Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәйдулловлар: “Әгәр өйләнсәң, гомер буена яратып яшәрлек булсын”

Шәйдулловлар ­гаилә­се­нең йорты авылның төп урам­нарының берсендә урнашкан, һәм ул биредә хуҗалыкчыл, пөхтә ке­шеләр яшәвен күрсәтеп тора: капка төпләре кардан киң итеп чистартылган, март кояшында чиста тәрәзәләр балкып тора. 

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Жуково авылыннан ­Альбина һәм Рәфыйк Шәйдулловлар катлаулы вакытта – 90нчы еллар башында өйләнешкәннәр, ул чак­ларда тормыш-көнкүрешне җайга салу җиңелләрдән булмаса да, бу аларның бер-берсенә карата мәхәббәтен һәм хөрмәтен саклап калырга комачау итмәгән. 

Шәйдулловлар ­гаилә­се­нең йорты авылның төп урам­нарының берсендә урнашкан, һәм ул биредә хуҗалыкчыл, пөхтә ке­шеләр яшәвен күрсәтеп тора: капка төпләре кардан киң итеп чистартылган, март кояшында чиста тәрәзәләр балкып тора. 

Рәфыйк Абдулла улы Кызыл Тарханда туган, аңа өч яшь чагында әти-әнисе Жуково авылына күченгән, ә Альбина Әнвәр кызының балачагы һәм яшьлек еллары Берлек поселогында узган.
– Сигезенче сыйныфтан соң мин Ульяновскига укырга киттем, аннары шунда ук эшкә дә урнаштым. Әти вафат булгач, әнигә ярдәм итәр өчен туган поселогыма кайттым. Озакка түгелдер дип уйлаган идем, әмма яшәп калдым, – дип сөйли Альбина Әнвәр кызы.

Шәйдулловлар 1993 елның ап­релендә никах укытканнар, ә июнь аенда авыл Советында язылышканнар. Һәм аларның тормышта иңне-иңгә куеп гомер кичерүләренә инде 29 ел булган, шуның 15ен алар Рәфыйк Абдулла улының әти-әнисе белән бергә яшәгәннәр. Ике кыз – Гүзәл һәм Алинәне тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Кәрим белән Азалина бүгенге көндә әби-бабай янында еш кунак булалар. Аларның кайтуы – ир белән хатын өчен зур шатлык.
Гаилә башлыгы “Колос” ху­җа­лыгында кырык елга якын механизатор булып эшли, “Та­тарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган. Хатыны да аның белән бергә берничә ел эшли.
– Чәчү яки урып-җыю вакытында ирем кырда хезмәт куя. Күрмибез дә диярлек. Ямансу булмасын өчен быел бозау сатып алдык, – дип елмая Альбина Әнвәр кызы.

Ир белән хатынның өендә җылы һәм уңайлы, якты тәрәзә төбендә күз явын алырлык гөлләр үсә. Бу чәчәкнең үрентесен күптән түгел Рәфыйк Абдулла улы үз куллары белән утырткан. Яшел матурлыкка тәрбия күрсәтә һәм аны төз, нык итеп үстерергә тели икән. Шәйдулловларның чәчәкләргә карата мөнәсәбәте аеруча да көчле: матур гөлләр аларның өендә бик күп.   

Ир белән хатын туйдан соң Ульяновскига китәргә теләүләрен яшермиләр, әмма калуларына да үкенмиләр. 
– Элек авылда шартлар юк иде, ә хәзер шәһәрдәге кебек: йортка су да, газ да кергән, – диләр алар. 
Гаилә бәхете серләре белән алар бик теләп уртаклашалар:
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев