Тархан җире туган ягына әйләнгән
Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Ринат Гыйльметдинов, Олы Тархан участок хастаханәсе мөдире:
– Аксубай районында тудым. Мәктәптән соң Чистайдагы медицина училищесына укырга кердем, фельдшер буласым килде. Баштарак миңа җиңелләрдән булмады, чөнки безнең мәктәптә укыту татар телендә алып барылды. Шулай да мин эшнең асылын тиз үзләштерә башладым, сессияләрне яхшы тапшырдым, стипендия алдым. Училищены тәмамлагач мине Аксубай районына билгеләделәр, ә инде бер айдан армиягә киттем. Мине Чиләбе өлкәсенә, медсанчастькә фельдшер итеп җибәрделәр. Табиблар үз эшенең чын белгечләре иде, мине күп нәрсәләргә өйрәттеләр, мин анда бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладым. Шул ук вакытта минем укуны дәвам итү һәм медицина буенча югары белем алу хыялы да барлыкка килде. Мин институтка керер өчен имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Яхшы укыдым, Түбән Камада интернатура уздым, ә билгеләнешне Тәтеш районына алдым, өстәвенә, хатыным Әлфинур Олы Тарханнан иде. Һәм, хәзергедәй хәтерлим, 1988 елның 3 августында Олы Тархан участок хастаханәсендә үз белгечлегем буенча табиб-стоматолог булып эшли башладым.
Минем белән бергә без җиде табиб идек, медицина учреждениесенә Нияз Әмирович Вәлиев җитәкчелек итте. Тәүлек әйләнәсе эшләүче стационар зур иде, бездә 60 – 70 кеше дәваланды. Безнең хастаханәгә 23 авыл беркетелгән иде, без чакыруларга бардык, комплекслы хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрдек.
Аннары баш табиб итеп гаҗәеп җитәкче һәм кеше – Равил Харисович Мөбарәкшинны билгеләделәр. Ул безгә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булды, без аның ярдәмен һәрчак тойдык, медицина хезмәте һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендәге табибларны да билгеләп үтмичә кала алмыйм, без алардан да күп нәрсәләргә өйрәндек. Иван Иванович Сучков сырхауларны шәхсән үзе карап чыга иде, дәвалау буенча киңәшләрен бирде, Александр Владимирович Дубровский сырхаулар өчен күчмә хезмәт оештырды. Хирурглар Валерьян Кондаков, Молодцов, Рафаэль Низамов, Егоровның киңәшләре авыр хәлләрдә күп тапкырлар ярдәм итте.
Хәзерге вакытта мин стоматолог, терапевт һәм хирург буларак авыруларга гомуми кабул итү алып барам. Элек миңа кабул итүгә бер көндә 45 – 50 кеше килсә, хәзер инде – 10 – 15. Башта үзем хезмәттәшләремнән тәҗрибә алсам, ә хәзер 35 еллык медицина эшчәнлегендә үзем дә киңәшләр бирәм, әмма, моның белән беррәттән, һәрчак яшь хезмәттәшләремнең дә тәкъдимнәрен тыңлыйм, чөнки яңаны өйрәнү беркайчан да комачауламый.
Бездә коллектив бердәм, табиблар билгеләнеш буенча бер үк вакыт аралыгында диярлек килделәр, шулай итеп калдылар да. Тархан җире безнең өчен якынга әйләнде, биредә гаиләбез барлыкка килде, балаларыбыз үсте.
Безнең медицина хезмәткәрләре теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Безнең бурыч – авыруның сызлануын җиңеләйтү. Әгәр табибта булганнан соң кешенең хәле җиңеләймәсә, димәк, ул инде табиб түгел. Кешеләр белән безнең үзара ярдәмләшеп эшләүнең психологик өлеше турында да онытырга ярамый, иң элек кеше безгә ышанырга тиеш, һәм үзеңнең һөнәри осталыгың, яхшы мөнәсәбәтең белән аның ышанычын яулый алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев