Гениядә җырлау сәләте кече яшьтән үк күренде. Ул грамматиканы үзләштерә алмады, әмма җырның бөтен ­текстын шунда ук исендә калдыра һәм аны искиткеч итеп ­башкара.

Гениягә җырлап күр­сәтүен үтенәбез.
Шатлык тулы яраткан
йортыма керәм – нурлы яктылык.
Кызым белән кабат икәүләп
таң атуын каршыларбыз.
Алҗыган йөрәк кайчакларда
шундый әрни.
Кызым минем йөрәгемне аңлар
һәм гафу итәр, беләм!
Моңсу уйлар бер мизгелдә
китеп югала,
Барысын да
тынычлыкта сөйләшербез.
Минем буй җиткән, чибәр кызым
җылылыгы белән
минем күңелемне юатыр... –
дигән җыр сүзләре күңелгә үтеп керә...

Сергей Геннадьевич пөхтә итеп җыеп куелган папкадан кызының грамоталарын һәм дипломнарын ала. Кайгыртучан әти тарафыннан җыелган альбомдагы фотосурәтләрне шулай ук сакчыллык һәм ярату хисләре белән карыйбыз. Биредә гаиләнекеләр дә, күп сандагы чыгышларныкылар да бар.

– Менә мәктәп еллары хәтердә яңарды... Җиденче сыйныфта укыганда безнең Совет урамында Толя Адайкин яшәде. Ул гитара сатып алды һәм без, урамдагы барлык малайлар, көнләшеп үлә яздык, – дип көлеп сөйли үз иҗатының башлангычы турында Сергей Геннадьевич. – Толя Леша Диановта укыды, аннары үзе белгән осталыкны безнең белән уртаклашты. Нәтиҗәдә, без катнашучыларның фамилияләренең – Казеев Саша, Евлантьев, Маркелов, Казеев Валерка һәм Савельев – беренче хәрефләре буенча “КЕМКС” вокаль-инструменталь ансамблен оештырдык. Мәктәпләрдә, техникумда бию кичәләрендә чыгыш ясадык, ул сәүдәгәр Серебряковлар комплексында иде, хәзер анда музей урнашкан. Безнең чыгышларны барысы да көтте. Техникумда кино да күрсәттеләр, безгә фильм­нарны түләүсез карау насыйп булды. Кызым белән безгә бер дә ямансу түгел, тормышыбыз иҗат белән тулылана. Без шәһәрдә чыгыш ясыйбыз, райондагы күпчелек авылларны йөреп чыктык, башка шәһәрләрдә дә булдык. Казанга еш барабыз. Тормыш кызыклы. Ә язмыш һәркемнең үзенеке...

– Синең әтиең нинди ул? – дигән сорауны бирәм һәрбер карашында әтисен якын итү һәм ярату күренеп торган Генияга.

– Дөньяда иң искиткече, – дип җавап бирә кызы.

Соңрак мин Гения исе­менең килеп чыгышы белән кызыксындым. Ул бар. Исем сәләтне ачу һәм иҗадилыкны тормышка ашыруны таләп итә. Аңа ия булучылар тыныч һәм аһәңле, киң күңелле, ышанучан һәм талантлы.

Ә Сергей исеме – якыннары аның янында үзләрен таш дивар артында кебек хис итәчәк кеше дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев