Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Табиб булу – гаять зур хезмәт

Тәтеш үзәк район хастаханәсе травматологы Константин Попов бүлмәсе янында һәрчак кеше күп була

Константин Валерьевич район хастаханәсендә  2022 елдан алып эшли. Әмма әлеге  кыска вакыт эчендә хезмәттәшләренең 
һәм авыруларның хөрмәтен яулый алган. 

– Уфада тудым. Әни тегүче булып эшләде, танылган модельер Вячеслав Зайцев өчен беренче коллекция текте, безнең өйдә аларның бергә төшкән фотосурәте дә бар. Хәзер инде әни озак еллардан бирле чиркәү­дә гыйбадәт киемнәре тегә. Әти – тимер юлчы, миңа ике яшь вакытта ул гаиләбездән китте. Аның белән мөнә­сәбәтләребез яхшы, аралашып торабыз. Һөнәр сайлау турында сорау килеп тугач, әти миңа тимер юлчыга барырга тәкъдим итте, ләкин мин салкында Чиләбегә кадәр барасым килми дидем. Минем күпчелек яшьтәшләрем кебек программист буласым килде. Аннары – автослесарь. Тора-бара медицинага тукталдым, кешеләргә ярдәм итәргә теләдем. Әни белән әти – урта һөнәри белемле, ә мин югары белем алырга дигән максат куйдым, – дип сөйли Константин ­Валерьевич.  

Ул медицина универси­тетының коммерцияле бүлегендә ике ел укыган, өстәвенә, укуга үзе түләгән. Төрле җирләрдә эшләгән. Сүз уңаеннан, Константин Валерьевич яшүсмер чагыннан ук акча эшли башлаган. Музыкаль колонкалар алырга теләп, әнисеннән акча сораган, аңа ул үзенә эшләргә кирәклеген әйт­кән. Һәм ул эшкә урнашкан, җиһазлар ясау цехына, идәннәр дә себергән, җиһазлар да җыйган. Бер елдан соң җәйге каникулларда да шунда хезмәт куйган, эшләгән акчасына әнисен диңгезгә алып барган.

– Беренче белгечлегем буенча мин – педиатр. Медицина уни­верситетының алтынчы курсында поликлиникага үземне педиатр буларак сынап карарга бардым һәм моның минеке түгеллеген аң­ладым. Шуңа күрә Казанда “травматолог” белгечлеге буенча ординатураны үттем. Башта “Спорт медицинасы”на керергә теләдем, әмма травмотологиягә бардым, чөнки аннан спортчылар табибы булып та күчәргә була. Нәтиҗәдә, травматология җәлеп итте. Минем белгечлегем – ул кызык­лы, – ди елмаеп Константин Валерьевич. – Укыган вакытта Казандагы үзәк травмпунктта эшләдем.     

Тәтешкә ул үзәк район хастаханәсе баш табибы тәкъдиме буенча, үзенең сөйгән кызы белән килгән. Константин Валерьевичның мо­ңа кадәр кечкенә торак пунктларда эшләү һәм яшәү тәҗрибәсе булмаган, ул зур шәһәрләрдә яшәгән.

– Зур һәм кече шәһәр­ләрдәге кешеләр бер-бер­ләреннән тормышка карашлары белән аерылып торалар. Тәтешлеләр игелекле һәм ярдәмчелләр, ләкин, ни аяныч, сәламәт­лекләрен кайгыртмыйлар, табибларга сирәк мөрәҗәгать итәләр, кайвакытларда үзләренең сәламәтлекләренә зыян китерүдән куркып, бил­геләгән дәвалануны үтә­миләр, табибларга ышанычсызлык белдерәләр. Кабул итүгә шул бер үк кешеләр килә, биредә барысы да бер-берсен беләләр һәм, әлбәттә инде, табиблар шәһәрдә танылган кешеләр, шуңа күрә аларның шәхси тормышы юк. Казанда эшләве җиңелрәк, – дип елмаеп билгеләп үтә табиб. – Тәтештә минем кабул итү нормасы – көнгә 25 кеше, кыш айларында 120 гә ка­дәр кешене кабул итәргә туры килә, килгән беркемне дә кире какмыйм. Бу гаять авыр хезмәт. Һәр якшәмбедә мин Казанга барам һәм ортопед салонында эшлим. Шәхси клиникада яхшы түлиләр, әмма минем коммерцияле медицинага күчү омтылышым беркайчан да булмады, минем гади кешеләргә ярдәм итәсем килә.        

Константин Валерьевич, табиб һөнәренең нинди уңай яклары булуын билгеләп үтү турындагы сорауга, бераз уйланып торгач, болай дип җавап бирә:

 – Кайчакларда түземлек бетә. Үзеңнең дәвалавың ярдәмендә кеше ничек итеп беренче адым­нарын ясавын күргәч, юкка гына эшләмәвеңнән рух күтәренкелеге һәм шатлык кичерәсең. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев