Теләсә нинди эшне башкарган
Пролей-Кашадан Мария Леденейкина Тәтеш районының авыл хуҗалыгы производствосында 30 елдан күбрәк эшләгән.
(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Мария Александровна күптән лаеклы ялда, әмма бу аның өчен шәхси хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне дә онытырга вакыт дигән сүз түгел әле.
– Гомер буе сыер асрадык, туендыручыбыз Сима хәзерге вакытта 20 литрдан артык сөт бирә, – ди ул, – дуңгызлар да, тавыклар да бар. Әмма бар хезмәт балалар ярдәмендә эшләнә, алардан башка булдыра алмас идек, авыл кешесе терлексез тора алмый, без шулай яшәргә күнеккән.
Мария Богдашкинода туган, мәктәптән соң фермага эшкә урнашкан. Соңрак кыз күрше авылдагы тракторчы егет Владимир белән танышкан, бер-берсен ошатканнар, туй уздырганнар.
Гаиләдә тату яшәүләрен, колхоз производствосында дус эшләүләрен искә ала хатын-кыз.
– Иремнең гаиләсе мине бик әйбәт кабул итте. – Балалар тугач, каенанам Мария Николаевна аларны үстерергә булышты, – ди ул. – Ә сарык фермасында мин имүдән аерылмаган бәрәннәрне карадым. Сарыклар саны 11 меңгә кадәр җитте. Барлык хатын-кызлар да хезмәт сөючән иде, мине, сабый баладай соскадан ашата торган бәрәннәрне карарга өйрәттеләр. Ветеринария техникумын тәмамладым, җәй көне ясалма орлыкландыручы булдым, сарыкларның йонын механикалаштырылган ысул белән алуны алып бардык.
Эшчән ханым 12 ел авылда сөт җыючы булып та эшләгән.
– Ул вакытта, 1987 елда, халыкта сыерларның саны 120 башка кадәр җитте. Һәр йортта берничә сөтлебикә бар иде, бу һәрчак зур булышлык булды – гаилә дә тук, аны тапшырганнан кергән керем дә тотрыклы иде, – ди Мария Александровна.
Авыл кешесенең хезмәт көне иртәнге өчтә башланган, сәгать җидегә ул ярты авылдан сөт җыярга да өлгергән. Ире җигеп биргән атны үзе йөрткән. 25-27гә кадәр җыелган флягаларны арбага үзе куйган, аннары шуны шофер белән бергә машинага төягәннәр. Эш җиңелләрдән булмаган, әмма, хатын-кыз әйтүенчә, хезмәт хакы яхшы булган, тырышып эшләгән, аңа кешеләр белән дә аралашу ошаган, халык тырыш, дус иде ди. Колхоз рәисе Николай Кузинны хөрмәт белән искә ала, аның хуҗалыкчыллыгын һәм оста җитәкче булуын, кешеләрне хөрмәт итүен билгеләп үтә.
Мария Александровнага сигез ел товарлыклы-сөтчелек фермасы һәм дуңгыз фермасы мөдире вазифаларында эшләргә туры килгән.
– Безнең коллектив искиткеч иде, зоотехник Вера Портнова белән дә килешенеп эшләдек, ул чакта машина белән сава идек инде, – дип искә ала тәҗрибәле терлекче. – Дуңгызчылык фермасында да яхшы артым алдык, токымлы дуңгызлар кайтардылар, моңа Федор Андреевич Хохлов ярдәм итте. Һәм без, әлбәттә, тырыштык, алдынгылар булдык.
Авыл хатын-кызы элеккеге тормышның кыенлыкларына зарланмыйча, шул чакларны эчке бер җылылык белән сөйли. Иңгә-иң куеп 44 ел гомер кичергән, кинәт кенә вафат булган ирен юксынып искә ала.
– Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Балаларны ул үзе эшли алганның барысына да: бура өяргә дә, балта эшенә дә, икмәк үстерергә дә өйрәтте, – дип уртаклаша хатын-кыз. – Улларым да, кызым да крестьян хезмәтен балачактан ук беләләр.
Тугыз оныгы – әби өчен зур шатлык, аларның олысы контракт буенча армиядә хезмәт итә, ә кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган.
– Балалар һәм оныклар өчен яшим, – дип елмая Мария Александровна, – алар миңа һәр яңа көнгә көч-куәт бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев